Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

14-20 август – актив спорт төрләрен популярлаштыру атналыгы

Йөрү, йөгерү һәм йөзү

 

Табиб киңәш бирә
Түбән физик активлык йөрәк ишемиясе авыруы барлыкка килүне – 30%ка, II типтагы шикәр диабеты белән авыруны – 27%ка, эчәк рагы һәм күкрәк бизе яман шеше барлыкка килүне 21-25%ка арттыра.

Актив яшәү рәвеше алып бару сәламәтлекне сак­лау һәм ныгытуның мөһим компоненты булып тора. Физкультура һәм спорт тормыш сыйфатын яхшырта, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта, гомуми физик халәтен яхшырта, авырлыкны контрольдә тотарга һәм яхшы физик формага ия булырга, начар кәефне, депрессияне һәм стрессны җиңәргә ярдәм итә. Шуңа күрә көндәлек тормышыгызга күбрәк хәрәкәтләр кертергә тырышыгыз. Яхшы физик әзерлек алган кешеләр вируслы яки хроник авыруларга азрак дучар була.Бу хакта безгә Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы Валерия Феоктистова аңлатма бирә.

– Тиешле физик күнегүләрне ничек сайларга?

– Популяр һәм стильле нәрсәләргә игътибар итмәскә, ә физик күнегүләр һәм спортның чын мәгънәсендә яраклы һәм нәтиҗәле төрен сайларга кирәк. Башта физик әзерлек дәрәҗәсен һәм сәламәтлек торышын бәяләргә, аннары үз мөмкинлекләреңне чамалап, спорт төрен сайлау фарыз. Мәсәлән, әгәр кеше авыр атлетика белән шөгыльләнергә тели икән, әмма аның остеохондрозы һәм умыртка баганасының кәкрелеге булса, штанга турында оныту яхшырак. Бу авыруларда табиблар йөзү, йога һәм пилатес тәкъдим итә. Кан тамырлары варикозлы киңәйгәндә зур авырлыктагы көч күнегүләре, ә йөрәк белән проблемалары булганнарга һич тә интенсив темпта йөгерү белән шөгыльләнергә ярамый. Артык авырлык булганда, иң гади, арзан һәм эффектив спорт төре –җәяү йөрү һәм аны аз киеренкелектән башларга кирәк. Башта еш тукталышлы йөзләрчә метр, соңрак километрларда йөрергә, әкренләп җиңел йөгерүгә күчәргә була. Спорт белән теләсә кайсы бюджетта шөгыльләнергә мөмкин, иң мөһиме – теләк. Финанс чыгымнары таләп итмәгән физик активлыкның иң кулай төрләре – йөрү, йөгерү һәм йөзү. Шуны истә тотарга кирәк, әгәр дә сез әлегә кадәр аз хәрәкәтләнүче яшәү рәвеше алып баргансыз икән, физик активлык белән шөгыльләнүне әкренләп башларга, күнегүләрнең дәвамлылыгын һәм йөкләнешне арттырырга кирәк, чөнки көчле шөгыльләнүләр организм өчен стресс булачак.
Актив яшәү рәвеше алып бару өчен кечкенә максатлар куярга һәм әкренләп физик активлыкны арттырырга мөмкин. Мәсәлән, кыс­ка дистанциягә йөрүдән башлау һәм аларның озынлыгын һәм интенсивлыгын әкренләп арттыру. Көндәлек эшләрдә физик активлыкны кертү дә файдалы, мәсәлән, лифтка караганда бас­кычтан күтәрелүне өстен күрү яки компьютерда эшләгәндә 10 минутлык тәнәфесләр ясау.

– Газета укучыларыбызга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Уртача физик активлык минимум 150-300 минутлык булырга тиеш. Шулай ук атна дәвамында 150 минут көчле физик активлык яки эквивалентлы комбинация тәкъдим ителә. Сәламәтлеккә өстәмә файда алу өчен, уртача физик активлык вакытын 300 минуттан яки көчле физик активлык вакытын атнага 150 минуттан арттырырга киңәш ителә.
Иң мөһиме, сайланган спорт төре бары тик канәгатьлек һәм сәламәтлек өчен файда китерергә тиеш. Шуңа күрә көндәлек тормышыгызга күбрәк хәрәкәтләр кертергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев