Заманча әни балаларга ошамый (редакциягә килгән хат)
Язмышымда үзгәрешләр ике ел элек башланды. Ни кызганыч, иремне җирләдем, урыны оҗмахта булсын. Балалар үсеп таралышкан, оныклар яшүсмер яшенә җитте. Өч бүлмәле фатирда берьялгызым калдым һәм күпмедер вакыт бик күңелсезләнеп, моңсу уйларга батып яшәгәннән соң, бу халәтнең яхшы якларын табарга булдым. Таптым һәм...
Фото: ясалма интеллект
– Шушы яшемә җиткәч, үзем өчен яши башлавыма балаларымның эче пошуы турында сөйләргә булдым әле, кызлар, менә тыңлагыз да, кирәк тапсагыз, «Яшел Үзән»гә бастырырсыз. Башкаларга да нинди дә булса тәҗрибә, гыйбрәт булыр. Бөтен барлыгымны аларга багышлаганда, дөньядан артта каласың, чык инде өйдән, дип, гел тәнкыйтьләп тордылар үзләре. Ә хәзерге, үзгәргән «мин» аларга ошамый, хәтта үпкәлиләр.
65 яшемдә компьютерда эшләргә өйрәндем. Хәзер миңа 67 һәм, ниһаять, үземне чын-чынлап тере хис итәм. Сәер инде, әйеме? Шул гомер яшә дә, тере, имеш. Чынлыкта да шулай. Чөнки мин хәзер кем өчендер түгел, ә үзем өчен, үз тормышымны яшим.
Язмышымда үзгәрешләр ике ел элек башланды. Ни кызганыч, иремне җирләдем, урыны оҗмахта булсын. Балалар үсеп таралышкан, оныклар яшүсмер яшенә җитте. Өч бүлмәле фатирда берьялгызым калдым һәм күпмедер вакыт бик күңелсезләнеп, моңсу уйларга батып яшәгәннән соң, бу халәтнең яхшы якларын табарга булдым. Таптым һәм аңладым: мин ирекле. Үз гомеремдә беренче тапкыр – ирекле!
Кияүгә чыгып, 40 ел – ашарга әзерләү, җыю-юу, ирем турында кайгырту. Балалар аякка басканчы 20 ел – шулар ук, әмма икеләтә күләмдә. Аннары оныклар булды һәм мин кабат: алар белән утырырга, бакчадан алырга, ашатырга, йоклатырга һ.б. кирәк булдым. Минем бөтен яшәешем – башка кешеләргә хезмәт күрсәтүдән тора. Әйтмим, бу бөтен хатын-кызларда, диярлек, шулай.
Ирем китте... Оныклар үсте, аларга инде 13-15 яшь, «нянька» кирәкми. Балалар үз гаиләләре белән яши. Кинәт минем беркемгә дә кирәгем калмады. Беренче айларда бик куркыныч булды. Бушлык, ялгызлык, алга таба ничек яшәргә кирәклеген аңламау. Гомерем буе кемнеңдер кеме булып яшәдем: кемнеңдер хатыны, кемнеңдер әнисе, кемнеңдер дәү әнисе. Ә үзем генә кем соң мин?
Күршем Люда мине пенсионерлар өчен компьютерлар курсына чакырды. Башта теләмәдем: бу яшьтә ниемә кирәк ул техника миңа? Шул, ялгызлыктан туеп, килештем. Кем әйтмешли, за компанию бардым. Һәм беләсезме нәрсә? Миңа ошады!
Мин әле нинди дә булса яңалык үзләштерергә өметсез карчык түгел икәнмен. Әкрен, әллә ничәшәр тапкыр сорый-сорый, дәфтәремә яза-яза, әмма өйрәндем! Ярты елдан социаль челтәрләрдә теркәлдем. Бер елдан онлайн-кибетләрдән әйберләр ала белә башладым. Бик җайлы, мин сезгә әйтим! Авыр сумкалар күтәреп йөрисе юк, кирәкле продуктларны китереп бирәләр. Күңелем теләгән кино-театрларны, тәмләп чәйләр эчә-эчә, шуннан гына карыйм.
Бәйләргә, төрле әйберләр ясарга өйрәтә торган төркемнәргә язылдым, үз яшем тирәсендәге бик күп яңа дуслар таптым. Үз вакытымны үземә багышлавымнан тәм табарга өйрәндем. Соңрак ята, соңрак тора башладым. Бер башыма әллә ниләр пешереп тә маташмыйм хәзер. Өемне дә атнага бер генә җыям, туздыручы да юк. Мин, ниһаять, яши башладым. Кемгә дә булса хезмәт күрсәтеп, кайгыртып, кырыкка ярылыр дәрәҗәгә җитеп, арып-алҗып түгел. 67 яшемдә үземне кеше дип хис иттем, ә көнкүреш хезмәте күрсәтүче прибор итеп түгел.
Әмма балалар һәм оныклар моны үзләрен рәнҗетү буларак кабул итте. Бер көнне кызым: «Әни, без әбидкә сиңа кереп чыгабыз», – дип шалтыратты. Элек мин шунда ук сикереп торып, ашын, кәтлитен, камырын пешерергә тотыныр идем. Ә бу юлы: «Ярар, керегез. Тик минем сезне сыйларлык әллә нием юк, чәй эчерә алам», – дидем. Чынлап пешермәдем. Алар килеп җиткәндә компьютерда сәламәтлек буенча онлайн-лекция тыңлап утыра идем. Кияү белән кызым үзара бик мәгънәле карашып алдылар, әнинең башы китә башлаган, диделәр бугай. Үпкәле тавыш белән сораулары күп булды, сәламәтлегем турын да да кызыксындылар. Безгә үпкәләдеңме әллә, дип тә сорадылар.
Чәйләр эчеп, бераз сөйләшеп утырганнан соң, чыгып киткәч үк, кызым улыма шалтыраткан. Иртәгәсен борчулы кыяфәт белән улым килеп керде.
– Әни, сеңлем сине үзен сәер тота, көне-төне компьютерда утыра, ашарына да пешерми, диде. Син бит дәү әни, ә алар оныкларын төрле тәмлүшкәләр пешереп сыйларга тиеш, – диде улым, шаяртырга тырышып. – Әни, әти үлгәнгә ике ел узды, син әле дә шул кайгыдан чыга алмыйсыңмы, кыенмы? Бәлки табибка күренербез?
– Улым, миңа бернинди дә табиб кирәкми. Гомеремдә беренче тапкыр миңа рәхәт. Мин үзем өчен яшим, үземә кызыклы нәрсәләр белән шөгыльләнәм. Ә оныкларны пироглар белән сыйларга тиеш, дип, кем язган закон ул? Мин аларга да, сезгә дә шушы яшегезгә кадәр бирә алган бөтен нәрсәмне бирдем: тәмле ризыкларымны да, кайгыртуымны да, чиксез яратуымны да. Чөнки башкача яшәп була икәнен белми дә идем, чөнки әни һәм хатын кеше шулай башкаларга хезмәт итәргә тиеш дигән тәрбия алып, шуны күреп үстем. Миңа 67 яшь һәм гомерем буе кемгәдер рәхәт, уңайлы булсын өчен яшәдем, эшләдем. Үземнең дә кеше икәнемне, үземнең дә яшәргә лаек икәнемне онытып гомер иттем. Мин үлгәнче башкаларга хезмәт итәргә тиешме? Ә кайчан яшәргә тиешмен? Теге дөньядамы?
Шуннан соң балалар минем яныма сирәкләделәр. Мондый бәрелешләр бик күп булды әле. Кызым да мине оялтырга тырышты:
– Син бит әни, дәү әни! Без синең гаиләң һәм безнең турында кайгырту синең бурыч! – диде берсендә.
– Әтиең белән сезне аякка бастырдык. Мин җитмешкә җитеп киләм, сезнең алда нинди бурычым бар минем? – дип, күзләренә карадым. – Кайчан килерләр икән дип, плитә яныннан китмичә ашарга пешереп торырга тиешме мин? Ә сезнең үзегезгә минем ярдәм кирәк булганда гына яныма килүегез сәер түгелме? Болай гына, сөйләшеп утырырга, минем тормышым белән кызыксынып беркайчан да килгәнегез юк.
– Без кызыксынабыз...
– Юк. Сез, хәлең ничек, дип сорыйсыз, ә җавабын тыңлап та тормыйсыз. Чөнки сезгә кызык түгел. Сезгә әкияттәге, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, барысын да аңлый торган дәү әни кирәк. Ә ул әбинең үз хисләре, теләкләре, уйлары, планнары сезне дулкынландырмый…
Кызым миңа тагын үпкәләде. Мин әлеге балалар һәм үзе өчен яши башлаган әбиләр мөнәсәбәтләре турында сораштырып интернетта яздым. Беләсезме миндәйләр күпме икән? Дөнья! Ә мин инде үземне генә шундый «юньсез» дип уйлаган идем. Балаларга да шулай дидем. «Мине хәзергене кабул итәргә өйрәнегез, сезнең башыгыздагы идеаль дәү әни ролен уйнау өчен, инде әз генә калган гомеремне корбан итмәячәкмен, – дидем. – Мин сезне бик тә яратам, әгәр дә бик җитди сәбәпләр туып, сезнең өчен бөтен канымны, яшәү көчемне бирү алдында калсам – ике дә уйламый бирәчәкмен. Әмма хезмәтчегез булмаячакмын, гафу».
Белмим, аңларлармы кайчан да булса мине. Әмма мин иң мөһимен аңладым: инде 67 яшемә җитеп минем дә үзем өчен яшәргә хокукым бардыр. Башкалар өчен алтмыш ел яшәдем. Калган вакыт – минеке.
Менә шундый хәлләр. Мине тәнкыйтьләүчеләр, аңлаучыларга караганда, күбрәк булачагын беләм. Чөнки, безнең хатын-кызларны башкаларга уңайлылык тудыручы хезмәтче итеп, канына сеңдереп тәрбиялиләр. Һәм минем кебек картаймышлы көнендә «тәртәгә тибүчеләрне» акылдан язганга саныйлар. Минем бу адымны ясарга үземнең дә котым очты башта һәм, ышаныгыз, бик зур батырлык та кирәк әле. Һәркемгә үз юлын матур итеп яшәүләрен телим. «Не судите, не судимы будете!»
Яшел Үзәндә яшәүче райондашыгыз дип белерсез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Афәрин!
0
0