Савыгуың – палатадашыңның нинди булуына бәйле (редакциягә килгән хат)
– Хәерле көннәр, кызлар! Менә сезгә шалтыратып, эчемне бушатырга булдым әле. Бу хәлгә юмор белән карасаң да була, зарлансаң да була. Күптән түгел больницада, терапия бүлегендә ятып чыктым. Йөрәк инде бездә хәзер барыбызда да, әле яшебез кырыктан гына узса да. Дөньясы шундый бит, тормыш гел стресслардан гына тора. Ярар, сүзем авыру турында түгел, ә палатадашым турында...
Фото: ясалма интеллект
Вәт, повезло миңа палатадагы бер апа белән. Дүрт кешелек палатада өчәү идек башта, аннары, мин кереп, өч көннән беребез терелеп чыгып китте, тетя Маруся (диим инде, үз исемен язмагыз, яме) белән икәү калдык. Көне буе бертуктаусыз сөйләшүе генә бер хәл, йоклатмады! Иртәнге ашка соңга каласың, дип, көн саен таңгы алтыда уята. Ә ашау сәгать тугызда! Төштән соң черем итә башласам, тагын яныма килеп: «Көндез йоклама, алайса төнлә йоклый алмыйсың», – дип, тынычлык бирми. Ә төнлә мин болай да йоклый алмыйм, чөнки ул танк кебек гырылдый, стеналар дерелдәп тора! Менә шундый шартларда йөрәкне дәвалап буламы ул? Нервыларым шартлар дәрәҗәгә җитә язды, психка әйләндем, чистый! Дорфаланып та булмый, ул да олы яшьтәге авыру, кан басымы гел югары менеп китә. Бер карасаң, менер дә андый кешедә, бер тик тора белми бит ул, кыпыр! Йә үзе тик тормый, йә теле. Инде түземлегемнең чигенә җитә язгач, табибтан мине чыгаруларын үтендем. Дәвалану бетми торып, ул ничек чыгарсын? Минем аркада башына бирсәләр?! Ярар, дәвалануымның бер атнасын тынычлыкта уздырдым хет, тетя Марусяның уколлары бетте, чыгарып җибәрделәр. Аңарчы, буш урыннарга тыныч хатыннарны салганнар иде инде, бик кирәк булганда гына сөйләшә торганнар. Йокладым рәхәтләнеп!
Бер уйлап карасаң, больницаларда күп кешелек палаталар булырга да тиеш түгел кебек. Бөтенләй чит кешеләр, төрле авырулар нигә бер тишектә бер-берсенең сасысын сулап ятарга тиеш? Нигә палаталарның барысын да бер кешелек итеп кенә ясамыйлар икән? Хәзер дә бар андыйлар, әмма аларның буш булганы да юк һәм түләүле. Анда ятучылардан көнләшеп узасың инде. Вәт рәхәттә дәвалана ичмаса бу, дип уйлыйсың. Чынлыкта да шулай. Сөйләшәсе килеп, бәйләнүче дә, баш очыңда гына гырылдаучы да, йокыңнан таңгы алтыда уятучы да, сәгать саен чаштыр-чоштыр бәдрәфкә чыгучы да юк. Тыныч күңел белән тизрәк тереләсеңдәдер, мөгаен. Ә аралашасың килсә, коридорга чыгып, әңгәмәдәшченең ниндиен телисең, шундыен табарга була. Сөйләшергә теләүчеләр күп анда. Кайберәүләр ялгызлыктан качып та керә хастаханәгә, яшерен-батырын түгел. Андый елга ике-өч тапкыр кереп ятучы даими «клиентларны» табиблар инде үз кешеләре кебек күрә.
Менә шул, больницадан терелеп чыгуың – күршеләреңнең нинди булуына бәйле, җәмәгать. Тирә-ягыңдагыларның кыланмышларына юмор хисе аша карамасаң, йөрәгеңне дәвалаганнан соң, нервыларыңны тәртипкә китерергә кирәк булачак.
Хастаханәләрдә бер кешелек палаталарның күп булуын теләп, Гүзәлия Я.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев