Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

«Зөләйханың каргышы төшкәндер» (гыйбрәтле язмыш)

Авылда хәбәр таралды: Нуретдиннәр авыру апаларын картлар йортына җибәрә икән! Кеше ышанмаслык булса да, чын икән! Үзләре хәтта озата да бармадылар. Ике сумка киемен кулына тоттырып, автобуска утыртып җибәрделәр. Ирем шофер иде, кузгалып китеп, тауга менгәндә Зөләйха апаның кычкырып әйткән сүзләрен әле дә искә ала: «Иң газизләре рәхәт күрмәсен!» Юл буе елап, бу гаиләне каргап барган Зөләйха апа. Картлар йортында үлде ул...

Кайчандыр бала-чага тавышыннан гөрләп торган бу йортта инде күптән елмаймыйлар да. Язмышмы бу, әллә инде күрәчәкме – беркем белми. Нуретдин бабай бүген кызы Илгизә белән яшәп ята. Кайтучы да, хәлләрен белүче дә юк. Бабай 90нан узып китте, кызы да 50не тутырды инде. Мин – аларны тәрбияләп торучы күршеләре. Бу гаилә хәлләрен башкаларга гыйбрәт булсын өчен язарга булдым.

Бик матур гаилә иде алар. Тәнзилә апа Нуретдин абыйга кияүгә чыкканда, өйләрендә Зөләйха исемле авыру сеңелләре дә бар иде. Бер кулын комбайнда эшләгәндә өздергән ул. Шул апа бер дә кияүгә чыкмады. Тәнзилә апа белән Нуретдин абыйның балаларын карашты. Дүрт баланың барысы да Зөләйха апага әни дип эндәште. Үз әниләрен нәнә дип йөрделәр. Шакката идек инде. Әмма аңа карап начар тормадылар. Бу апа сабыйларга бар җылысын биреп үстерде. Мәктәпкә җыелышка да йөрде, урамнан берәрсе елап кайтса, шушы апа килеп җитәр иде. Өч малай, бер кыз үсте бу гаиләдә. Малайлар буй җитеп, армиягә китә торды, кызлары мәктәп бетерде. Менә шул елны Зөләйха апа өйләренә сыймый башлады. Авылда хәбәр таралды: Нуретдиннәр авыру апаларын картлар йортына җибәрә икән!

Кеше ышанмаслык булса да, чын икән! Үзләре хәтта озата да бармадылар. Ике сумка киемен кулына тоттырып, автобуска утыртып җибәрделәр. Ирем шофер иде, кузгалып китеп, тауга менгәндә Зөләйха апаның кычкырып әйткән сүзләрен әле дә искә ала: «Иң газизләре рәхәт күрмәсен!» Юл буе елап, бу гаиләне каргап барган Зөләйха апа. Картлар йортында үлде ул. Авыл советына шалтыратып әйткәннәр, әмма мәетен туганнары түгел, башка кешеләр алып кайтып җирләде. Ул яшәгән йорттан аны озатырга бу юлы да чыгучы булмады.

Зөләйха апа китте, әмма сүзләре калды. Озак та тормады, Тәнзилә апа яман чирдән урын өстенә егылды. Ике ел интегеп, вафат булды. Балалары да бәхет күрмәде. Олы уллары Таһир да вафат инде. Бу тормышта күрмәгәне калмады. Өч хатын аерды. Берсеннән дә баласы булмады. Ике дипломы булса да, бер эштә дә озак эшли алмады. Эчә иде ул. Поезд астына кереп һәлак булды.
Назыймнары бала хәсрәтләре күрде. Авариягә очрап, ике уллары берьюлы китеп барды. Шул кайгыдан үзенә инфаркт бәрде. Хәзер хәле бик авыр, урын өстендә, диделәр.
Өченче улларының авылга кайтканы юк. Ул да бик авырта икән. Өч тапкыр инсульт булган, теленнән калган. Хатыны күрше авылныкы аның. Кайтканда каенатасы янына кереп чыга. Әмма Илфарының йөри алмаганын, ятып кына торуын әйтә.

Хәзер инде 50не узган Илгизәнең дә авырулары әллә никадәр. 18 яшендә йөргән егете белән мотоциклдан юл кырыена очтылар алар. Шуннан башы белән бәрелеп имгәнеп калды. Матурлыгы да бар, тик аяклары тыңламый. Кайчак башы да буталып китә.
Каргыш дигән нәрсәнең барлыгын ишетеп үстек. Менә хәзер бер сүзнең бөтен гаиләне юкка чыгарганының шаһиты да булдык.
Әйтер сүзем шул: кешеләрне рәнҗетмичә яшәргә кирәк. Имгәнгән, кимсетелгән кешеләрне Аллаһы Тәгалә башкаларны сынау өчен бирер дигәнне ишетеп үстек. Тик нигәдер кайчак кырысланабыз шул. Миңа тимәс, каргышы да төшмәс кебек шул.
 

Гөлия Кәримова (исеме үзгәртелде)

Ватаным Татарстан

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев