Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

100 сырхаудан бер дәва!

Бу катнашмада бары тик табигый әйберләр генә. Аны өч хәрефле һәм башка җитди авыруларны кисәтү өчен тәкъдим итәләр. Тик, белгәнегезчә, безнең газета битләрендә генә түгел, теләсә кайда басылган шундый киңәшләрне куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.

Әлеге шифалы катнашма барлык эчке органнар эшчәнлеген торгызырга, иммунитетны ныгытырга, матдәләр алмашын җайларга, кан составын яхшыр тырга һәм артерияләрне чистартырга сәләтле. Бу үзенчәлекле комбинация бөтен организмны дәвалый икән:

  • Йөрәк һәм кан тамыр лары авыруларын;
  • Иммун системасын ныгыта;
  • Бавыр, бөер һәм сулыш юлларын чистарта;
  • Ашкайнату органнарын патоген микрофлорадан чистарта;
  • Баш мие активлыгын арттыра һәм хәтерне яхшырта;
  • Инсульт һәм йөрәк өянәгеннән саклый, әгәр дә кичергәнсез икән, алардан соңгы тормыш сыйфатын яхшырта;
  • Операциядән соң гәүдәне «терелтә», төрле шешләрне дәвалау өчен иң яхшы табигый чара;
  • Матурлык, яшьлек һәм тән энергиясен сак лый, чөнки анда барлык кирәкле витаминнар, минераллар, биологик актив матдәләр, аксымнар, углеводлар һәм үсемлек майлары бар.


Әзерләү өчен түбәндәгеләр кирәк:

  • 7 лимон
  • 7 тырнак сарымсак
  • 500 мл табигый бал
  • 250 гр шыттырылган бодай
  • 300 гр чистар тылган әстерхан чикләвеге

Шыттырылган бодайны блендер ярдәмендә вак ларга. Аннары әстерхан чикләвеген, сарымсак һәм кабыгы белән 3 лимонны да шунда салабыз. Калган 4 лимоннан сок ясап, теге катнашмага кушабыз. Балны да өстәп, бер төрле массага әверелгәнче болгатабыз.
Катнашманы пыяла бан кага тутырып, яхшылап капкач белән томаларга һәм суыткычта сакларга. Куллана башлаганчы 3-4 көн тотыгыз.

Куллану:

  • 1нче вариант: иртәнге, төшке, кичке аш һәм йок лар алдыннан 30 минут кала 1-2 чәй кашыгы.
  • 2нче вариант: онкология авыруы булганда – һәр ике сәгать саен 1-2 чәй кашыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев