10 – 16 март – хроник вируслы С гепатиты авыруы таралуга каршы көрәш атналыгы
Авыру авыру кешедән йога. Ничек сакланырга?
С гепатиты – вирус китереп чыгара торган авыру. Бу авыруда башлыча бавыр зарарлана, әмма башка мөһим органнар да зарарланырга мөмкин, мәсәлән, бөерләр һәм калкансыман биз.
Әгәр С гепатиты вирусын йоктырганнан соң кеше организмы аны мөстәкыйль рәвештә җиңә алмаган һәм вирус 6 айдан артык үрчүен дәвам итә икән, димәк, авыру хроник формага күчә. С гепатиты хроник формага уртача 4 кешенең 3есендә күчәргә мөмкин. Вирус инфекцияле кешенең канында, спермасында, аналык бүлендекләрендә һәм башка биологик сыеклыкларында күп күләмдә була.
Авыру күбрәк инфекцияле кешенең каны канга яки башка кешенең зарарланган тиресенә (лайлалы тышчаларына) эләккәндә йога. Инъекцион наркотиклар кулланган кешеләрдә С гепатиты вирусы йоктыру куркынычы аеруча югары. Инфекция йоктыру шулай ук татуаж, пирсинг, стоматологик дәвалау, косметологик, маникюр һәм педикюр кебек процедуралар вакытында да мөмкин, әгәр клиникада яки салонда стериль булмаган энәләр яки башка инструментлар кулланылса. Өй шартларында аны гаиләнең башка әгъзалары белән уртак кирәк-яраклар кулланганда йоктырырга мөмкин.
Авыру йоктыруны кисәтү өчен татуировкалар, пирсинг һәм косметологик процедуралар ясаудан баш тартырга, яисә, аларны белгечләре куркынычсыз эш кагыйдәләренә өйрәтелгән һәм бер яки күп тапкыр кулланыла торган стериль кораллар кулланган хезмәтләрдә (лицензияле) ясатырга кирәк.
Өй шартларында гигиена әйберләре шәхси һәркемнең үзенеке аерым булырга тиеш һәм аларны гаиләнең башка әгъзаларына кулланырга рөхсәт итмәскә кирәк.
Авыруның җенси юлын профилактикалау өчен барьерлы саклану чараларын (презервативларны) кулланырга киңәш ителә.
Валерия Феоктистова, Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев