«Тишек колготкиена кадәр җыеп бирдем» (редакциягә килгән хат)
Бер көнне, менә шул, сөйлисем килгән шаккаткыч хәл булды. Ишегалдында балалар мәйданчыгында уйнап, Дания апаны көтә идек – ялларга Раянны үзләренә дачага алып китәргә теләде. Өстенә абыйсыннан калган костюм белән юка куртка (барысын да элекке каенанам алып биргән) кигән Марат комлыкта кайнаша. Дания апа килде, исәнләштек, анысын-монысын сөйләшеп алдык. Күз карашы Маратка төште һәм йөзе үзгәреп китте: «Миләүшә, нәрсә бу? Мин ул әйберләрне үземнең оныгыма алдым, ә синең... (төртелеп калды) һмм... чит бала өчен дип түгел!»...
Фото: ясалма интеллект
…Чагыштырмача яшь булуыма карамастан, берникадәр язмыш сынауларын узарга туры килде һәм үземне инде күп нәрсәгә исем китми торган, чыныккан хатын-кызга әверелдем дип саный идем. Тик менә шаккатырырлык, ачуымны чыгарырлык юк кына хәлләр дә була икән. Ул да булса, беренче иремнең әнисе – элекке каенанамның сәер кыланмышлары. Ул, оныгына алып биргән барлык кием-салымнарны, бүләкләрен кире кайтаруымны сорады.
Нишлим, сорагач? Җыйдым. Үзем фатир буйлап улымның әйберләрен аралыйм (әле бит хәтерләп тә бетерергә кирәк, кайсын каенанам бүләк иткән, кайсын – башкалар), үземнең үземә исем китә: нүжәли чынлап та мин шуны эшлим? Кара зур капчык тулды. Авыр, чөнки кием-салымнар (ачуымнан тузган футболкаларына кадәр тутырдым), уенчыклар, иске аяк киемнәрен дә калдырмадым. Хәзерге ирем мине хупламады, бүлмәгә керде дә: «Миләүшә, бәлки, бу кадәр кызмассың? Нәрсәгә дип шуның кадәр усалланасың инде, йә?» – дип, тынычландырырга тырышып карады. Юк инде, мин әйтәм, башлаганмын икән, ахырына кадәр җиткерәм!
Мәсгут минем хәзерге, икенче ирем, беренчесе белән тормыш барып чыкмады. Улыбыз Раянга яшь ярым чагында башка хатын янына чыгып китте. Әйтмим, алиментын төгәл түләп бара, әмма килеп күренгәне, бала белән аралашканы юк. Ә менә әнисе, Дания апа, оныгын үлеп ярата. Шалтырата да, килеп тә йөри. Цирк, театр һәм башка шундый балага кызыклы урыннарга алып йөри, бүләкләр ала. Мин каршы килмим. Безнең элекке ирем белән ботка пешмәгәнгә бала нигә кыенлык күрергә тиеш? Җитмәсә, Дания апа бервакытта да миңа каршы булмады, хәтта улы белән аерылышкач та араларны өзмәде.
Мәсгут Раянны үз итә. Әтисе урынына басарга җыенмый, әмма чын дусты булырга тырыша. Уртак балабыз Марат тугач, Раян бик көнләшер дип курыккан идем, юкка борчылганмын. Улым энекәше өчен үлеп тора, бик ярата, гел бергә.
Раянның кечкенә киемнәрен Маратка киертүем, абыйсыннан калган уенчыклар белән уйнавы гадәти күренеш бит инде. Бу һәр гаиләдә шулайдыр дип беләм. Шылт та итмәгән әйберләр була торып, яңаларын нигә алырга?
Бер көнне, менә шул, сөйлисем килгән шаккаткыч хәл булды. Ишегалдында балалар мәйданчыгында уйнап, Дания апаны көтә идек – ялларга Раянны үзләренә дачага алып китәргә теләде. Өстенә абыйсыннан калган костюм белән юка куртка (барысын да элекке каенанам алып биргән) кигән Марат комлыкта кайнаша.
Дания апа килде, исәнләштек, анысын-монысын сөйләшеп алдык. Күз карашы Маратка төште һәм йөзе үзгәреп китте: «Миләүшә, нәрсә бу? Мин ул әйберләрне үземнең оныгыма алдым, ә синең... (төртелеп калды) һмм... чит бала өчен дип түгел!» Мин әйтәм, Марат чит бала түгел, ул Раянның бертуган энекәше, дим.
– Үги энесе, – дип төзәтте Дания апа. – Һәм аны мин киендерергә бурычлы түгел. Әгәр дә Раянның киемнәре кечерәйгән икән, кире миңа бир. Мин үзем табармын кемгә бирергә. Алар минем оныгыма мин биргән әйберләр. Сез яңа ирең белән экономияләсен өчен түгел!
Бу сүзләрне безнең янда басып торган Раян да ишетте. Күзләрен зур итеп ачкан, иреннәре дерелди үзенең.
– Дәү әни, Марат минем братик бит... – дия башлаган оныгын Дания апа туктатты.
– Улым, зурлар сүзенә кысылма, җыен, әйдә киттек.
Ул төнне рәтләп йоклый да алмадым. Иртән торгач ук Дания апа алган әйберләрне җыя башладым. Әнигә дә шалтыраттым, Раянның сездә булган кием-уенчыкларын табып куй әле, дидем. Ул да аптырады инде. Мәсгут белән барып алдык (минем әти-әни үз йортлары белән Гарида тора, мин дә шунда үстем), ә Дания апаларга үземнең генә барасым килде, чөнки монда Мәсгутнең катнашы юк. Аларның да дачалары Гарида, беренче ирем белән дә шунда танышкан идек, җәй көне бакчаларына килгәч.
Мин машина йөртәм, шуңа да үзем генә барырга булдым. Барып җитеп, кара капчыкны багажниктан алдым да, капкаларын шакыдым. Дания апа капчыкны күргәч, маңгаен җыерып куйды:
– Нәрсә бу?
– Бу, Дания апа, сез үзегезнең оныгыгызга алып биргән әйберләр. Соңгы төймәгә, тишек колготкиларына кадәр. Минем өйдә башка сезнең бернәрсәгез дә юк. Раянның әйберләрен «чит бала»га киертергә теләмисез икән, барысын да алыгыз! – дидем дә, машинага атладым.
– Син бигрәк арттырасың инде! Ә Раян? Син аны яраткан дәү әнисеннән аерырга телисеңме?!
– Мин сезнең аралашуга каршы түгел. Килегез, тик башка бернинди бүләк тә алмагыз. Бөтенләй, – дидем.
Менә шундый хәлләр булды. Әле дә эмоцияләремнән арына алмыйм, шуңа сезгә дә сөйләп, бушанырга булдым. Элекке каенанамны гына аңлап бетерә алмыйм: көнләшүме бу, әллә саранлыкмы? Менә нишли инде ул бер капчык әйбер белән? Беркемгә дә бирмәячәк тә ул аларны, иманым камил. Тәк, «из вредности» кылануы дип уйлыйм. Ну минем ачуымны чыгарды түлке!
Исемемне беләсез инде, фамилиямне күрсәтүне кирәк санамыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев