«Шапшак» килен (хикәя)
– Эльвира, – диде ул бер көнне килененә, – син азрак көзгегә карыйсыңмы ул? Бигрәк ямьсезләндең бит. Артур ул хатын-кызны матур килеш күрергә өйрәнгән. Синең кебек, үз-үзен карамый торган хатыннан ул тиз туячак бит. Өйдә булганда бераз бизән инде, ичмасам. Чәчләреңне дә көн дә юмыйсың, ахрысы. Майланган шикелле. – Артурга бар да ошый, борчылмагыз, – дигән булды Эльвира сер бирмәскә тырышып...
Улы йөргән кызын таныштырырга алып кайткач, Наилә чак кына артына аумады. Ул үзе тышкы кыяфәтен бик кайгырта торган хатыннардан.
Чәчен матурлап тарамый, ирененә иннек, битенә кершән тидерми урамга чүп ташларга да чыкмый. Өйдә дә гел матур күлмәктән, гел бизәнеп, чәчләрен ясап йөрергә ярата. Аны беркайчан да иске халаттан һәм макияжсыз килеш күрмәссең, хәтта авырган вакытында да! Бөтен хатын-кызлар да үзе кебек, гел матур гына күренергә тиешләр дип саный ул.
Менә бу юлы да улының йөргән кызын – булачак киленен туйга баргандагыдай ясанып-төзәнеп каршы алды. Иртән парикмахерга барып прическа ясатты. Маникюр остасына язылган иде, кичтән анда кереп чыкты. Кара төстәге кичке күлмәген, биек үкчәле туфлиләрен киде.
Улы янәшәсендәге кызны күреп, ул бер мәл сөйләшү үзлеген дә югалтты. Джинс чалбардан, свитердан, озын чәчен резинка белән баш артына җыеп куйган бу кыз аның барлык хыялларын чәлпәрәмә китерде. Ул бу кызны башкачарак күзаллаган иде: модельләрнекедәй нәфис гәүдәсенә шулкадәр килешле затлы кичке күлмәктән, без үкчәле туфлиләрдән, беленер-беленмәслек кенә итеп ясалган шәп макияж һәм очлары бөдрәләнеп торган чәчләре иңнәренә сибелгән булырга тиеш иде.
– Син гел шушылай киенеп йөрисеңме? – дип кызыксынды Наилә кызга кырын гына карап.
Артур Эльвираны алдан ук кисәтеп куйган иде, шуңа ул моңа артык аптырамады.
– Мин җайлы киемнәр яратам, – диде.
– Әни, син безне ашат әле, – дип, Артур сүзне тизрәк икенче якка борырга тырышты.
Кич дәвамында Наилә кызны күзәтте. «Маникюрын яңартырга вакыт җиткән... Кашларын да тәртипкә китерәсе бар... Тональ кремының тоны битенең төсенә туры килеп бетми...»
Наилә сүзне гел үзенең яраткан темасы тирәсендә йөртте:
– Юл аша гына сәүдә үзәгендә бик матур күлмәкләр саталар, – диде ул, матур күлмәкләр дигән сүзгә юри басым ясап. – Шунда кереп кара әле...
– Дөресен әйткәндә, минем кием-салымга исем китми. Артык кием җыя торган гадәтем юк, – дип җавап кайтырды Эльвира.
– Әйе, күренеп тора... – дип «чагып» алды Наилә. Эльвира моңа каршы бары елмаеп кына куйды.
Артур кич буе корт чаккандагы кебек утырды. Әледән әле әнисен бүлдереп, сүзне үзгәртергә тырышты. Озак утырмады алар, тизрәк чыгып китү җаен карадылар.
Наилә никадәр генә карышса да, Артур барыбер үзенең Эльвирасына өйләнде. Бер-берсен ярата иде алар. Әнисенең Эльвира хакында «шапшак», «җыйнаксыз» дигән сүзләренә дә игътибар итеп тормады. Ахырда Наилә биреште, ярар соң, үзләренә яшисе, дип уйлады. Аннары, алар бит аерым торасы, шапшак булмагае, аңа ни...
Наилә гел Эльвирадан көлү, аны «чеметү» җаен карады. Яшьләр кунакка килсәләр, аның киеменнән, прическасыннан, үз-үзен тотышыннан гаеп тапты. Шуңа да Эльвира бик кирәк булмаганда бу йортка килмәскә, Наилә белән артык аралашмаска тырышты. Кайнанам тели дип кенә, үзенең гардеробын үзгәртергә дә, өйдә булганда да макияж һәм прическадан йөрергә дә теләмәде. Гомумән, купшылыкны ул яратмый иде.
Эльвира авырга узып, тышкы кыяфәте үзгәрә башлагач, Наиләнең килененнән бөтенләй гайрәте чикте.
– Эльвира, – диде ул бер көнне килененә, – син азрак көзгегә карыйсыңмы ул? Бигрәк ямьсезләндең бит. Артур ул хатын-кызны матур килеш күрергә өйрәнгән. Синең кебек, үз-үзен карамый торган хатыннан ул тиз туячак бит. Өйдә булганда бераз бизән инде, ичмасам. Чәчләреңне дә көн дә юмыйсың, ахрысы. Майланган шикелле.
– Артурга бар да ошый, борчылмагыз, – дигән булды Эльвира сер бирмәскә тырышып. – Чәчемне мин көн үзем кайчан кирәк дип тапсам, шул вакытта юам. Сезгә дә көн саен юарга киңәш итмим. Югыйсә бөтенләй пеләшләнерсез, болай да башыгызда өч кенә бөртек чәч калган.
Чәч мәсьәләсе Наиләнең иң авырткан җире иде. Табигать аңа куе чәчләр бирмәгән шул. Гомер буе күпертеп, бөдрәләтеп торып, алар тагын да юкарды.
Наилә фырылдап чыгып китте. Бу шапшак белән сөйләшеп торырга тагын...
Артурның Эльвира белән бергә бала табу йортына керәсен белеп, Наилә бөтенләй пыр тузды. Дөньяда булмаганны! Бала тапканда хатын-кыз бигрәк ямьсез була. Ничек оялмыйча, шул килеш иреңә күренәсең?! Монысы инде аның башына бөтенләй сыймады. Макияжсыз һәм прическасыз иренең күзенә күренмәс өчен. Наилә гомер буе иртән-иртүк торып, үзен тәртипкә китерде.
– Белдеңме әле, безнең Артурны үзе белән бала табарга алып керәсе икән Эльвира, – диде ул иренә.
– Теләсә нишләсеннәр, – диде анысы, исе китмичә генә.
– Ничек теләсә нишләсеннәр? Артурга нәрсә калган анда? – дип тузынды Наилә.
– Үзе тели икән, син нишләтә аласың. Әйдә, алар үзләренекен үзләре карар, син чәй яса әле, – диде ире хатынына күтәрелеп карамый гына.
Наилә кухняга чыгып, бәләкәй ак чынаякларга кайнар чәй агызды. Кечкенә бәллүр касәнең берсенә бал салды, икенчесенә җимешләр тезде. Боларның барысын да матур подноска куеп, залдагы тәбәнәк өстәлгә алып чыкты.
Ире Наиләгә күтәрелеп карамый гына чәй чөмерде. Аның үзенә карата битарафлыгына Наиләнең җен ачулары чыкты. Кем өчен шушылай тырыша соң ул? Әнә бүген өстенә нинди матур ефәк пижама киде. Парикмахерга кереп, чәчләрен ясатты. Яңа хушбуен сибенде. Кем дә булса бәяләдеме? Кем дә булса күрдеме, берәр сүз белән булса да мактадымы?
Наилә үзләренең йокы бүлмәсенә кереп, баштанаяк юрганга төренеп ятты. Күз алдына джинс чалбарлы, футболкалы килене килеп басты. Улы Артурның аңа ничек яратып караганын уйлады. Шундыйларны да яраталар икән!
Үз балаларын үзләре үстерсен, бармыйм да, булышмыйм да, дигән иде Наилә. Ләкин оныгы тугач, күңелендә әллә нәрсә генә үзгәрде дә куйды. Аяклары үзеннән үзе балалар киеме сатылган кибеткә әйдәде. Бүләк тә эзләп йөрмим, акча гына бирермен дигән иде, кая ул! Хәзер балалар өчен әллә нинди матур киемнәр бар икән бит.
Улы белән килене яшәгән фатирга килеп керүгә, андагы тәртипсезлектән Наилә борынын җыерды. Урын-җир җыелмаган, кухня өстәлендә ниндидер савыт-саба. Ваннада бала керләре...
– Бала таптым дип, өйне дә җыештырмаскамыни хәзер? – диде ул килененә шелтә белән карап. Анысы өстенә Артурның футболкасын гына кигән килеш креслода бала имезеп утыра иде. Чәче таралмаган, футболкасы бөгәрләнгән, әле тешен дә чистартмагандыр. Наилә үзе дә сизмәстән «фу-у» дип чыраен сытып куйды. Килененең кыяфәте бер дә ошамады аңа.
– Артур эштән иртәрәк кайтып, үзем җыештырам дигән иде. Мин бала белән бернәрсәгә дә өлгермим, – диде Эльвира.
– Көндезгә кадәр йоклагач, өлгермәссең дә шул, – диде Наилә. – Ир кешенең күзенә шушы кыяфәттә күренергә ярыймы инде? Кая, баланы үзем тотып торам, бар юньлерәк киемеңне ки әле.
Эльвира ваннага кереп киткәч, Наилә балага текәлде. Сөйкемле иде ул. Артурның сабый чагына охшаган. Наиләнең күңеле тулып китте. Бала еламаганда дип, кухняга чыгып раковинадагы савытларны юып куйды. Бүлмәдәге тузып яткан кием-салымнарны җыйнады. Эльвира юынып чыгышка чәй әзерләде. Бу эшләрне ул рәхәтләнеп, яратып башкарды. Матурларга, җыештырырга, тәртипкә китерергә аңа гына куш!
Иртән үз өендәге эшләрне карагач, Наилә һәр ял саен килененә булышырга барды. Артурның эше командировкаларга йөри торган, ә Эльвира үзе генә һич җитешә алмый. Әби роле бик ошый иде Наиләгә. Оныгын гел күрәсе генә килеп тора, шуңа да ул бу эшне бер дә авырыксынмыйча башкарды. Баланы үзе юындырды, үзе һавага алып чыкты. Биек үкчәле туфлиләр киеп, урамда коляска этеп йөри алмыйсың. Туфлиләрне кроссовкиларга алмаштырырга туры килде. Затлы күлмәкләрне акрынлап уңайлы чалбар һәм футболка алыштырды. Парикмахерга йөрүләр дә сирәгәйде. Атна уртасында эштә, ялларда оныгы янында, каян гел вакыт җиткереп бетерәсең?!
Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, Эльвираны больницага салырга туры килде. Яшь әнинең күкрәкләре шешкән иде. Артур командировкада, әле ике-өч көнсез кайта да алмый. Баланы Наилә алып калды. Әллә әнисе булмаганга көйсезләндеме, әллә эче авырттымы – бала төне буена йокы күрсәтмәде. Иртән Наиләгә булышырга ире килергә тиеш иде. Таң алдыннан гына йоклап киткән хатын ул килешкә әзерләнә алмады. Үз гомерендә беренче тапкыр иренең күзенә макияжсыз һәм прическасыз күренергә туры килде. Ишек ачарга барышлый коридордагы көзгегә күз салды. Аннан бөтенләй ят бер хатын карап тора кебек иде: пижамасы бөгәрләнгән, чәченең бөдрәләре төрлесе төрле якка тырпайган, йөзе агарган, ә күзләре... ә күзләре бәхетле иде аның.
Килене больницада булган шушы бер атнда эчендә Наилә әйтерсең бөтенләй башка кешегә әйләнде. Моңарчы иң мөһим дип санаган нәрсәләрнең ул кадәр үк мөһим булмаганын аңлады.
Лилия Гәрәева, Сөембикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев