Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

«Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирә

Мөселман балалары рәсем дәресенә йөрми – бу дөресме? Яки, белмәү аркасында өстеңә ничек гөнаһ алмаска

Тугач, безне бар нәрсәгә өйрәтәләр. Аннары кеше үзе дә һәрвакыт нәрсәгәдер өйрәнә. Әгәр дә динле булырга телибез икән, безгә остаз кирәк, югыйсә, иманның нәрсә икәнен һәм аны безне яхшы якка үзгәртеп, ничек файда китерерлек «тере» итәргә кирәклеген аңламыйча, хаталар ясаячакбыз. Исламда, аңлашылмаганны – аңлатучы, теге яки бу хәлдә нәрсә эшләргә кирәклеген төшендерүчеләр ролен, кагыйдә буларак, хәзрәтләр башкара. Алар, үз чиратында, гомерләре дәвамында гыйлемнәрен арттыру өстендә эшли һәм изге китап – Коръәнне өйрәнә. Бүген укучыларыбыздан килгән сорауларга «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

– Намаз укыганда, барлык игътибарымны тупларга тырышсам да, мин һәрвакыт исни (авыз ача) башлыйм. Бу гөнаһ түгелме? Мондый очракларда нишләргә?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Аллаһның илчесе авыз ачып иснәү теләген бас­тыру кирәклеге турында әйтә. Әгәр дә кеше үз-үзен тота алмый икән, иснәү вакытында авызны кап­ларга һәм тавышны чыгармас­ка кирәк. Хәдисләрдә, иснәү – шайтаннан диелгән һәм әгәр дә кеше иснәгәндә авызын томаламаса, шайтан аның эченә керәчәк, дип әйтелә. Намаз укыганда җиде әйбер шайтаннан: борыннан кан килү, йокымсырау, чит уйлар, иснәү, кашыну, тирә якка карау һәм куллар белән берәр нәрсә кабалау» (Мөслим, Тирмизи һәм әл-Бухари).

Иснәүгә каршы өч ысул кулланырга була:

  • иснисең килсә, Аллаһ сиңа карап торганын күзалларга;
  • борын белән кискен һава суларга;
  • әгәр дә инде бу ике ысул булышмаса, казналыкларны гына хәрәкәтләндереп, авызыгызны ачмыйча гына, иснәгез.

Шулай ук, иснәү вакытында Пәйгамбәр (с.г.в.) авызны уң кул яки сул кул чугының арткы ягы белән капларга өйрәткән: «Әгәр дә сезнең берәрегез иснәсә, авызын кулы белән капласын» (Мөслим). Шулай ук, Пәйгамбәребезнең иснәү турында искә алган хәдисләрен китерергә мөмкин: «Әгәр дә сезнең берәрегез намаз вакытында иснәргә теләсә, ул аны шунда ук басарга тырышсын, чөнки, шайтанның иснәүченең авызыннан эчкә керүе хак» (Мөслим). Икенче бер хәдистә Аллаһның Илчесе (с.г.в.) болай дигән: «Иснәү – шайтаннан. Әгәр дә берәрегез иснәргә тели икән, ул моңа мөмкин кадәр каршы торсын, чөнки әгәр дә иснәгәндә чыга торган тавышны ишетсә, шайтан көлә» (Бохари).


– Майдан августка кадәр ястү намазын иртәрәк укырга ярый диләр, бу дөресме? Яраса, күпмегә иртәрәк?
– Бездә намазлар майдан августка кадәр, төбәкнең үзенчәлекләрен күздә тотып, исәп­ләнгән вакыт буенча укыла (ахшамнан соң күктә шәфәкъ югалмый). Ләкин моны һәркем үзлектән түгел, ә рухи идарә билгели. Без намазны үзебезгә ничек уңайлы, шулай укый алмыйбыз. Кыскача әйткәндә, намазларны Татарстан Диния нәзарәте чыгарган намазлар календаре нигезендә укырга кирәк.

– Рамазан ае көннәрендә кеше концертка бара, ул авыз ачу вакыты белән туры килә. Сәхнәдә концерт барган вакытта тамашачыга авыз ачарга ярыймы? Су эчәргә, мәсәлән, җимеш кабарга?
– Бу сорауны ике өлешкә бүлеп карарга кирәк. Беренчесе – авызны вакытында ачу. Икенчесе – гомумән, һәм аерым алганда, изге Рамазан аенда ураза тоту халәтендә концертка бару. Үзвакытында авыз ачуга килгәндә, моңа Пәйгамбәребез (с.г.в.) өндәгән, һәм: «Авыз ачарга ашыккан һәркемнең барысы да яхшы булыр», – дигән (Бохари Мөслим).
Концерт турында әйткәндә, алар төрле була: әдәпсезлек яки Ислам принципларына каршы килгән һәм кирәкмәгән нәрсәләр күрсәтелә торган тулысынча тыелганнары бар. Шулай ук, Ислам нормаларына каршы килмәгәннәре дә була, мәсәлән, күпләп гыйбрәт һәм тәрбия алырлык мөселман бәйрәмнәренә багышланганнары.


– Мин татар мәктәбендә укыйм һәм безнең сыйныфта мөселман кызлары рәсем белән музыка дәресләренә йөрүдән туктады. Ата-аналар аларга бу дәресләргә йөрмәскә рөхсәт итә, чөнки мөселманнар җырларга һәм кешеләрнең йөзләрен ясарга тиеш түгел. Бу хак һәм дөресме?
– Теге яки бу дәрескә йөрүдән баш тарту – мәктәпнең эчке тәртибен бозу һәм укучының уку программасын үзләштермәве. Баласына тәртип бозарга рөхсәт иткән ата-аналар дөрес эшләми:
Беренчедән, алар Ислам принципларын боза. Баланы мәктәпкә биргәндә, алар анда укыту кагыйдәләрен кабул итеп, килешү имзалый һәм бу аларның әлеге мәктәптәге уку программасы белән ризалашуын күздә тота. Димәк, алар, мөселманнар буларак, беренче чиратта Ислам кануннарын үтәргә тиеш, ул мөселманнарны үз өстенә алган бурычларын үтәргә чакыра. Аллаһ әйтте: «И, мөэминнәр! Килешүләрне үтәгез», шулай ук: «Вәгъ­дәгезне үтәгез, чөнки вәгъдә үтәлгән өчен соралачак», – диде.
Килешүне бозу икейөзлелек билгесе булып тора, Пәйгамбәр (с.г.в.) әйт­кәнчә: «Әгәр кешедә дүрт сыйфат бар икән, димәк, ул икейөзле. Шуларның берсе генә булса да, ул аннан котылганчы, икейөзле сыйфатында кала. Бу: ул сөйләгәндә ялганлый; вәгъдә итә, ләкин боза; аңа ышаналар, ә ул хыянәт итә; ул килешә, әмма үтәми».Икенчедән, бу әхлакый як. Бала өлкәннәрне һәм бигрәк тә укытучыларны тыңламый, ә алар бала өчен абруйлы булыр­га тиеш.
Өченчедән, коллективта бердәмлек принцибы бозыла (анархиягә охшаш нәрсә барлык­ка килә).
Дүртенчедән, гаделлек принцибы бозыла, кемгәдер дисциплинаны бозарга, дәресне калдырырга мөмкин, ә кемгәдер ярамый.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Исламда тере затны тулысынча ясау тыела, шуңа күрә өлешчә яки силуэт кына ясарга рөхсәт ителә. Гомумән, рәсем дәресендә бала табигатьне яки натюрмортны ясый ала. Шулай булгач, нигә ул рәсем дәресенә йөрмәскә тиеш? Музыка дәресенә килгәндә, бала үз тавышын куя һәм сәләтен вокал ярдәмендә үстерә ала, мәсәлән, бу аңа Коръәнне көйләп укырга ярдәм итәчәк.

Хәзрәткә тулы, аңлаешлы җаваплар өчен рәхмәт. Сез һәрвакыт җавапларны чәйнәп каптырасыз, безгә йотарга гына кала. Болгар Ислам академиясендә ислам фәннәре магистрларының бишенче чыгарылышына дипломнар тапшыру тантанасы узды. Дип­ломның бәхетле ияләре арасында Яшел Үзәннең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин да бар. Сезне чын күңелдән, хәзрәт, котлыйбыз! Гыйлемегез файдага булсын.

Ислам диненә кагылышлы сорауларны 8(84371) 5-68-03, шулай ук ватсап 89061112377 телефон номерлары буенча кабул итүебезне искә төшерәм. Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев