Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Хирургиядә эшләү «күңелле» (редакциягә килгән хат)

Бервакыт ике метрга якын буйлы, бер ярым центнер авырлыктагы башы ярылган амбалны китерделәр. Нейрохирург килеп, диагноз кую өчен аны сораштыра, тикшерә башлады (медицина телендә ул «анамнез җыю» дип атала): процесс барышында неврологик чүкеч белән күзләре каршында йөртә, тезләренә һәм беләкләренә суккалый. Белмим инде, теге амбалның ватык башына нинди уйлар кергәндер, бу врачка ташланды һәм...

…Кызлар, сезгә шалтыратып, бер кызык сөйләргә булдым әле. Аны минем бөтен таныш-белешләрем белә инде, бәлки газетага бастырырсыз, көлсеннәр әле райондашлар да. Алайса гел моңсу хатлар гына язып яталар.

Мин сигезенче классны тәмамлагач, үзебезнең Зеленодольск медучилищесына керәсем килмәде, киттем Казанга. Башкалага йөреп укып, шәфкать туташы дипломына ия булдым һәм шунда больницага урнаштым. Узган гасырның (әстәгыфируЛлаһ, үземне динозаврлар заманы кешесе итеп тоеп куйдым) 80нче елларында хирургия бүлегенең «приемный покой»ында шәфкать туташы булып эшләдем. Бик «күңелле» анда, кемнәрне генә алып килмиләр дә, кемнәр генә (йөри алса) үз аяклары белән килеп керми. Бервакыт ике метрга якын буйлы, бер ярым центнер авырлыктагы башы ярылган амбалны китерделәр. Нейрохирург килеп, диагноз кую өчен аны сораштыра, тикшерә башлады (медицина телендә ул «анамнез җыю» дип атала): процесс барышында неврологик чүкеч белән күзләре каршында йөртә, тезләренә һәм беләкләренә суккалый. Белмим инде, теге амбалның ватык башына нинди уйлар кергәндер, бу врачка ташланды һәм идәнгә егып салып, өстенә менеп ятты, аның астыннан бичара хирургыбызның аяклары гына тырпаеп калды.

Минем котым ботыма төште дию – ул чактагы куркуымның бер чеметемен генә тасвирлар, мөгаен. Ул елларда бернинди дә «охрана»лар юк иде әле, ә мин 50 килолы кычыткан чыпчыгы нишли алам?! Тиз генә хирургия бүлегенә шалтыратып «безнекеләрне кыйныйлар», дип кычкырдым. Һәм врачлар дүртенче каттан йөгерешеп килгәнче, амбал янына килеп, бар көчемә аягыннан сөйрәдем. Теге тартылып куйды да тынды. Ә ботинкалы аягы ыштан балагыннан шуып чыгып, минем кулымда калды. Ни үле, ни тере килеш басып торам, карашымны түбән төшереп, кулыма карарга куркам. Хирурглар йөгерешеп килде һәм: «Ни кыланасыз монда?» – дигән сорауларына:

– Мин бу мужикның аягын өзеп алдым, – дигән җавап ишеттеләр.

Көлешә-көлешә мине шок хәленнән ничек кирәк алай чыгардылар. Теге ирне «обезьянник»ка яптылар, нейрохирургыбыз больничныйга чыкты, ә мине ике сәгать тынычландыргыч чәй белән сыйладылар. Амбалның бер аягы тездән югары протез булып чыкты.
Шуннан соң, әгәр дә нинди дә булса пациент тәртип боза башласа, хирурглар андыйларны минем белән куркыта башлады:

– Син монда бик тузынма яме, алайса хәзер Наиләне чакырабыз, ул сине җәлт тынычландырыр – момент аягыңны өзеп ала! – дип шаярта иделәр.

И, кызык та чаклар булган инде. Ул больницада үзенә бер төрле дөнья. Ниләр генә булмый, нинди генә кешеләр кереп ятмый, кемнәр белән генә танышмыйсың... Ул заманнарда хәзерге кебек әллә нинди приборлар, аппаратлар, җайланмалар һәм мөмкинлекләр булмаса да, врачлар бик грамотный иде. Шул, хәзерге заман күзлегеннән караганда, бик гади нәрсәләр белән дә әллә нинди өметсез авыруларны аякка бастырып, дәвалап чыгаралар иде.

Ә мин әле шул хәлдән соң шактый куркып йөрдем. Килгән пациентларның иң элек аякларына карый идем, әллә ничек кагылып китсәм, өзелеп төшмиме, янәсе. Кемгәдер көлке... Больницаларда, бигрәк тә хирургия бүлегендә, шундый шаккаткыч очраклар көн саен диярлек булып тора инде ул. Менә мин хәзер лаеклы ялда, искә алып сөйләрлек нәрсәләр бик күп. Кызыклары да, кызганычлары да бар. Әллә ничек җай чыкса, бәлки тагын шалтыратырмын әле.

Сәлам белән, Наилә С. булам.
Яшел Үзән

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев