Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

21 – 27 апрель – Иммунопрофилактиканың мөһимлеге турында хәбәрдарлык атналыгы

24 апрель – Бөтендөнья иммунизация атнасы уңаеннан.

Иммунизация ел саен 5 миллионга якын үлемне булдырмый.

Вакцинация – кеше авыру китереп чыгаручылар белән элемтәгә кергәнче, саклануның гади, куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулы. Вакцинация организмның табигый саклану механизмнарын эшкә җигә, кайбер йогышлы авыруларга тотрыклылык булдыру өчен  иммун системасын көчлерәк итә.

Авырулар кебек үк, вакциналар да үзенчәлекле антитәнчекләр эшләп чыгарырга иммун системасын өйрәтә. Ләкин вакциналарда теге яки бу авыруны кузгатучы – вирусларның яки бактерияләрнең үтерелгән яки көчсезләнгән формалары гына була, алар авыруга һәм өзлегүләргә китерми.

Россиядә «Йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы турында» Федераль закон кабул ителде, анда йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең хокукый нигезләре билгеләнгән.

Вакцинация профилактик прививкаларның милли календаре нигезендә башкарыла. Бу документ безнең ил территориясендә үткәрелә торган профилактик прививкаларның исемнәрен һәм аларны үткәрү вакытларын билгели. Вакцина профилактикасы мәҗбүри рәвештә 11 нозологик формага – туберкулез, В гепатиты, дифтерия, коклюш, столбняк, полиомиелит, кызамык, эпидемик паротит, гемофиль инфекция һәм гриппка каршы үткәрелә. Моннан тыш, тагын 13 нозологик форма – туляремия, чума, бруцеллез, сибирская язва, котыру, лептоспироз, талпан энцефалиты, Ку бизгәге, сары бизгәк, корсак тифы, менингококк инфекциясе, А гепатиты һәм холерага каршы эпидемик күрсәткечләр буенча вакцинация тәкъдим ителә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) таләпләре нигезендә, милли прививкалар календаре кысаларында вакцинацияне колачлау күрсәткече 95%тан түбән булмаска тиеш. Югыйсә, иммунизация уздырылмаган затларның артуы йогышлы авыруларны активлашуына китерә.

Бүген бездә тормыш өчен куркыныч булган 20дән артык авыруны булдырмау өчен вакциналар бар, алар ярдәмендә теләсә кайсы яшьтәге кешеләр озаграк яши һәм сәламәт тормыш алып бара ала. Хәзерге вакытта дифтерия, столбняк, коклюш, грипп һәм кызамык кебек авыруларга карата иммунизация үткәрү ел саен 3,5-5 миллион үлем очрагын булдырмый калырга мөмкинлек бирә.

Иммунизациягә һәр кешенең дә хокукы бар.  Вакцинация балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә ясалырга тиеш. Бу бигрәк тә гриппка каршы сезонлы вакцинациягә кагыла. Вакцинация өчен өстенлекле булган аерым төркемнәр бар: коморбид пациентлар, шулай ук  өлкән яшьтәгеләр. Беренче чиратта бу, пневмококк инфекциясенә кагыла.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактиккасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев