Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

«Хатын хыянәтен татыган кеше мин» (киңәш кирәк)

Исәнмесез, мин гади авыл кешесе, пенсия яшендә. Ялгызым яшим әлегә. Торыр җирем дә, көчем дә бар. Хатын хыянәтен татыган кеше мин. Яшь чакта авылдан армиягә алдылар. Көтәм дип вәгъдә биреп калган кызым, мин кайтырга өч ай калгач, кияүгә чыкты. Вәгъдәсендә тора алмады. Аннары армиядән кайткач...

Исәнмесез, мин гади авыл кешесе, пенсия яшендә. Ялгызым яшим әлегә. Торыр җирем дә, көчем дә бар. Хатын хыянәтен татыган кеше мин. Яшь чакта авылдан армиягә алдылар. Көтәм дип вәгъдә биреп калган кызым, мин кайтырга өч ай калгач, кияүгә чыкты. Вәгъдәсендә тора алмады. Аннары армиядән кайткач, 25 яшемдә мин дә өйләндем, хатыным белән матур гына тормыш корып җибәрдек, ике кызыбыз туды.
Күп еллардан соң миңа чит җирләргә китеп эшләргә туры килде, сирәк кенә кайтып акча калдырып китә идем. Акчасы шәп чыккач, ул эшне ташлыйсым килмәде, өч ел эшләдем анда, матур планнар белән яшәдем, көттем. Шулай бер кайтуымда беленде: хатыным миңа әйтмичә генә ике мәртәбә ял йортына барып кайткан икән! Мин интегеп тапкан акчага. Сөяркәсенең хатын үзем укыдым. Билгеле, без аерылыштык. Бар әйберне аларга калдырып, чыгып киттем. Үземдә машина гына калды.

Ялгыз яшәдем. Берничә ел элек, шәһәргә базарда ит сатырга баргач бер хатын белән танышкан идем. Бер-беребезне аңлаштык, очраштык. Чынлап та, мәхәббәт, сөю тойгылары кабат уянды дип әйтимме, җирдә үземне бик бәхетле итеп тоеп йөрдем. Инде хыялларым әллә нинди иде. Бу ханым миңа кияүгә чыгарга ризалыгын бирде, никах укытырга җыенган идек. Мин инде куанып, шатланып, карт көнемдә үземә пар кешемне таптым дип, матур уй-хисләрдә йөргәндә, ханым үзенең гадәтен күрсәтте. Күлләре, урманнары, гомумән, табигате белән бай авыл җирендә минем менә дигән йортым бар. Ләкин аның минем якка барасы килми икән. “Авыл җире килешми миңа. Үзең безгә кил, шәһәрдә фатир “снимать” итеп торырбыз, анда минем балаларым, туган ягым”, – ди.

Мин инде, әлбәттә, үз сүземне әйттем. Син бит хатын-кыз, кияүгә чыккач, ир йортына барырга тиешсең, мин ничек әти-әни йортын ташлап китим дидем. “Әгәр сезгә килсәм, миңа “чүпрәк”, “мәхлүк” дип караячаклар”, – дидем. Ничек инде үзеңнең йортың була торып, кеше фатирына акча түләп торып була? Авыл җирендә булса, ярар иде әле. Ир кешегә хатын-кыз ягына күчү, яисә йортка керү – ул килешә торган нәрсә түгел бит, хурлык дәрәҗәсендәге әйбер. Әле миңа кияүгә дә чыкмаган шушы ханымга язмыш дилбегәсен тоттырырга тиешме мин? Бәлки ялгышамдыр?

Язмышлар

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үзеңә насыйп булган ярны табырсың әле, ин шәә Аллаһ. Баш тартып, дөрес эшләгәнсең, дип уйлыйм. Ә ул хатын башта йортыңнан баш тартса, аннары үзеңне дә санга сукмый башлый. Йортыңны сатыйк дип әйтүе дә ихтимал...