Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Холыксыз ул әле акылсыз түгел (редакциягә килгән хат)

Беркөнне абый белән апа үпкәләшкәннәр дә, апа имчәк баласын алып, әтиләренә кайтып киткән. Өйләрендә калган 3-5-6 яшьлек балаларын карарга миңа куштылар. Алар миңа гына канәгать булмыйча, «әннә», «әни» дип елашалар гына бит. Ике-өч көн үтте, апа кайтмый. Абыйның да барып алырга исәбендә дә юк...

Газетаның алдагы саннарының берсендә безнең заманда авылның йөкле хатыннары ничек итеп бала табулары хакында язган идем. Мәкаләмне «Яшел Үзән»дә күргәч, күңелем үсеп китте. Без яшь чакта кызларның ничек гади генә итеп кияүгә чыгулары турында да язарга булдым. Ул «ябешеп чыгу» дип атала иде.

Элек кызлар клубка йөрми иде. Чөнки ир-атлар җыела торган урын дип саныйлар, ә барган кызларны гаеплиләр, шуңа да алар аулак өй уеннарында гына егетләр белән очрашып, таныша иде. Бер-берсен ошатсалар, озакка сузмыйча, вәгъдәләшеп, өйләнешәләр дә.

Караңгы төшкәч, егет кызны алып китә дә, кияүнең әтисе кәләшнең әти-әнисе янына барып: «Кызыгыз бездә, әйдәгез, никах мәҗлесенә», – дип чакыра. Никах инде ул – сез ир белән хатын һәм озак еллар тигезлектә яшәргә дигән гарантия. Аннары туган-тумачаларны җыеп Коръән укыйлар. Монысы ак туй була, ә кичен яшьләрнең җыелып күңел ачуы – кызыл туй. Язылышулар, аерылышулар юк. Бала тугач, әтисе сабыен яздырганда, онытмаса, хатынын да өстәп куя. Шуның белән шул.

Хәзер яшьләр арасында ирем холыксыз булды, аерылыштык, дип мактанучылар бар. Үзеңнеке булгач, җитешсез яклары белән дә яратырга кирәк бит инде, югыйсә. Холыксыз әле ул акылсыз дигән сүз түгел, аерылышуга сәбәп тә була алмый. Алар тиз кызып китүчән генә. Андыйларга яраклаша белергә генә өйрәнәсе. Чынлыкта андый кешеләр намуслы, ярдәмчел, ышанычлы. Ялганлый, ике йөзле була белмәүләре аркасында усал булып күренәләр. Ә Рабит ага Батулла үзенең бер китабында, усал чырайлы усал куркыныч түгел, ә вәт елмаеп торган усал бик хәтәр, дип язган иде. Ул белмичә язмас.

Минем иптәшем дә холыксыз, үзе бәясен белә, һәрчак дөрес була иде. Мин үзем дә холыксызлар семьясында үскән, аңа яраклашырга авыр булмады. Ул гадәт минем үземдә дә чагылыш тапкандыр күрәсең. «Ну и характер, непредсказуемый», – дип еш әйтә торган иде, мәрхүм. Нурулла белән тигезлектә дүрт бала үстереп, үрнәк гаилә булып 50 ел гына яшәп калырга туры килде. Урыны җәннәттә булсын, рәхмәт яугыры. Хәзерге вакытта 14 оныгыбыз, 30 оныкчыгыбыз үсеп килә. Аллаһ Тәгалә бәхетләрен арттырсын.

Безнең әни бик зыялы гаиләдә үскән булса да, әткәйнең җаена торып, бишебезне дә ата-ана тигезлегендә үстергән өчен бик рәхмәтлебез. Киленнәребезгә дә туганнарымны хөрмәтләп яшәгәннәре өчен рәхмәтләремне әйтә торам. «Туганым, син бит үзең бик сабыр гаиләдә үскән. Абыйны җайлап, гомере буе ап-ак оекбаштан, ап-ак күлмәктән йөрттең. Балаларны тигезлектә үстердегез, Аллаһка шөкер. Әле мәчет салу кебек изге эшләр башкарганда терәге булдың». Ә үзең ничек кайта-китә уены уйнамадың, дигәненә: «Ул уен белән уйнарга ярамаган хәтәр уен икәнен, абыемның тормышта булган очракны күреп, белеп үстем», – дидем. Беркөнне абый белән апа үпкәләшкәннәр дә, апа имчәк баласын алып, әтиләренә кайтып киткән. Өйләрендә калган 3-5-6 яшьлек балаларын карарга миңа куштылар.

Алар миңа гына канәгать булмыйча, «әннә», «әни» дип елашалар гына бит. Ике-өч көн үтте, апа кайтмый. Абыйның да барып алырга исәбендә дә юк. Атна узды. Хәзер абыйга балаларыңның әниләрен алып кайт, дип ялынабыз, тыңламый. «Үзе киткән, үзе кайтыр. Ир-ат ялынып яшәгән тормыш – тормыш түгел, кайтмаса, кирәге дә юк», – дип әйтеп, котыбызны очырды. Әле ярый, озак тормый, кулындагы баласын күтәреп: «Монысы да «әттә» дип аптырата бит», – сүзләре белән баласын әрләгән булып, апа үзе кайтып керде! Шуннан алар тынычлап, үзебез рәхәтләнеп яшәп калдык, Аллаһка шөкер.

Кызлар, егетләр яратып, бик акыллы кыз, дип өйләнә. Алга таба да, акыллы хатыннар булып, ирләрегезнең хыялын аклап, эшегезгә яратып бара, өегезгә шатланып кайта торган тигез гомер корыгыз. Барыгызга да бәхет телим.
 

Оркыя Бикмуллина,
Васильево.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев