20 апрель – Россиянең Милли донор көне
Ел саен 20 апрельдә, 2007 елдан башлап, Россиядә Милли донор көне билгеләп үтелә. Бу көн, беренче чиратта, үз каннарын бушлай, бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы өчен тапшыручы донорларга, шулай ук кан алуны үтәүче, кан салу станцияләренең санитария хәлен күзәтүче, методикалар һәм аппаратура эшләүче, тапшырылган препаратларны тәфтилләп тикшерүче табибларга багышлана.
Фото: редакция архивыннан
Кем донор була ала?
Билгеле таләпләргә туры килүче теләсә кайсы сәламәт кеше донор була ала: 18 яшьтән өлкәнрәк, авырлыгы 50 кг дан артык, кан тапшыруга каршы күрсәткечләрнең булмавы мөһим.
Кан тапшыруга каршылыклар:
- йогышлы һәм паразитар авырулар;
- онкологик авырулар;
- ОРВИ, ангина, грипп (савыкканнан соң 30 көн үтәргә тиеш);
- йөклелек һәм имезү чоры;
- вакциналарга карап – 10 көннән 1 елга кадәр.
Ничек әзерләнергә?
Кан яки аның компонентларын тапшыру өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки кан хезмәте учреждениеләрендә шәхсән язылырга мөмкин. Кан тапшыру өчен паспорт һәм СНИЛС кирәк.
Кан тапшырырга теләүче кеше көненең үзендә бушлай медицина тикшерүен уза. Донор каны түбәндәге йогышлы авыру күзгәлекләренә тикшерелә: сифилис, кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ), парентераль гепатит В һәм С вируслары.
Гепатит вирусының биш төп төре бар: A, B, C, D һәм E. Гепатит В һәм С иң куркынычлар, чөнки алар авыруның хроник формага күчүе, анда соң бавыр циррозы һәм бавырның беренчел рагы (гепатоцеллюляр карцинома) кебек начар нәтиҗәләр барлыкка килә ала. Гепатит D кешеләрдә бары тик гепатит В вирусы белән бергә генә очрый, һәм бу авыру халәтен бик нык авырайта, нәтиҗәсен начарайта.
Вируслы гепатит В, С, D белән зарарлану чыганагы – авыру кешеләр.
Вируслар күчү юллары:
- кан аша (инъекцияләр, кан күчерү, гемодиализ, органнар һәм тукымалар күчерү, татуировка, пирсинг, маникюр, педикюр кебек процедураларда зарарланган кораллар кулланганда);
- зарарланган әнидән балага бала табу вакытында (вертикаль юл);
- сакланмаган җенси мөнәсәбәттә;
- контакт-көнкүреш юлы белән (уртак бритва, теш щеткасы, тарак, сөлге кулланганда).
Вируслы гепатитлардан саклану чаралары:
- кан күчерүдә саклык;
- көнкүрештә шәхси бритва, теш щеткасы, тарак, сөлге куллану.
ВИЧ-инфекция – кешелек очрашкан иң җитди йогышлы авыруларның берсе. Аңа каршы көрәш тә шулкадәр көчле булды. Ләкин ВИЧ инфекциясенең яңа очраклары кимүенә, СПИДтан үлүчеләр саны да азрак булуына карамастан, бу авыру иң мәкерлеләрнең берсе булып кала.
ВИЧ белән зарарланганнан соң күпчелек кешеләр бернинди гадәти булмаган хисләр тоймый, ләкин организмда вирус үрчи башлый һәм иммун системасын акрынлап җирә, иммун дефицит фонында авыр йогышлы һәм онкологик авырулар үсә. Кеше озак вакыт сәламәт күренергә мөмкин, шул ук вакытта вирусны башкаларга тапшыра.
Хәзерге медицинаның казанышлары аркасында ВИЧ-инфекция үлем хөкеме булудан туктады. Авыруны вакытында ачыклап, антиретровирус препаратлар белән дәвалауны башлап, табибның барлык күрсәтмәләрен үтәп, ВИЧ белән яшәүчеләр озын һәм тулы тормыш итә ала.
ВИЧ-инфекцияны вакытында диагностикалауның бердәнбер ысулы – тестлау. ВИЧ-ка тестлау бушлай үткәрелә, теләсәң, аноним рәвештә. ВИЧ-ка кан тапшырырга поликлиникада яки процедура кабинеты булган башка медицина учреждениеләрендә мөмкин.
Шулай ук аптекадан алынган экспресс-тест ярдәмендә (нәтиҗә 20 минуттан соң, ышанычлылыгы 99% тан югары) үз-үзеңне тикшерә аласыз.
Без донорларга рәхмәтле!
Үзегезнең дә, башкаларның да сәламәтлеген кайгыртыгыз!
«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев