Шан-шөһрәт документлары: архив башлыгы Зеленодольск батырлыгы турында
Җиңү көне – фронтта булучылар һәм тылда хезмәт итүчеләрнең уртак җиңү һәм батырлык символы. Фронт сызыгыннан еракта булсак та, без сугышны тормышыбызның бер өлеше итеп кабул иттек. Архив документлары күрсәткәнчә, без оборонага актив әзерләнгән: госпитальләр төзелгән, эвакуацияләр оештырылган. Сугыш барган урыннар шәһәребездән ерак булса да, ул көн саен үзе турында искә төшереп торган.
Яшел Үзән районы архив бүлеге җитәкчесе Жанна Баһавиевадан архив документларының үз эчләрендә нәрсә саклаулары турында сораштык.
– Жанна Евгеньевна, сездә сугыш елларыннан нинди документлар саклана?
– Бездә оборонага хәзерлек, госпитальләрнең эше һәм фронтка ярдәм күрсәтү турында язмалар бар. Бу документлар ул чорда шәһәр тормышының ничек үзгәрүен аңларга ярдәм итә. Без җиңүгә үз өлешләрен керткән хезмәтчәннәргә бирелә торган «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре кебек бүләкләрне саклап калдык. Яшел Үзән архивында 1941 ел хезмәт ияләре депутатларының Зеленодольск шәһәр Советы башкарма комитеты утырышы беркетмәләре бар, аларда ул вакыттагы вәзгыятьне ачыкларлык карарлардан түбәндәге өземтәләрне китерү дә җитә: «1941 елның 22 июнендә «мобилизация үткәрү турында» махсус мәсьәлә каралды»; 1941 елның 16 июлендә 1нче һәм 2нче мәктәпләрдә 400 кешегә исәпләнгән госпиталь урнаштыру турында Карар кабул ителде...». 1941 елның 28 июлендә халыкны һава һөҗүменә каршы оборонага әзерләү мәсьәләсе карала, ә 30 сентябрьдән «предприятиеләрне, тимер юлларны, учреждениеләрне, уку йортларын, сәүдә предприятиеләрен, склад бүлмәләрен, урам утларын, торак йортларны, фатирларны һәм башкаларны тулысынча караңгыландыру турында» Карар кабул ителә, аны үтәмәү җинаять җаваплылыгына тартыла.
– Архив материаллары хәзерге заманда яшәүчеләргә ничек ярдәм итә?
– Документлар ярдәмендә халык сугыш вакытында хезмәтләре өчен бүләкләнгән туганнары турында белә ала. Бу ил файдасына көчләрен биргән кешеләрнең батырлыклары турындагы истәлекне сакларга мөмкинлек бирә. Үзәк статистика идарәсе шәһәр инспекторының иптәш Орловцевага 1942 елның 15 февралендә язылган докладыннан: «Немец басып алучыларына каршы сугыш безнең Кызыл Армиянең куәтен арттыру һәм фашист-гитлер Германиясен җиңүне ныгыту өчен һәр гражданиннан тагын да зуррак көч, зур киеренкелек таләп итә. Сугыш шартлары сәнәгать эшен тамырдан үзгәртте...» Сугыш еллары документларын укыганда, һәр юлда патриотик кәеф, җиңүгә ышаныч һәм алгы сызыктагы кешеләр өчен борчылу хисе тоясың.
– Архив документларының бүләкләр яисә исемнәр бирүдә ярдәм итүгә мисалларыгыз бармы?
– Әйе, мәсәлән, 3нче Идел буе фанера заводы хезмәткәрләрен «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләү фактларын раслаучы архив язмалары 2023 елның июлендә «Татарстан агач эшкәртү комбинаты» ҖЧҖнә «1941-1945 еллардагы хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән мактаулы исем бирүгә булышлык итте.
– Ул заман документларын укыганда сез нәрсә хис итәсез?
– Документларны укыганда илебез һәм туып-үскән Яшел Үзән өчен патриотик хисләр, горурлык уяна. Шәһәребез фронт өчен кирәкле продукция җитештерүнең мөһим хәрби-сәнәгать бурычларын хәл итә, яшел үзәнлеләр хезмәт батырлыкларын «тиешле комплекслы җиһазларсыз, материалларсыз... тиешле квалификацияле белгечләр һәм эшчеләр җитәрлек булмаган шартларда үти...» Җиңүгә барлык юнәлеш: сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, төзелеш һәм архитектура, Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, элемтә конторалары, редакцияләр һәм типографияләр хезмәткәрләре өлеш кертә…
Белгәнегезчә, кадерле укучыларыбыз, Россия Федерациясе Президентының 2025 елның 15 гыйнварындагы 16нчы номерлы Указы белән, шәһәр халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән зур өлеше өчен, Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Анысы да архив документларын кулланып эшләнгән зур хезмәт нәтиҗәсе. Безнең горурланырлыгыбыз бар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев