Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Батырлыкка урын һәрвакыт бар! Татар Наратлысы авылында 9 майда өч вакыйга билгеләп үтелде

Моннан 80 ел элек безгә тыныч тормыш бүләк иткән батыр сугышчыларыбызны онытырга хакыбыз юк! Ни кызганыч, бүген дә илебез иминлеген сакларга туры килә.

Татар Наратлысы авылында 9 майда өч вакыйга билгеләп үтелде: Җиңү көне, тыл хезмәтчәннәренә истәлек дивары (147 кеше) ачу һәм үлгәннән соң «Батырлык» ордены кавалеры Раиф Лотфуллинга мемориаль такта кую. Ул хәрби бурычын үтәп, Ватаныбызны саклап, махсус хәрби операциядә һәлак булды. Тыныч тормышыбыз, киләчәгебез өчен үз гомерләрен биргән кешеләрне искә алу безнең бурыч. Чөнки Раиф Лотфуллин кебек гади егетләр ярдәмендә тыныч тормышта яши һәм эшли алабыз. Аны исән чактагы шикелле үк шат күңелле һәм игелекле итеп хәтеребездә сакларбыз. Безнең яклаучыларыбызга мәңгелек дан! Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында бик күпләрнең гомерен өзгән сугыш булды. 80 ел вакыт үтсә дә, хәтер безне кабат-кабат шул дәһшәтле, сугыш елларының онытылмас көннәренә кайтара. Бүген дә безнең бурыч – ата-бабаларыбызның, исемсез батырларның, тыл хезмәтчәннәренең күптән көтелгән Җиңүне якынайткан батырлыкларын истә тоту һәм хөрмәт итү.

9 Май көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан данлыклы геройлар һәйкәле янында өстәмә корылма, металлдан һәм мәрмәр плитәләрдән дивар куелды. Анда Бөек Ватан сугышы вакытында да, фронттагы кебек үк, ачлык һәм җимереклек белән көрәш алып барган, иген үстергән, фронтка ярдәм иткән данлыклы тыл хезмәтчәннәренең исемнәре уеп язылды.

Ирләрнең барысы да фронтта булганлыктан, яшь кызларны урман кисәргә, окоп казырга җибәрәләр. Ир-ат та мондый авыр шартларга түзә алмас иде. Танкка каршы чокырлар һәм оборона өчен окоплар казырга җибәрелгән кызларга 16-25 яшь була. Аларга, дошманны җиңү һәм үз иленең азатлыгы өчен, йортларын, укуларын ташларга һәм шушы авыр хезмәткә барырга туры килә. Бары тик бердәмлек кенә дошманны җиңәргә ярдәм итә. Сания Ягъфарова һәм Хәдичә Маннапова Җиңүгә кадәр һәрвакыт бергә була. Аларга күпер төзү бригадасында эшләргә туры килә. 1941 елның октябреннән 1942 елның мартына кадәр Татар Наратлысы авылыннан Сания Бикмуллина (1923 елгы), Шәйхедбәнәт Миңнуллина (1913 елгы), Мәрзия Гайнуллина (1925 елгы), Разия Гайнуллина (1925 елгы), Рәхилә Таһирова (1918 елгы), Сатирә Касыймова (1925 елгы) окоп казырга китә.

Окопларны Сталинград янындагы сугышлардан соң немец танклары Идел буйлап Казанга барып җитә алмасын өчен казыганнар. Татарстанның Апас, Югары Ослан районнары урманнарында кайчандыр окоп булып хезмәт иткән берничә чакрым озын чокырлар әле дә сакланып калган. Сатирә Касыймова төзелеш эшләреннән авылга 1948 елда гына кайта һәм туган авылы «Комсомолец» колхозында эшли башлый. Илне сугыштан соңгы җимереклектән торгызырга, авыл хуҗалыгын, терлекчелекне күтәрергә, ил халкын азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк була.

Тантаналы митингка олы­сы да, кечесе дә җыелды. Рус Әҗәле авыл җирлеге баш­лы­гы Гөлнара Семахина авылдашларын бәйрәм белән котлап, шушындый игелекле эш өчен рәхмәтен җиткерде. Татар Наратлысы имамы Рәхимулла хәзрәт Гайнуллин сугышта һәлак булганнар рухына дога кылды. Рәшит Хөснетдинов барлык авылдашларына акча җыюда катнашулары өчен рәхмәт белдерде, тыл хезмәтчәннәре исем­леген төзүдә ярдәм күрсәт­кән Илсур Касыймовка, абыйсы Вәкил Касыймовка, Румия Сәд­гыевага рәхмәт белдерде. Айрат Зәйнуллинга аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Ул мәрмәр плитәләр өчен конструкция ясау буенча барлык катлаулы эретеп ябыштыру эшләрен башкарды, ә хатыны Ландыш каркасын буяды. Аларга авыл­дашлары Рафил, Рөстәм һәм Зөфәр булышты. Чыгышлар тә­мам­лангач, мәртәбәле кунак­ларны тантаналы рәвештә обелиск каршында тасма кисәргә һәм мемориаль стенд ачарга чакырдылар. Мактаулы хокукка Әфган сугышында катнашучылар: Рафикъ Лотфуллин, Илсур Гыйльманов, Фирнат Вәлиев һәм башкалар ия булды. Дан диварын ачканнан соң катнашучылар һәм кунаклар чәчәкләр салды. Митингны клуб хезмәткәрләренең ялкынлы чыгышлары төгәлләде.

Митингтан соң авылда Үлемсез полк узды. Аннары Раиф Лотфуллин йортында истәлек тактасы ачылды. Әлеге мөһим эшне башкарып чыгуда ярдәм күрсәтүчеләргә туганнары чиксез рәхмәтен җиткерде. Якташыбыз Раиф Тәлгать улы Лотфуллин күңелләребездә мәңгегә истә калыр. Мондый мемориаль такталар безнең дөньяның бик нәзберек булуын һәм илебездә тынычлыкны саклап калу өчен үз гомерләрен кызганмаганнарны онытмаска кирәклеген искә төшерәчәк. Хәтер сүнмәсен дип телибез. Ташка уелгач озаграк сакланыр дип өметләнәбез.

Барлык тантаналы чара­лардан соң мәчеткә юл тоттык. Һәлак булучылар хөрмәтенә бу көнне корбан чалынды һәм пылау, шурпа пеште. Мәчет өстәлләренә төрле тәмле ризыклар куелды, барлык кунаклар һәм авыл халкы сый-нигъмәттән авыз итте. Киләчәктә дә авылдагы барлык зур вакыйгаларны бер өстәл артында каршы алу күркәм традиция булыр дип ышанам.
 

Рәшидә Гурьянова. Казан-Татар Наратлысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев