10–16 август – йөрәк-кан тамырлары авырулары профилактикасы атналыгы
Халыкара сәламәт йөрәк көне уңаеннан (11 август)
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары күп еллар дәвамында бөтен дөньяда үлем сәбәпләре арасында беренче урында тора. Бу статистика бик күп кешеләрнең тормышына кагыла. Йөрәк турында кайгырту – ул бәхет мәсьәләсе түгел, ә безнең көндәлек карарларыбызның һәм хәбәрдарлыгыбызның нәтиҗәсе.
Әлеге атналык – үзегезнең йөрәк-кан тамырлары сәламәтлегенә игътибар итәргә, яңа файдалы гадәтләр булдырырга һәм авыруны кисәтүнең гади, ләкин нәтиҗәле ысулларын искә төшерергә искиткеч мөмкинлек.
Кызыклы фактлар
- Йөрәк мускулы организмдагы башка мускулларга караганда иң күп эш башкара. Көн саен йөрәк шундый күп энергия чыгара, ул 25 чакрымга йөк машинасын, ә 32 чакрымга җиңел автомобильне хәрәкәткә китерү өчен җитә.
- Хәвеф факторларын иртә төзәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вакытсыз үлемнәрнең 80%ка кадәр кисәтә ала.
- Хатын-кыз йөрәге ирләрнеке белән чагыштырганда ешрак суга. Бәлки, шуңа күрә хатын-кызлар сизгеррәк һәм эмоциональрәктер.
- Төшке аштан соң йоклаучы кешеләр көн буе уяу торучыларга караганда йөрәк-кан тамырлары авыруларына 37%ка кадәр сирәгрәк бирешә.
- «Ватылган йөрәк» – бу лирик уйдырма түгел. Стресс һәм эмоциональ җәрәхәт фонында организм йөрәк мускулының артык көчәнүенә китерүче гормоннар эшләп чыгара, хәтта инфаркт та барлыкка килергә мөмкин.
Шуңа күрә «барлык авырулар да нервлардан» дигән әйтемне йөрәк-кан тамырлары авыруларына да кулланып була.
- Йөрәк массасы 350 граммнан артмый, ә зурлыгы йодрыкка тигез.
- Сәгатьтәге секундлы укны инглиз табибы Джон Флоуэр (1649–1734) уйлап тапкан, ул шулай кеше пульсы ритмын тикшерергә теләгән.
- Без төчкергәндә, йөрәк беразга тукталып кала. Бу медицина приборларында ачык күренә.
Профилактика – иң ышанычлы юл
Йөрәк-кан тамырлары авырулары профилактикасы комплекслы алым таләп итә, ул шәхси чараларны, медицина тикшеренүләрен һәм җәмәгать инициативаларын берләштерә.
Сәламәт яшәү рәвеше – ЙКТА профилактикасының нигезе. Аның төп элементлары:
- физик активлык,
- дөрес туклану,
- зарарлы гадәтләрдән баш тарту,
- авырлыкны контрольдә тоту,
- стресс белән идарә итү.
Медицина чаралары һәм скрининг та профилактикада мөһим роль уйный:
- даими тикшерүләр,
- диспансеризация,
- нәсел факторларына скрининг (мәсәлән, липопротеин (а) – ЛП(а) әйләнешен тикшерү),
- кирәк булганда даруларны регуляр кабул итү.
Исегездә тотыгыз: йөрәк сәламәтлеге – сезнең кулыгызда. Вакытында күрелгән чаралар гомерне озынайта һәм аның сыйфатын яхшырта. Әлеге атналык үз тормышыгызга яңа караш белән карарга тагын бер сәбәп булсын.
Наталья Ермолаева,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге социологы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев