Кәфенлекне, үлем теләп тора дип, алдан алып куярга куркучылар бар. Аларга нәрсә әйтер идегез?
Әлеге сорауга «Җәмигъ» мәчете имамы Илдар Гатауллин җавап бирә.
– Исламда җирләү йолаларына алдан әзерләнү тыелмый. Бу уңайдан хорафатлы куркуларның шәригатьтә нигезе юк. Пәйгамбәр (с.г.в.) бөтен яман билгеләрнең, хорафатлар формаларын кире каккан. Барлык вакыйгалар да кешенең ниндидер гамәлләре яки әзерлекләре аркасында түгел, ә Аллаһ ихтыяры буенча бара. «Яман галәмәтләр — ялган, елаучы ябалак — ялган һәм сәфәр аеның бәхетсезлеге — ялган» (Бохари, Мөслим). Әгәр кешенең нәрсәдер барып чыкмаса, гәрчә ул максатына ирешү өчен бөтен көчен куйса да, димәк, моның сәбәбе Аллаһ Тәгаләнең аңа бу әйберне алдан билгеләмәвендә, ә ярты юлдан кайтып көзгегә карарга онытуында түгел. «Кыямәтнең кайчан булачагын Аллаһ үзе генә белә, яңгыр иңдерә һәм карындагы нәрсәләрне дә белә. Иртәгә нәрсә эшләячәген бер кеше дә белми, кайсы җирдә үләчәген бер кеше дә белми. Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә һәрнәрсәне алдан күрүче» («Локман» сүрәсе, 34).
Кеше хорафатларга корылган ниндидер әйберләрнең билгеле бер вакыйгаларга үзләреннән-үзләре ниндидер йогынты ясавына ышанмаска тиеш, чөнки бу ширк (күпАллалык) булып тора. Ниндидер эш башланыр алдыннан: «Бисмилләһ» яки «Бисмилләһи ррахмани ррахим» (Аллаһы Тәгалә исеме белән), ә явызлыктан сакланудан «АгүзүбилЛәһи мина шшайтани рраджим» (каһәрләнгән шайтаннан саклану өчен Аллаһка сыенам) дип әйтергә кирәк. Ул чагында, Аллаһ рәхмәте белән, сезгә бернинди начарлык булмас.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев