Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Хикмәт милләттә түгел, ә КЕШЕ булуда (редакциягә килгән хат)

Безнең гаиләдә ул яктан тәрбия катгый булды: «Башка милләт егетләре белән аралашасы түгел, мәңге бәхиллегебез юк!» Бетте-китте. Бу безнең гаиләдә генә шулай булмаган инде күрәсең, авыл беләндер. Югыйсә, хет бер генә булса да катнаш никах булыр иде. Булган ул. Авыл тарихында бердәнбер. Рәхимулла бабай белән Наҗия аптый...

Фото: ясалма интеллект

Мин Яшел Үзәнгә башка районнан, авылыбызда бер генә башка милләт кешесе дә яшәмәгән, егетләре чит милләттән хатын алмаган, кызлары кияүгә чыкмаган чепчи татар авылыннан 1986 елда килен булып килдем. Һәм мондагы катнаш никахларның күплегенә шаклар каткан идем.

Безнең гаиләдә ул яктан тәрбия катгый булды: «Башка милләт егетләре белән аралашасы түгел, мәңге бәхиллегебез юк!» Бетте-китте. Бу безнең гаиләдә генә шулай булмаган инде күрәсең, авыл беләндер. Югыйсә, хет бер генә булса да катнаш никах булыр иде.

Булган ул. Авыл тарихында бердәнбер. Рәхимулла бабай белән Наҗия аптый (урыннары оҗмахта булсын) мин кечкенә чакта ук картлар иде инде. Наҗия апа күрше урыс авылы кызы Надежда булган. Татар егетенә кияүгә чыккач ук исемен алыштырып, ислам диненә күчкән. Элек шулай катгый тәртип булган. Яратасың икән, динеңне дә иреңнекен кабул итәсең! Ә безнең заманнарда андый мәҗбүриләү юк иде инде. Әйтәм бит, миңа – 20 яшьлек татар кызына бик сәер күренеш иде безнең милләт кызларының урыс егетләренә тормышка чыгулары. Ничек әти-әнисе риза икән моңа, дип, аптырый идем. Минеке булсааа... Бәреп үтерер иде. 

Әмма яши-яши катнаш никахлар минем өчен дә гадәти нәрсәгә әйләнде. Мин гаиләдәге олы малай хатыны. Миннән соң ике килендәшем бар: берсе – чуваш, берсе – мари. Каенсеңлем, бөтенләй, университетта укыганда төреккә чыкты, хәзер гаиләсе белән Төркиядә яши. Менә шундый күпмилләтле гаиләдә гомер итеп ятыш. Аллаһ Тәгалә әйтте бугай, менә шулай да була ул, күр, җаныкаем, дип.

Ике каенэнекәш тә каршылыксыз гына өйләнмәделәр, әлбәттә. Өйдә, каенатам белән олы абыйлары – минем ирем, ничек кенә «пешекләде» әле тегеләрне, миләрен бик яхшы юдылар. Тик, файдасыз. Эш ташлашудан узган иде инде икесенең дә. Бәлки, әти белән әнинең каршы булачакларын белеп-аңлап шулай эшләгәннәрдер. Ә кызларына бер сүз дә әйтмәделәр, бер диндә булгач, никахларына каршы төшмәделәр. Ничек яшисез, дисезме? ӘлхәмдүлилЛәһ! Килендәшләрем татар булса, мөгаен болай дус та булмас идек, дип уйлыйм. Икесе дә бик әйбәтләр, ачыклар, уңганнар, тырышлар. Бертуганнар да болай якын түгелдер, билләһи менә. Без, зурлар үзара гел аралашып торганга, балаларыбыз да бер-беренә бертуганнардай мөнәсәбәттә, күзләр генә тимәсен.

Бер яктан, килендәшләремә сокланам да, хөрмәт тә итәм. Үзем алар урынында булсам, нишләр идем икән, диеп уйланган вакытларым да юк түгел. Чөнки, һәркемгә үз дине, үз милләте якын һәм кадерле бит ул. Ә алар сабырлар. Безнең барыбызның да балаларына исемнәрне каенатам белән каенанам кушты. Менә шундый тәртип. Өч улларының да балаларында (һәммәбез дә икешәр) менә дигән матур, татар исемнәре. Ә кызларыныкына тыгылмадылар беркайчан да. «Син килен булып барган гаиләдә нинди тәртип, шулай булырга тиеш. Үзең сайлаган язмыш», – диделәр. Аларның бер уллары һәм ике кызларында да төрек исемнәре. Бик матурлар. Бер үк төрки халык бит инде без барыбер, телгә ятышлы, безгә охшаш.

Аннары, оныклар барысы да кечкенәдән үк ислам диненә якынрак итеп тәрбияләнде. Өйдә, бәлки ике килендәшем дә үз диннәре турында да сөйләгәннәрдер, белмим. Әмма ир балалар гает намазларына мәчеткә йөри, кызларның да берсенең дә чиркәүгә барганнарын белмим. Каенанам белән каенатамның зур һәм күпмилләтле гаиләдә, шәһәрдә яшәп тә милли тәртип булдырганнарына, улларына ул яктан таләпчән булганнарына сокланам. Әмма алар беркайчан да башка милләт киленнәренә кырын карамады. Аларга да татарчалатып «кызым» дип дәштеләр. Бик акыллы, зирәк кешеләр иде, урыннары оҗмахта булсын. Барлык зур бәйрәмнәрдә һәрвакыт төп йортка җыелдык (алар үз өйләре белән торды), шау-гөр, мәш килә идек. Барыбызда да берсеннән берсе кечкенә балалар, и рәхәт чаклар! Хәзер инде балаларның оныкларыбыз белән килүләрен үзебез көтеп торабыз. Бу гомернең узулары…

Тагын бер нәрсәне онытканмын икән әле, ике килендәшем дә, каенана белән каенатага авыз тутырып татарча «әти-әни» дип эндәште. Такы-токы булса да мари килендәш тә татарчаны әзрәк сукалаштырырга өйрәнде, ә чуваш килендәшем кияүгә чыкканда ук әзрәк белә иде. Алардан ерак түгел татар авылы бар икән, шундагы балалар белән аралашып үскәннәр.

Без барыбыз да пенсия яшендә инде хәзер, әмма элеккечә үк йөрешәбез, бик еш күрешәбез. Газетада бер хат басылган иде, әти белән әни үлгәч, туганнар арасы суынды, дип. Без дә, Аллаһка шөкер, андый нәрсә юк. Хәтта, киресенчәдер әле, тагын да якынаймадыкмы икән. Килендәшләрем башка дин кешеләре булсалар да, беркайчан да дини бәйрәмнәрне аерып карамадылар. Үзләренекен дә кимсетмиләр, безнекен дә хөрмәтлиләр. Өйләрендә, муллалар чакырып, ашлар да уздыралар. Гаиләләрендә дә аңлашып яшиләр.

Яшел Үзәндә, игътибар итсәң, катнаш никахлар бик күп. Үзбәк, таджик, әзербайдҗан, әрмәннәр безнең татар һәм рус кызларына өйләнеп яши. Андыйларны үзем беләм һәм начар гомер итәләр, димәс идем. Алайга китсә, ире дә, хатыны да бер милләттән булганнарның да төрлесе бар. Хәзер инде заманалар башка, бүгенге яшьләр катнаш никахларга бик җиңел карый, безнең вакыттагы кебек түгел. Иң мөһиме, безнең шикелле дус-тату, бер-берсен хөрмәтләп яшәсеннәр, менә шул.

Әлеге хатны катнаш никахларга өндәү итеп кабул итә күрмәгез, зинһар. Минем бары тик үземнең кичерешләрем, язмышның сиңа тормышның төрле якларын күрсәтүе турында язасым килгән иде. Хат башында әйткәнемчә, мин катнаш никахлардан уттан курыккандай курка идем һәм тормыш миңа нәкъ шул ягын күрсәтте. Яшь чагымда андыйларны тәнкыйтьләп, гаеп итеп сөйләгән чакларым да булды, чөнки шундый карашлы мохиттә үстем. Ә баксаң, менә ничек икән. Эш милләттә дә, төрлелектә дә түгел, ә кешенең яхшы яки яман булуында.

Шәһәребездә төрле милләт, төрле халык яши. Дус яшибез бит! Беркайда да ачыктан-ачык дошман күреп, әрләшеп-талашып йөргәннәрен күргәнем юк. Алга таба да шулай булсын! 9 Май – Бөек Җиңү көне җитә һәм ул җиңүне дә элекке илебезнең күпмилләтле халкы дус бердәм рәвештә дошманнарга каршы күтәрелгәнгә генә яуланган бит. Татулыкка ни җитә! Тыныч илебездә, оныкларыбызның бәхетле киләчәгенә ышаныч белән яшисе иде.

Башка районда туып үссәм дә, Яшел Үзәнгә килен булып килүемә 40 ел, шуңа яраткан газетабызны укучыларга хокуклы рәвештә «райондашларым» дип әйтәм һәм һәркемгә шатлыклы гомерләр теләп калам.

Сания Әхмәтҗанова. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев