Мөселманнарга җәмәгать мунчаларына йөрергә ярыймы?
Белем һәркем тормышында мөһим роль уйный. Нәкъ менә белем яшәешнең уңайлы шартларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, ә наданлык – кешенең шәхес буларак тулы деградациясенә китерә. Дөньяви белем һәм фәннәрнең мөһимлеге турында, минемчә, сөйләп торуның кирәге юк, чөнки аларның файдасын беләбез һәм күрәбез, шуңа күбебез югары уку йортларына керергә тырыша.
Ислам фәннәренең һәм Ислам белемнәренең мөһимлегенә һәм кыйммәтенә тукталасы килә.
Кеше өчен дини фәннәрдәге һәм гыйлемнәрдәге наданлыктан да зуррак бәхетсезлек һәм фәкыйрьлек юктыр. Шуңа да карамастан, бүгенге көндә мөселманнарның күпчелеге бу юнәлештәге үзләренең аң тарлыгы белән канәгать. Ислам динен өйрәнү күбебездә икенче планда тора, бөтенләй өченче планда булмаса әле. Исламның дошманнары исә, күпчелек мөселманнарның шул белеме җитмәүдән файдалана.
Саклану коралларыбыз булып торган Коръән, хәдисләр, шәригатьне алар безгә каршы куллана. Коръән аятьләрен һәм хәдисләрне контексттан алып, аларны тиешсез урында, үзләренә кирәк вакытта, «сезнең китапларыгызда да шулай язылган» дип, сүзләрен һәм гамәлләрен «раслау» өчен кулланалар.
Иманым камил, безнең укучылар белемгә тартыла, сорауларын яудырып кына тора. Укучыларыбыздан килгән сорауларга исә «Җәмигъ» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә. Чиксез рәхмәт аңа!
– Шәһәрдә яшәүчеләрнең үз мунчасы булмаска мөмкин. Мөселманнарга җәмәгать мунчаларына йөрергә ярыймы?
– Әссәләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү. Мөселманга җәмәгать мунчаларына йөрергә рөхсәт ителә, әмма шул ук вакытта түбәндәге таләпләрне үтәүгә шарт: беренчедән, гәүдәнең кендектән алып тезгә кадәр өлешенең ябык булуына һәрвакыт игътибар итәргә кирәк. Чөнки ир кеше, башка ирләр белән юынганда, үз тәненең әлеге өлешен капларга тиеш. Бу уңайдан бер хәдистә болай диелә: «Кем дә кем Аллаһка һәм ахирәт көненә ышана, тәненең аскы өлешен кендегеннән тезенә кадәр чорнамыйча, мунчага кермәсен». Бу хәдистән күренгәнчә, җәмәгать мунчасына бару мөселманнарга рөхсәт ителә. Әмма бу кешенең гаурәте ябык булу шарты белән.
Һәм шартларның икенчесе – мөселман башкаларның оят урыннарын күрмәс өчен күзләрен түбән төшерергә тиеш.
Язманың дәвамын сайтыбызда алдагы көннәрдә укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев