Җырчылар, алып баручылар, конкурслар белән уздырыла торган никах кабул буламы?
Яшәү бик катлаулы һәм шул ук вакытта бик кызыклы. Тормыш юлыннан барганда, без еш кына теге яки бу сорауларга җавап эзлибез һәм аларның күбесенә Изге Китапта инде җавап бирелгәнен, аңлау өчен бары тик игътибар белән укырга гына кирәклеген онытабыз. Ләкин, укыганда да, һәрвакытта мәгънәсен дөрес аңлап бетермибез, бу очракта хәзрәтләр ярдәмгә килә.
Бүген без Илдар хәзрәт Гатауллинның укучыларыбыздан килгән кайбер сорауларга җавапларын бастырабыз.
– Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хәзрәт! Безнең көннәрдә никах җырчылар, чакырылган алып баручылар, конкурслар белән купшылап уздырыла. Бу дөресме һәм мондый никах кабул буламы?
– Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Ислам динендәге һәр ир-ат һәм хатын-кыз тормышында мөселман нормалары буенча никахлашу мөһим вакыйга булып тора.
Аллаһы Тәгалә әйткән: «Ул – сезне бер җаннан яраткан һәм, тынычлану алыр өчен, аннан сезгә хатын ясаган...» («Киртәләр» сүрәсе: 189). «Сез алар белән яшәсен өчен, сезгә үзегездән хатыннар яралтуы – икенче бер могҗиза. Ул сезнең арада мәхәббәт һәм шәфкать булдырды. Боларның барысында да фикер ияләре өчен билгеләр бар» («Румы» сүрәсе: 21).
Никахлашу өчен берничә шартны үтәргә кирәк. Иң мөһимнәрнең берсе – никахлашучыларның үзара ризалыгы. Ислам кызның әтисенә, аның ихтыярыннан башка кияүгә бирергә мөмкинлек бирә, дигән ялгыш фикер еш ишетелә. Моның хакыйкатькә бернинди катнашы юк. Беркем дә хатын-кызны кияүгә чыгарга мәҗбүр итә алмый, хәтта үз әтисе дә. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) бу мәсьәләдә мөселманнарга: «Гыйффәтле кызның ризалыгын аның әтисе сорый», – дигән. Шул ук вакытта, эшкә сәләтле балигъ булган кыз үзе, опекун рөхсәтеннән башка, никахка ризалык бирергә хокуклы, әмма әгәр опекун никахны тигез түгел дип санаса, ул аны гамәлдән чыгарырга мөмкин.
Икенче, шулай ук мөһим шарт – никахлашуда балигъ булган һәм эшкә сәләтле шаһитлар катнашуы, чөнки никах турында тирә-юньдәгеләргә билгеле булырга тиеш.
Ибн Габбас Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) түбәндәге сүзләрен җиткерә: «Бу хакта игълан итмичә (ягъни опекун ризалыгыннан һәм шаһитлар катнашыннан башка) үзләре кияүгә чыгучылар –
фәхеш хатыннар».
Хәнәфи мәзһәбе буенча, шаһитлар ике ир-ат, яки ир-ат һәм ике хатын-кыз була ала. Никах ясау өчен тагын бер мөһим шарт үтәргә кирәк – мәһер яки кияү ягыннан кәләшкә никах бүләге бирү. Бу кыйммәтле әйбер, акча яки башка күчемле һәм күчемсез милек булырга мөмкин. Гадәттә, мәһернең күләме алдан ук әйтелә, югыйсә кияү аны үзе билгели. Шунысын да ассызыкларга кирәк, мәһер – ул кәләшнең әти-әнисенең, туганнарының түгел, ә кәләшнеке генә булачак мөлкәт. Әгәр барлык шартлар да үтәлсә, алдан билгеләнгән көнне никах ясала һәм ул дөрес дип саналачак.
Алга таба, бәйрәм чараларын уздыруга килгәндә, аларны үткәрергә кирәк, безне моңа Пәйгамбәребез (с.г.в.) өндәде. Бу гаилә коручылар, ата-аналар, туганнар өчен дә, тулаем җәмгыять өчен дә мөһим һәм шатлыклы вакыйга, чөнки яңа гаилә барлыкка килә. Ә менә мөселманнарга бу тантананы ничек үткәрергә дигәндә, яңа гаилә тормышын башлап җибәргәндә Аллаһ Тәгаләнең гөнаһына яки ачуына төшмәс өчен, үзебезне дөрес тотарга өйрәтүче кануннарга һәм кагыйдәләргә таянырга кирәк. Әгәр алып баручылар сүзләрен сөйләгәндә һәм конкурслар уздырганда бу кагыйдәләрне исәпкә алса, үткәрергә рөхсәт ителә. Әмма аларның тәртибе алдан хәзрәт белән киңәшләшеп, килешенсә яхшырак.
– Әгәр ир кеше, догалар белмәсә дә, җомга намазына килә һәм җәмәгать белән бергә бөтен хәрәкәтләрен һәм гамәлләрен кабатлый икән – бу аңа тулы намаз буларак исәпләнәме, юкмы?
– Җомга – Исламда изге көн. Җомга намазы мөэмин ирләр өчен генә фарыз һәм аңа мөнәсәбәтнең җитди булырга тиешлеген түбәндәге хәдистән аңларга була:
«Шәригатьтә әйтелгән җитди сәбәпләрсез өч җомга намазын калдырган кешенең йөрәген Аллаһ мөһерләр!»
Әгәр кеше әле күптән түгел генә Ислам динен кабул итеп, намаз укырга өйрәнмәгән икән, башта җәмәгать намазында катнашып, башка кешеләр кылган хәрәкәтләрне кабатларга рөхсәт ителә. Әмма шул ук вакытта, мөселман якын арада башта «Әл-Фатиха» сүрәсен, аннары намаз укыр өчен кирәкле башка сүрәләрне һәм догаларны ятлау өчен тырышырга тиеш.
– Ястү намазы 7 августтан бер сәгать соңрак укыла башлады. Сәбәбе нидә?
– Белгәнебезчә, намаз вакыты кояш хәрәкәте белән бәйле. Без җәй көне күк йөзе тулаем караңгыланмаган (шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый), димәк, төнге намаз вакытын билгеләү мөмкин булмаган төбәктә яшибез. Бу мәсьәләне хәл итүнең ике ысулы бар: беренчесе – төнге һәм иртәнге намазны Мәккә вакыты буенча укырга, икенчесе – төнлә күк йөзе тулысынча караңгылык белән капланган якындагы төбәкнең намаз вакытын алырга. ТР мөселманнары Диния нәзарәте икенче ысулны куллана. Ә күк йөзе яңадан караңгылык белән каплангач, 7 августтагы кебек, гадәти вакытка (кояш буенча) күчәбез.
– Намаз укымаган кешене иманлы яки имансыз дип әйтеп буламы?
...
Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының 32нче санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев