13 - 19 октябрь – күкрәк яман шешенә каршы көрәш атналыгы
(күкрәк бизе яман шешенә каршы көрәш ае уңаеннан)
Фото: ясалма интеллект
Ел саен 70 мең яңа очрак
Күкрәк бизенең яман шеше Россиядә һәм дөньяда иң киң таралган онкологик авыруларның берсе булып тора. Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк, ир-атлар да, бик сирәк булса да, шулай ук яман шешнең бу төренә бирешә.
Кызганычка, безнең көннәрдә рак, шул исәптән күкрәк бизе яман шеше белән авыручыларның саны арта. Россиядә ел саен 70 000 яңа очрак теркәлә, аларның 75%ы 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга туры килә. Күкрәк бизендә яман шеш бизчел тукыманың патоген фрагменты булып тора, ул үсә һәм үзенең йогынтысын башка органнарга тарата (метастазлана). Күкрәк бизләрендә яман шешнең 20дән артык төре бар.
Сәбәпләре һәм риск факторлары
Авыру барлыкка килүнең төп сәбәбе – сәламәт күзәнәкләрнең шеш күзәнәкләренә трансформациясе. Сәламәт күзәнәкләрнең көтмәгәндә яман шешкә әверелә башлавының сәбәпләрен галимнәр әлегә кадәр әйтә алмый. Шулай да аның үсешенә йогынты ясарга мөмкин булган билгеле бер факторлар бар. Күкрәк бизләренең эше күп очракта җенес гормоннары эшләп чыгаруга бәйле, шуңа күрә гормональ фондагы теләсә нинди тайпылышлар тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Куркыныч төркеменә кергән хатын-кызлар:
- күремнәре иртә башланучылар;
- климакс соң башланучылар;
- бала тапмаганнар;
- гормональ фонда бозылулар булган яисә озак вакытлар гормональ препаратлар кабул итүчеләр;
- аборт ясаучылар;
- соң йөклелек кичерүчеләр;
- күкрәк бизендә шеш булганнар;
- авыр онкологик гаилә анамнезы булганнар;
- имезүдән баш тарткан хатыннар. Моннан тыш, авыруның үсешен китереп чыгарырга мөмкин булган тышкы куркыныч факторлары да бар.
Аларга керә:
1-никотинлы продукция һәм алкоголь куллану;
2-артык авырлыкка китерә торган рациональ булмаган туклану;
3-радиацияле нурланыш;
4-канцерогеннар белән элемтә;
5-ризыкка күп итеп кызыл ит һәм эшкәртелгән ит продуктлары куллану.
Симптомнары
Авыруны иртә ачыклау – исән-имин дәвалану өчен ачкыч. Шуңа күрә күкрәк бизенең яман шеш симптомнарын белергә кирәк. Әлеге авыру вакытында үз-үзеңне диагностикалау бик нәтиҗәле, чөнки күпчелек симптомнар мөстәкыйль тикшергәндә сизелә. Аларга керә:
- күкрәк бизеннән сыеклык бүленеп чыгу;
- күкрәк бизе янында тиренең үзгәрүе (кызару, сыекча, эрозия, җәрәхәтләнү) һәм аның тартылып торуы;
- авырту;
- күкрәк бизенең формасы яисә төсе үзгәрү;
- лимфа төеннәренең зураюы;
- югары температура.
Бу симптомнарның берсе генә булса да, тизрәк табибка күренергә кирәк.
Профилактика
Күкрәк рагы үсеше куркынычын максималь киметү өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз һәм ел саен табибта карау узыгыз. Айга бер мәртәбә үз-үзегезне тикшерегез: күкрәгегезне тыгызлану, төеннәр, тирегездә үзгәрешләр, имчәк бүлендекләре булу-булмавын тикшерегез һәм пальпировкалагыз. Югарыда телгә алынган симптомнар ачыкланса, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итегез! Хәтерлисезме! 40 яшьтән өлкәнрәк булган барлык хатын-кызлар 2 елга 1 тапкыр күкрәк бизләренә профилактик рентген тикшерүе (маммография) узарга тиеш. 40 яшькә кадәрге хәвеф-хәтәр факторлары булган хатын-кызлар күкрәк бизләре, шул исәптән УЗИ һәм маммография узарга тиеш.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев