Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Ватанпәрвәр бабама хат

Болганчык, авыр сугыш елларын күргән бабам бит син минем! Гомереңнең күп еллары тимер рәшәткәләр артында узган. Өч тапкыр... Бер кеше язмышына күп түгелме соң бу? Cынауларны узу җиңел булмагандыр. Шулай да син туган илеңә тугры булып кала алгансың. Күпме газап күреп тә, ничек ватанпәрвәрлекне саклап калып була икән ул?!

30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне иде.

Исәнме, Солтан бабам! Менә сиңа хат язарга утыр­дым әле. Үзеңне күргәнем булмаса да, синең белән сөйләшәсем килеп китте.

Болганчык, авыр сугыш елларын күргән бабам бит син минем! Гомереңнең күп еллары тимер рәшәткәләр артында узган. Өч тапкыр... Бер кеше язмышына күп түгелме соң бу? Cынауларны узу җиңел булмагандыр. Шулай да син туган илеңә тугры булып кала алгансың. Күпме газап күреп тә, ничек ватанпәрвәрлекне саклап калып була икән ул?!

Гаҗәпләнәм сиңа, бабам, шул ук вакытта сокланам һәм горурланам. Каян беләсең син минем турында дип аптырама, дәү әни, әти миңа сөйли һәм без сине бик еш искә алабыз, сорауларга җавап эзлибез. Ни өчен мөлкәтеңнән, йорт-җиреңнән мәхрүм итеп, гаиләң белән Магнитогорск якларына сөрелдең, нинди «гаепләрең» булды икән? Сораулар бик күп... Әтиең, минем бабам – Шәмсемөхәммәт дин әһеле булган, «гаебең» шул булгандыр инде. Тормыш итү өчен шартлары булмаган төнь­як төбәкләре үзенекен иткән. Хатының, балаларың – Хатимә һәм Шамилне шул якларда калдырып кайту үзәкләреңне өзгәндер. Кеше язмышы... Адәм баласы тормыш авырлыкларын узарга, җан газапларын күтәрергә мәҗбүр. Әле ярый үзең туган илгә исән-сау кайткансың, Зәкия әби белән гаилә коргансың. Ләкин бу тыныч тормыш озакка бармаган шул…

1941 елда сугыш башлана. Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ничә яшь булган әле, бабам, сиңа ул вакытта? Утыз ике яшь, шулай бит. Билгеле инде, син Ватаныбызны саклау­дан читтә кала алмагансың. 1943 елда фронтка киткәнсең. Син дә бик күп солдатлар кебек, туган илеңдә тыныч яшәү теләге белән хыяллангансыңдыр. Сынаулар дәвам иткән. Фашистлар чолганышында калып, әсирлеккә эләгү... Сугыш беткәч, янә Чиләбе өлкәсе Коркино шәһәре лагеренда утыру... Сугышның кырыслыгы, рәхимсезлекнең котылгысыз булуы һәркемгә аңлашыла кебек тә. Юк шул. Әсирлектә булганнарга ышанып бетмәгәннәр. Үзенең бурычын үтәгәндә әсирлеккә эләккән кешеләрне хыя­нәтче дип санау гадел микән? Юк! Һич тә юк. Бабам, син хыянәтче түгел. Яраланып, аңын югалтып, әсирлеккә эләккән кеше ничек хыянәтче булсын?! Әсирләрнең күбесе туган ягын, гаиләсен сагынып яши. 1945 елның 8 февралендә тугыз иптәше белән немецларның «Хейнкель-111» самолетына утырып әсирлектән качкан Михаил Девятаев исеме бөтен дөньяга билгеле. Шулай булса да, аны да кочак җәеп каршы алмаганнар.

...Син дә кайткансың туган илгә, бабам. Ничекләр генә исән-сау калдың икән син?! «Солтан әтием үз илендә олтан булырга кайткан», – дип искә ала дәү әнием. Ничек кайткансың, нинди юллар белән... без аларын белеп бетермибез. Үзең исән булсаң, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләр идең дә бит.

«Тән ярасы бер төзәлә, күңел ярасы гына төзәлми», – дип әйтәләр. Күңелең яралы булмаса, Магнитогорск якларында ятып калган балаларың истәлегенә яңа туган сабыйларыңны алар исемнәре белән атар идеңме соң?! Рәхмәт сиңа, бабам, аларның берсе минем дәү әнием – Хәтимә. Эх, исән булсаң, рәхәтләнеп сөйләшеп утырыр идек тә бит. Дәү әни дә барысын да сорашып бетерә алмаган шул, ә әти өч яшьтә генә калган. Шундый авыр сынауларны җиңеп чыксаң да, гомерең озын булмый. 30 октябрьдә, дус­тыңны соңгы юлга озатып кайтканда, сез утырган трактор ава, вафат булганда сиңа бары 61 яшь кенә була.

Ел артыннан ел узып, тарих битләре языла. Тиздән Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Сәламәтлегегез, гомерегез бәрабәренә килгән җиңү ул. Их, кайтарырга иде сине. Бергәләп бәйрәмгә барыр идек, син, дәү әни, әти, әни, мин һәйкәлгә чәчәкләр салыр идек. Юк шул, гомер уза, ә сугыш дәһшәтен күрүче ветераннарыбыз саны елдан-ел кими. Әмма сез безнең күңелләрдә. 1991 елдан бирле, нәкъ син вафат булган көн, 30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу, хәтердә яңарту көне булып санала. Соңгы елларың узган Теләче ра­йоны Айдар авылында реп­рессия корбаннарына мемориал такта куелды. Анда синең исемең дә бар. Менә шулай бабам, сез хәтердә! Мең-мең рәхмәт сезгә! Фикеремне татар халкының олы язучысы Т.Миңнуллин сүзләре белән раслыйм. «Безнең буынның хәтере үткәннәрне саклый... Монда бабамнарның рухы яши әле. Ул рух җиребезгә тир булып та, кан булып та сеңгән», – ди ул. Әле хәтер күңелгә җылылык та бирә. Менә сиңа хат язгач, рәхәт булып китте, үзең белән сөйләшкәндәй, күп сорау­ларга жавап тапкандай булдым. Миңа калса, туган илен, гаиләсен яраткан кеше генә көч җитмәстәй авырлыкларны җиңә, ватанпәрвәр булып кала ала.
 

Камилә Галәвиева,
А.С. Пушкин исемендәге 9нчы лицейның 10нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев