Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Аллаһ безнең ризыкны алдан язып куйган, барыбер артыгын бирми, дип, кул кушырып утыру дөресме һәм диндә бай булу серләре бармы?

Традиция буенча шәһәребезнең имамнары укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирүләрен дәвам итә. Бүген Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

– Әссәлүме галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хәзрәт. Аллаһ безнең ризыкны алдан язып куйган, барыбер артыгын бирми, дип, кул кушырып утыру дөресме?

– Вагаләйкум әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Иманның 6 баганасы бар һәм соңгы багана язмышка ышану, бу сорау турыдан-туры шушы иман баганасы белән бәйле. Әз-Зарият сүрәсенең 22нче аятендә Аллаһ әйтә: «Сезнең ризык һәм сезгә вәгъ­дә ителгән нәрсәләр күктә», – ди. Бу – күктә кешеләр тормышта алган бөтен нәрсә, хәтта, яңгырларга кадәр – матди һәм рухи байлыклар язылган дигәнне аңлата. Кешеләргә насыйп бүләкләр вә җәзаларны, шулай ук, Аллаһ алдан билгеләгән.

Аллаһ Тәгалә эшләрдәге җиңеллекне кешенең ния­тенә карап бирә. Пәйгамбәрдән (с.г.в.), Аллаһ Тәгалә язганнарга гына таянырга кирәкме, дип сорагач, ул: «Юк, гамәлләр кылыгыз», –
дип җавап биргән. Һәр кеше гамәлен үзе сайлый һәм аның ниятенә карап, Аллаһ Тәгалә юлын җиңеләйтә. Раббыбыз, шулай ук, болай дигән: «Аллаһ Үзе теләгән кешегә санап бетергесез нигъмәт бирә!» (Ән-Нур 38). Югарыда китерелгән аятьләр һәм пәйгамбәрнең хәдисләре, ризыкның Аллаһ Тәгалә ихтыярына һәм кешенең диндарлыгы, Аллаһтан куркуына турыдан-туры бәйле булуын күрсәтә.

–  Диндә бай булу серләре бармы? 

– Дин безне үз-үзенә дөрес мөнәсәбәттә булу, hәм Аллаһ Тәгаләгә карата итәгатьлелектән башлап, һәммә нәрсәгә өйрәтә һәм матди байлык, акча эшләү кебек мәсьәләне дә читләтеп үтми. Бу хакта Изге Коръәндә һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) сөннәтендә әйтелә. Монда мин Аллаһ Тәгаләнең нигъмәтләренә ирештерә торган кайбер сәбәпләрен генә искә алып узам:

1. диндар булу, Аллаһтан курку;
2. кичерүгә һәм тәүбәгә омтылу;
3. Аллаһка өмет итү;
4. Аллаһка даими гыйбадәт кылу;
5. Аллаһка шөкер итү;
6. хаҗ һәм кече хаҗ (гомрә) кылу;

7. тыгыз туганлык бәйләнешләрен саклау;
8. Аллаһ хакына чыгымнар тоту;
9. никахлашу;
10. ярлыларга карата яхшы мөнәсәбәт күрсәтү;
11. килешүләр төзегәндә намуслылык;
12. мәңгелек тормыш турында кайгырту;

Әгәр теләүчеләр булса, бу пунктларда киләсе язмаларыбызда җентекләбрәк тукталырбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев