Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иҗат

Сугыш урлаган балачак, бәхетле картлык: Хаҗиевлар гаиләсе турында

Илләр гизеп, күп сынаулар аша узган Хаҗиевлар гаиләсе бүген Мулла Иле авылында хезмәт сөеп, яшьләргә үрнәк булып яши.

Язмыш юллары кешене кайларга гына илтми. Кайчак адәм баласы үзе дә уйламаган җирдә яңа тормыш башлап җибәрә, яңа кешеләр белән туганлашып китә. Туган нигездән меңләгән чакрым ераклыкта үз бәхетен табучылар да аз түгел. Мулла Иле авылында гомер кичерүче Халидә һәм Риф Хаҗиевларның тормыш юлы – моның ачык мисалы.

Бүген аларны авылда үз кешеләредәй хөрмәт итәләр. Әмма бу гаиләнең язмышы бер авыл яки бер төбәк белән генә чикләнми. Анда сугыш елларының ачысын да, ерак илләрдә хезмәт куеп яшәү шатлыгын да, туган якка әйләнеп кайту бәхетен дә күрергә мөмкин.

Риф абый Башкортстанның Чакмагыш районында туып үсә. Яшь чагында язмыш аны Үзбәкстанга алып килә. Ташкент шәһәрендә эшкә урнаша һәм шунда 42 ел хезмәт куя. Гади столяр булып башлаган хезмәт юлы аны бригадир дәрәҗәсенә күтәрә, профсоюз оешмасы рәисе булып эшли, хезмәттәге уңышлары өчен күпсанлы бүләкләргә лаек була. Хезмәт ветераны исемен дә юкка гына алмаган ул.

– Эшкә уңган булсаң, бөтен җирдә дә яшәп була, – ди Риф абый. – Ташкентта гомер иткәндә дә халык бер-берсенә туганнар кебек мөнәсәбәттә булды. Күпмилләтле шәһәрдә яшәү безне кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтте.

Халидә апаның язмышы да Ташкент белән бәйле. Самара өлкәсеннән туганнары янына кунакка килгәч, булачак тормыш иптәше белән таныша. Шунда ук гаилә коралар, балалары туа. Ул фабрикада эшли, соңрак автобазада өлкән диспетчер, инженер вазифаларын башкара. Гомумән алганда, хезмәт стажының күп өлешен транспорт тармагына багышлый.

Ләкин Хаҗиевларның балачак хатирәләре тыныч еллар белән түгел, ә сугыш афәте белән бәйле.

Халидә апаның әтисе фронтка сугышның беренче көнендә үк китә. Гаиләсе исә, язмыш кушуы белән туган якларына кунакка кайткан җирдән, сугыш эченә эләгә.

– 1941 елның маенда әниләр кунакка кайткан булган. Шул ук елның 22 июнендә сугыш башлана, – дип искә ала Халидә апа. – Әни тәрәзәдән караса, кешеләрнең атлар белән нигәдер ашыгып йөргәннәрен күрә. Әти урамга чыккач кына сугыш башланганын белгән. Шул көнне үк аны фронтка алып киткәннәр.

Әтисен ул хәтерләми, ул сугышка киткәндә аңа 9 ай гына була. Фронттан килгән соңгы хатында: «Аякларым авырта, әмма аяк өчен түгел, балалар өчен күңел әрни», – дип язган булган. 1943 елда хәбәрсез югалуы турында язу килә. Ни кызганыч, кабере дә билгесез.

Әниләре ике бала белән ялгыз кала. Урман кисәргә йөрергә мәҗбүр була. Ачлы-туклы еллар, суык кышлар, юклык – барысы да сугыш чоры балалары хәтерендә мәңгелек эз калдырган.

Риф абыйның да балачагы җиңелләрдән булмый. «Әни колхозга эшкә киткәндә өч баласына бер кисәк ипи калдырып китә иде. Көне буе шуның белән утыра идек. Әти сугыштан 1946 елда гына кайтты. Алты бала үстек, бүген мин генә исән-сау», – дип сөйли ул.

Ул әле дә әтисенең солдат киеменнән авылга кайтып кергән көнен хәтерли. Күптән күрмәгәнлектән, кечкенә малай әтисен танып та бетермәгән, хәтта, ят кеше күтә­реп алды дип, елап та җибәргән.

Сугыштан соңгы авырлыкларны җиңеп, хезмәт белән чыныгып үскән буын вәкилләре алар. Шуңа күрә тормышның кадерен дә яхшы беләләр. Ташкентта 42 ел гомер иткән Хаҗиевлар гаиләсе 2000 еллар башында туган якларына кайтырга карар кыла. Балалары Казанда яшәгәч, Башкортстанга юл ераклыгы нык сиздерә. Әти-әниләренә фатир алырга тәкъдим итәләр, әмма алар шәһәр тормышын сайламый. Күңелләре җиргә тарта. 2008 елда Мулла Иленә кайталар. Олы яшьтә булсалар да, бүген дә тик тормыйлар: кош-корт асрыйлар, авыл тормышында актив катнашалар, концертларга йөриләр.

Гаиләнең тагын бер байлыгы – бергә узган еллары. Быел аларның гаилә коруларына 64 ел тулган. Риф абый күңел түрендә сакланган хатирәләрен шигырь юлларына да сала:

Зөя ярларына басып,

Еракларга карап торамын.

Үтеп киткән матур яшь чагымны

Төштә күргән сыман буламын…

Бу юлларда сагыну да, үткән гомер өчен рәхмәт тә бар.

Сугыш чоры балалары булып дөньяга килеп, тормышның төрле сынауларын узган Халидә һәм Риф Хаҗиевлар бүген дә сокланырлык пар булып яши. Илләр күргәннәр, җирләр гизгәннәр, әмма иң зур байлыкның гаилә, хезмәт һәм кешелеклелек икәнен югалтмаганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев