Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Хатын-кызның урыны почмактамы?

Адәм баласының тормыш-көнкүрешенә, мөгамәләткә һәм, гомумән, Ислам динебезгә кагылышлы сораулары бик күп туа.

Аларның һәркайсына шушы сәхифәдә тирән белемле хәзрәтләребез җавап бирә. Сорауларыгызны редакциябезгә шалтыратып бирә, яки электрон почтага хат рәвешендә юллый аласыз һәм, ин шә Аллаһ, киләсе чыгарылышларда дин әһелләребез аларга җавап бирер.

Бу юлы сорауларыбызга җавапны шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә.

– Мин йолдызнамә укырга яратам һәм анда язылганнарның күбесе чынга да аша. Әмма аларга ышанырга ярамый дип укыдым. Нигә? Күпләр өчен бу бер кызык кына. Аңа табынып утырмыйбыз бит инде.
– Исламда астрология практикасы гына түгел, ә астрологка бару, алда ниләр булачагын сорау, астрология буенча китап­лар сатып алу, уку, шулай ук йолдызнамә төзү һәм уку тыела. Бу яшерен нәрсәләрне белү белән бәйле. Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай ди: «(И, Мөхәммәд) Әйт: күктә дә, җирдә дә яшерен нәрсәләрне Аллаһтан башка һичкем белми, мәгәр Аллаһ үзе генә белә. Алар кайчан терелтеләчәкләрен дә белмиләр» («Ан-Намль» сүрәсе, 65нче аять).

Астрология күбесенчә киләчәкне алдан әйтү өчен кулланыла, ә аны төзүчеләр күрәзәчеләр булып санала. Шулай итеп, үз йолдызнамәсен укыган һәм анда язылганнарга ияргән кешеләр Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) васыятьнамәсендә әйткән: «Күрәзәчегә якынлашып, аңардан берәр нәрсә турында сораган кешенең көндәлек намазы кырык көн һәм төн дәвамында кабул ителмәячәк» дигән кагыйдәгә эләгә.

Әгәр кеше астролог әйткән сүзләргә яки астрология китапларында язылган йолдызнамәгә ышанса, ул пәйгамбәр әйткәнчә көферлеккә (имансызлык­ка) керә: «Күрәзәче яки язмышны алдан әйтүчегә мөрәҗәгать иткән һәркем Мөхәммәдкә иңдерелгәнгә ышанмый». Бу хәдис күрәзәче өчен дә, астролог өчен дә хак. Алар икесе дә киләчәкне әйтә. Астрологның йолдызнамә фаразы, гадәти язмышны күрәзәләүченеке кебек үк, таухиднең фикере белән капма-каршы.
Астрологиягә һәм йолдызнамәләр төзүгә ышану Ислам тәгълиматы белән ачыктан-ачык каршылык­лы. Асылда, күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итү – Аллаh билгеләнгән язмышыннан качарга маташуның буш омтылышы.

– Ике атна элек әтием мәңгелеккә күчте. Ә кичә төш күрдем: ул минем яныма килеп, кара җир сорады. Бу төшне ничек юрап була? Бәлки аның каберендә туфракны алмаштырыргадыр?
– Хәдистә болай дип әйтелә: «Төш өч төрле була: Аллаһтан килгән төш, шайтаннан килеп, борчылу тудырган төш һәм кешенең уяу булганда уйлап йөргәннәрен йоклаганда күрүе».

Төшләр – яшерен һәм бик нечкә. Мондый төш турында беркемгә дә сөйләргә һәм аңа зур әһәмият бирергә ярамый. Шулай ук аларны үзеңә дә аңларга, юрарга тырышыр­га кирәкми. Мондый төш күргәч, Аллаһтан үзегезне шайтаннан яклавын, гөнаһларны кичерүен һәм тормышта иминлек бирүен сорарга кирәк. Шуннан соң мәрхүм өчен дога кылып, Аллаһ Тәгаләдән аның гөнаһларын кичерүен, кабердәге халәтен җиңеләйтүен, игелекле эшләр өчен савапларын арттыруын һ.б. сорагыз. Җирне алыштырырга кирәкми. Сезнең әтиегез догага мохтаҗ.

– Мөселман гаиләсендә хатын-кыз ир-атка караганда күбрәк акча эшли аламы? Һәм бу дөрес буламы?
– Ислам буенча, әгәр дә бу аның гаилә тормышына һәм дини күрсәтмәләренә зыян китермәсә, шулай ук ул эшләгән өлкә Ислам принципларына каршы килмәсә (мәсәлән: харам сату), хатын-кызга эшләү тыелмый. Шунысын да әйтергә кирәк, хатын-кыз эшләргә тиеш түгел, ул моның өчен яратылмаган. Аның бурычы, беренче чиратта, балалар өчен ана һәм яхшы хатын булу. Ислам динендә ир-ат гаиләне тәэмин итәргә тиеш, хатыны бай булса да, бу аның өстеннән хатыны һәм балалары чыгымнарын күтәрү бурычын төшерми. Шулай ук эшләүче хатын-кызга үтәргә кирәкле шартлар да бар: хатын-кызларның киемнәре Ислам кануннарына туры килергә тиеш;
бернинди очракта да хатын-кызга ябык бүлмәдә чит ир белән ялгыз калырга ярамый;
хатын-кызга чит ирләр белән иркен тон белән сөйләшергә ярамый, ул дәрәҗә һәм җитдилекне сакларга тиеш;
иренең ризалыгы.

Әгәр дә бу шартлар үтәлмәсә, хатын–кыз ире тапкан белән канәгать булырга тиеш. Һәм соңгысы, әгәр дә ирегездән күбрәк акча эшләвегез гаиләгезне җимерүен, низагларга, бәхәсләргә һәм фетнәгә китерүен сизәсез икән, ул чакта гаиләгезнең һәм тынычлыкның бөтенлеге турында күбрәк кайгыртырга кирәк, чөнки моны бернинди акча белән дә сатып алып булмый.

Ир белән хатын барысын да үлчәргә тиеш. Үз комсызлыгыгыз артыннан барырга ярамый. Төп бурычларны онытмаска кирәк. Ата-аналарның балалары алдында өч бурычы бар: матур исем бирү; яхшы дини-әхлакый тәрбия бирү; өйләндерү яки кияүгә бирү. Эшләүче хатын-кыз икенче бурычын тулысынча үти аламы?
Кызганычка, бүген хатын-кызларның кайберләре мохтаҗлыктан түгел, ә уңайлырак һәм затлырак тормыш өчен эшләргә ярата. Игътибар итегез, без бәхетлерәк тормыш турында түгел, ә баерак тормыш турында сөйләшәбез. Хәзерге чынбарлык шундый ки, җәмгыятьтә башка кыйммәтләр өстенлек итә һәм төп урынга матди әйберләр куела. Хатын-кыз иренә бәйле булмасын, көчле булсын, иренә кирәкле вакытта каршылык күрсәтә алсын өчен эшләсен, дигән лозунг­лар яңгырый... теләгән әйберләремне сатып алу мөмкинлеге булсын һәм чыгымнар турында борчылмас, һ.б. өчен эшлим...

Финанс ягыннан көчле хатын-кыз иренә карата кире, үзсүзле дә була ала. «Син эшлисең, мин дә эшлим» принцибы хатынны иренә каршы куя һәм аны тыңламаучанлыкка, буйсынмауга этәрә. Без канәгать булырга тиеш. Гаиләдә тынычлык акча белән түгел, ә мәхәббәт, хөрмәт һәм барлык үз бурычларыңны үтәү белән саклана.

Икътисади һәм финанс көче ярдәмендә безнең дин ир-атка да, хатын-кызга да өстенлек бирми. Кем дин буенча яши, шул өстен булачак. Әгәр хатын-кыз­ның финанс мөмкинлекләре бар икән, бу әле ул дин ягыннан әһәмиятле дигәнне аңлатмый. Бу хәзерге җәмгыятьне, андагы тәртипне бозу өчен кулланыла торган чара.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: «Хатын-кызга дүрт нәрсә өчен өйләнәләр: аның байлыгы, нәселе, матурлыгы һәм динлелеге өчен. Син динлене сайла һәм кулларың тулы булсын, ягъни, син үз өеңдә һәм тормышыңда бәрәкәт һәм тынычлык табарсың».

Димәк, тынычлык – акчалы түгел, ә динле һәм әхлаклы хатын. Без кыйммәтләребезне югалтабыз һәм бозылабыз. Без бәрәкәт дигән төшенчәне оныттык. Без математикага табынучы (ышанучы) кешеләргә әверелдек. Өйләнгән парлар ничек исәп-хисап ясый? Бер хезмәт хакы – бер хезмәт хакы, ике хезмәт хакы – ике хезмәт хакы. Шулай да, бер хезмәт хакы ике хезмәт хакына караганда бәрәкәтлерәк булырга мөмкин. Ике хезмәт хакы да бер гаиләгә җитмәскә мөмкин, ләкин бер хезмәт хакы да гаиләне тәэмин итә ала. Чөнки хатын-кыз бик игътибарлы булса да, ул барлык дини күрсәтмәләрне үти алмаска мөмкин. Бу аның хезмәт хакын бәрәкәттән мәхрүм итә.

Һәркем үз хәле турында үзе уйласын. Хезмәт хакын һәм чыгымнарын төгәл исәпләсен. Чынлыкта, өй –
хатын-кызның үзен иң уңайлы һәм куркынычсыз хис итү урыны. Өйдә аңа динне һәм сафлыгын саклау күпкә җиңелрәк булачак.

– Тиздән Корбан гаете җитә. Үлгән туганың исеменнән корбан чалырга ярыймы?
– Әйе, Исламда бу рөхсәт ителә. Ибни Абидин үзенең «Раддул–Мухтар» дигән хезмәтендә бу хакта түбәндәге юлларны яза:

«Мөселман үз акчасына хайван сатып алып, аны бәйрәм көннәрендә яки башка көннәрдә үлгән туганы яки үлгән имандашы исеменнән корбан итә ала. Кеше бу корбан итен үзе дә ашый, шулай ук башкаларга да тарата ала. Моның өчен аңа савап була. Әгәр үлгән кеше корбан чалу турында васыять калдырмаган булса, бу очракта әлеге хайванның итен ярлылар, байлар һәм корбан чалучы кеше үзе дә ашый ала. Әгәр дә үлгән кеше мондый васыять калдырган икән, бу очракта бөтен ит ярлыларга һәм мохтаҗларга таратыла».

Төгәл җавапларыгыз өчен Аллаһның рәхмәтләре булсын сезгә, Илдар хәзрәт! Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев