Үпкәләдем (тормыштан)
Олыгайган көнемдә туганнар өчен артык кашык булып калырмын дигән уй башыма да кергәне булмады. Мин әдәп саклап, яшьләрне артык борчымыйм дип яшәгән арада, бөтенләй кирәксезгә әйләнеп калганмын. Ә төптән уйласаң, Фәрит белән икебезнең дә әниләр күптән вафат. Аның өчен өлкәннәрдән мин иң якын туганы...
Фото: ясалма интеллект
Шундый нык үпкәләдем. Башка берәү булса, «рәнҗедем» дип сөйләр иде. Туганнарыңа ачу тотарга, рәнҗергә ярамый бит, әмма йөрәккә боерып булмый икән лә ул. Дөресен әйткәндә, элек, дусларым, танышларым арасында «ашка дәшмәделәр», «юбилей уздырганнар – чакырмадылар» дип сөйләгән кешегә гел аптырый идем... Тапкансыз сүз итәр сәбәп, дип ачуланырга да күп сорап тормадым. «Бармаган да булыр идем, мин ул ризыкка калмаган», – дигән сүздән хәтта көлгәнем дә булды. Соң, барырга теләмәгәч, ник чакырмаган өчен үпкәләп, борчылып утырырга соң, дип фикер йөртә идем. «И, Сәүдә, аңламыйсың син, бик сай йөзәсең», – диләр иде дусларым. Кеше хәлен үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән ул.
Бу хакта мин бөтенләй очраклы рәвештә генә белдем. Кибеттә ипи-сөт алып, ташламалы продуктлар карап йөри идем. Яулык бөркәнгән, мөселманча киенгән ике ханым сөйләшеп торалар.
– Фәрит кызын кияүгә биргән икән, – ди берсе. – Кызым туйның масштабларыннан хәйран калып кайткан. «Кәләшнең дус кызлары бөтенесе дә бер стильдә киендек, кияү барыбызга да затлы бүләкләр әзерләгән», – дип, бик канәгать калып сөйләде.
– Әйе, Фәрит кызын бик ярата ул, бик көтеп алган бердән-бер баласы бит. Зилә теләгән артистларны да чакырган, ресторанны да кызы сораганын сайлаган – акчасын кызганмаган, – дип, икенче ханым туйның купшылыгын, Фәритнең байлыгын сөйләп китте.
Аларны ишеткәч, йөрәгем урыныннан кузгалса да, игътибар итмәскә тырыштым. Беткән ди шәһәрдә Фәритләр! Зиләләр дә юк түгел, матур исем бит. «Бердән-бер баласы» дигәннәре генә сискәндерде. Гел туганымның язмышы инде...
Әмма чынлап та сүз туганым Фәрит һәм үз кулларым белән тәрбияләп үстергән кадерле Зиләбез турында барса, мин ул туй турында кибеттә сөйләшеп торган таныш булмаган кешедән түгел, ә энем кебек якын иткән кешемнең үзеннән белер идем, дидем. Шулай уйлагач күңел дә басылып куйды. Фәрит белән безнең әниләр бертуган. Аның әнисе авыл тормышыннан, акчасызлыктан туеп читкә чыгып киткән. Фәрит бездә үсте. Үзе дә бик тырыш, бик ярдәмчел ир бала булды. Аннары өйләнде. Бик яратышып яшәсәләр дә, хатыны бик озак бала таба алмады. Зиләбез көттереп кенә туды. Ә киленнең саулыгы начарланды. Мин үз гаиләм булмагач, гел алар тирәсендә бөтерелдем, кулымнан килгән кадәр ярдәм иттем. Шуңа күрә без бик якын булдык.
Соңгы елларда гына бераз читләшкәндәй иттек. Алар да олыгайдылар, үз даирәләре, үз мәшәкатьләре... Минем дә яшь бара. Үзем артык йомыш белән борчымаска тырыштым алай. Студент булып өлгергән Зиләбезнең дә үк кызыксынулары, гел әби-чәби тирәсендә йөри алмый бит инде. Аның анда-санда бер яңа ел белән, Ураза бәйрәме белән котлавына да бик риза, бик канәгать идем, артыгына дәгъва кылмадым. Иң мөһиме, бәхетле, имин генә булсыннар дип яшәдем. Туганнар бит.
Шулай да эчкә шом керде. Кибеттән кайту белән телефонга «кереп» киттем. Социаль челтәрләрдән Зиләнең аккаунтын ачып җибәрсәм, аяк астында җир убылды дип торам. Ап-ак күлмәкләрдән төшкән фотолары, артистлар котлаган видеолар, туена килгән кунакларын, чәчәкләрен, бүләкләрен күргәч башым әйләнеп китте. Табын түрендәге туганнарга күзем төште. Әллә нинди ерак туганнарны да чакырганнар. Хәзер яшьләр кунаклар исемлеген төзегәндә хәллерәк, затлырак бүләк бирә алырдай туганнарны барлыйлар дисәләр дә, мин дә ким-хур итмәгән булыр идем анысы.
Зиләбезгә дигән туй бүләген әллә кайчан кайгыртып куйган инде мин дә – балакай беренче сыйныфка барган елда ук банкта счет ачып даими шунда акча өстәп бардым. Артык күп булмаса да, бүгенге көн бәяләре белән бер бүлмәле фатир алырлык кына җыя алдым. Бүләген тапшырырга насыйбын табып никах көне җиткәнен генә көтә идем. Баксаң, ул көн җиткән дә булган икән, ләкин якын туганнарым ни өчендер миңа әйтеп тормаска булганнар.
Берничә көннән Фәрит үзе шалтыратты. Тавышы көр, кәефе яхшы.
– Сәүдә апа, ни хәл? Бездә сөенечле хәбәрләр бар бит әле, – дигән була.
– Ишеттем, котлыйм, – дидем. Тавышым коры гына чыкты.
– Сине чакырмый калдык, Сәүдә апа, үпкәләмәгәнсеңдер ич. Урыннар аз иде, кем-кем ә менә син точно үпкәләп йөрмәс, – дип уйладык. – Диндәге кеше бит, андый мәҗлесләргә болай да йөрмисең, ә никахны кыз ягында укыттык. Анда ерак юлга сине газаплап йөртмәдек, – дип көлгәндәй итте туганым. Үзе акланган була. Мин җавап кайтармадым. Дәшми торгач, уңайсыз тынлыктан соң Фәрит, тамак кырып алды да, – Зилә диңгездән кайткач кияү белән кереп чыгарлар сиңа да, күчтәнәчеңне әзерләп тор, – дигән булды.
Урыннары аз булган, имеш… Никахка ерак юлга газаплап йөртмәгәннәр бит инде, һаман мине кайгыртканнар! Олыгайган көнемдә туганнар өчен артык кашык булып калырмын дигән уй башыма да кергәне булмады. Мин әдәп саклап, яшьләрне артык борчымыйм дип яшәгән арада, бөтенләй кирәксезгә әйләнеп калганмын. Ә төптән уйласаң, Фәрит белән икебезнең дә әниләр күптән вафат. Аның өчен өлкәннәрдән мин иң якын туганы. Туйларына бара аламмы, юкмы, аларның чакырулары кадерле иде шул.
Акылың белән «үпкәләмим, миңа барыбер» дип күпме генә кабатласаң да, йөрәк әрни икән. Шул хәлдән соң кәефем дә кырылды, саулыгым да кинәт какшады. Рәнҗешем тотмаса гына ярый дип борчылып ятам хәзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Алай да була икән шул.
0
0