Рамазанда ураза тоту - Аллаһның ярлыкавына лаек булу мөмкинлеге
Рамазанга әзерләнеп, без укучыларыбыздан изге айдагы уразага кагылышлы сорауларны махсус җыйдык. Традиция буенча, аларга җавапны Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин бирде.
«Кем бүләкләнүгә ышаныч һәм өмет белән ураза тота – аның алдан кылынган гөнаһлары кичерелер» (Әл-Бохари, Mөслим).
БЕЛЕШМӘ: Рамазан – һиҗри календаре буенча тугызынчы ай. Ул мөселманнар өчен елның иң изге, Мөхәммәд пәйгамбәргә Коръән иңдерелгән ай. Рамазан – 354 көннән торган Ислам ай календаре буенча башлана. Шулай итеп, ул Григориан календаре буенча һәр киләсе елда 11 көнгә иртәрәк килә. Бу мөселманнар өчен, Ислам диненең биш баганасының берсе булган, мәҗбүри ураза тоту ае. Рамазан дәвамында мөселманнар көндез ашаудан, эчүдән, тәмәке тартудан һәм җенси якынлыктан тыелып тора. Аның озынлыгы 30 көн тәшкил итә һәм ай календаре белән бәйле.
Рамазанга әзерләнеп, без укучыларыбыздан изге айдагы уразага кагылышлы сорауларны махсус җыйдык. Традиция буенча, аларга җавапны Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин бирде.
– Сәхәр ашамыйча уразага керергә ярыймы?
– Ярый. Гомумән, Рамазан ае уразасы белән күп ялгыш фикерләр һәм мифлар бәйле. Иң киң таралганнарына тукталыйк: сәхәрне йоклап калсаң, ураза тоту дөрес булмый. Бу хак түгел. Әгәр дә мөселман сәхәрне йоклап калса һәм уянгач, ураза тотарга ниятләмәвен аңлаган икән, монда проблема юк, ул ниятләп, бу көнне ураза тота ала.
– Кешедән син ураза тотасыңмы дип сорарга ярыймы?
– Мондый сорауны бирергә мөмкин, ләкин нинди максат белән икәнен аңлау мөһим. Әгәр дә сез кешене ниндидер хуплана торган әйбер эшләргә өндәргә һәм аны хупланмаган нәрсәдән тотып калырга телисез икән, бик яхшы. Бу исламның Коръәндә әйтелгән төп принципларының берсенә: «Сез — кешелек бәхете өчен булдырылган, Аллаһка ышанып, яхшылык эшләргә боеручы һәм яманлыктан тыеп торучы җәмгыятьләрнең иң яхшылары», – дигәнгә туры килә. Мәсәлән, әгәр кем дә булса быел ураза тотарга кирәклегенә шикләнә икән, сезнең соравыгыз аңа ярдәм итәргә мөмкин. Сез аның күңелен күтәрә, ураза тотуның, биг рәк тә тирәдәге кешеләрнең күбесе шулай ук эшләсә, алай ук катлаулы түгеллеген аңлата аласыз. Әгәр сез бу сорауны бирмәгән булсагыз, ул үзенең шикләнүләре һәм начар уйлары белән ялгызы гына калыр иде. Ләкин, әгәр сез үзегезнең нинди яхшы булуыгызны күрсәтү яки ураза тотуыгызны ассызыклау өчен сорау бирәсез икән, бу кешене кимсетергә мөмкин һәм үзегезне болай тоту тыела.
– Авызны сафландыра торган махсус сыекча белән чайкап алырга ярыймы?
– Ураза вакытында теш щеткасын яки мисвак (агач ботагыннан ясалган теш чистарткыч җайланма) кулланырга мөмкин, ләкин бу кирәк түгел дип санала (макрух). Бу кудси (Аллаһның үзеннән килгән сүзләр) хәдисенә нигезләнгән, анда ураза тотучының авызыннан килгән ис Аллаһ Тәгалә өчен мускус исенә караганда хушрак, диелә. Галимнәр бу чараларны куллану кирәк түгел, чөнки аларның тәме бар, дигән нәтиҗә ясый.
– Ураза тотуыңны, ифтар мәҗлесләрен башкаларга күрсәтү уңай гамәлме? Әллә башкаларның белми торулары яхшыракмы?
– Барысы да нияттән тора. Умар әйткән: «Мин Аллаһ Илчесенең: «Эшләр ният буенча бәяләнә һәм һәр кешегә ирешергә теләгәне биреләчәк», – дигәнен ишеттем. Әгәр дә сез яхшы үрнәк күрсәтергә һәм кешене яхшы гамәлләргә этәрергә телисез икән, бу хакта сөйләргә кирәк.
– Рамазан аенда һәр көнне ястү намазыннан соң тәравих намазы укыла. Аның хөкеме нинди?
– Тәравих – Рамазан аенда мәҗбүри төнге намаздан соң укыла һәм таң атканчы дәвам итүче, башкарылуы хуплана торган сөннәт намаз.
– Тәравих намазының фазыйләте нинди?
– Пәйгамбәребез: «Кем бүләкләнүгә ышаныч һәм өмет белән ураза тота – аның алдан кылынган гөнаһлары кичерелер», – дигән (Әл-Бохари, Мөслим).
– Тәравих намазының рәкагатьләр санын кыскартып укырга ярыймы? Ике рәкагать укыргамы, дүртме? Төрле чыганакларда төрлечә язылган.
–Тәравих намазында рәкагатьләрнең гомуми саны 20, димәк, икешәр рәкагать ун намаз укыла. Әмма дүртәр рәкагать биш намаз укырга да ярый. Әгәр дә сезгә 20 рәкагать укырга авыр икән, аларны 8 рәкагатькәчә кыскартырга мөмкин. Тик онытмагыз, без моны Аллаһ намазларыбызны кабул итеп, гөнаһларыбызны ярлыкасын өчен эшлибез. Шуңа, әгәр мөмкинлегегез булса, барлык 20 рәкагатьне укырга тырышыгыз.
Илдар хәзрәткә җаваплары өчен рәхмәт белдерәм. Алар һәрвакыттагыча аңлаешлы һәм төгәл. «Иман нуры» битендә киләсе очрашуларга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев