Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Хаҗ һәм Гомрә: кайсын сайларга?

Имам-хатыйб Габделхәким хәзрәт Сәфәрханов җавабы.

Хаҗ мөселман өчен мәҗбүри (фарыз), ә Гомрә – теләк буенча (сөннәт) булганлыктан, беренче чиратта Хаҗ кылырга кирәк. Әмма, әгәр кешенең финанс мөмкинлекләре бар икән, мин башта Гомрә, аннары Хаҗ кылырга киңәш итәр идем. Гомрә Хаҗга караганда җиңелрәк һәм аны башта узгач, кешегә җайлашу ансатрак булачак. Әгәр финанс мөмкинлекләре булмаса, Хаҗ кылырга кирәк. Шулай ук Хаҗ өчен кирәкле сумманы җыя алмаган кешеләр дә бар — тырышалар, ләкин аларның барып чыкмый. Аларга, һич югы, Гомрәне башкарырга кирәк, чөнки бәя аермасы шактый зур.

– Ихрамга керер ал­дыннан чәчләрне ки­сә­ләр. Бу хатын-кызларга кагыламы?
– Ихрамга кергәндә (хаҗ кылучының үзенчәлекле рухи халәте) хатын-кызлар бернәрсә дә кисми, ә чыкканда чәчләрен бармакның бер фалангасы озынлыгына кыскарта. Ирләр исә башларын кыра.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев