14 – 20 апрель – кан һәм сөяк мие донорлыгын популярлаштыру атналыгы
20 апрель – донор көне уңаеннан.
Кан тапшыру зыянлы түгел
Фәнни тикшеренүләр 500 млга кадәр кан тапшыруның зарарсыз һәм кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз булуын исбатлады.
Канның даими донациясе донор организмына уңай стимуллаштыручы йогынты ясый.
Донациягә ничек әзерләнергә:
1. Кан тапшыру алдыннан һәм көнендә майлы, кыздырылган, әче һәм ысланган ризыклар, казылык эшләнмәләре, шулай ук ит, балык һәм сөт продуктлары, йомырка һәм май (шул исәптән үсемлек мае), шоколад, чикләвек, хөрмә, авокадо, чөгендер, банан куллану тыела;
2. Иң яхшысы – кайнатма белән татлы чәй, соклар, морслар, компотлар, минераль су эчү һәм ипи, сохари, сушки, пешкән ярмалар, майсыз суда пешкән макарон, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау;
3. Кан хезмәте учреждениесенә килергә 48 сәгать кала алкоголь, ә 72 сәгать кала составында аспирин һәм анальгетиклар булган дарулар кулланырга ярамый;
4. Донация процедурасына бер сәгать кала тәмәке тартудан тыелырга кирәк;
5. Кан югалтуга организм нәкъ менә иртәнге сәгатьләрдә иң яхшы реакция күрсәтә. Донация никадәр иртәрәк булса, бу процедура шулкадәр җиңелрәк күчерелә. 12:00 сәгатьтән соң даими донорларга гына кан бирергә киңәш ителә;
6. Төнге дежурлыктан яки йокысыз төннән соң донацияне планлаштырырга ярамый;
7. Имтиханнар, ярышлар, интенсив эш алдыннан кан тапшыруны планлаштырырга кирәкми.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев