Шалтыратмый, димәк, яратмый (тормыштан)
Кырыкны узгач, тирә-ягыңдагы яшьләрнең мәхәббәт романнарын күзәтүе кызык икән ул. Сиңа бу роман геройларының кичерешләре инде таныш, алар узган сукмаклардан инде бер генә дә узмагансың. Син хәтта бу романның ни белән төгәлләнәсен дә беләсең кебек…
Әнә кызымның курсташы гашыйк булган. Иваново өлкәсеннән килеп, тулай торакта яшәп укучы бу баланы еш кына үзебезгә чакырам: өйдә пешкән ризык ашап, өй җылысын тоеп китсен, дим. Үзебез дә авылдан укырга килдек, өй җылысы җитмәүнең ни икәнен бик яхшы беләм. Кайчагында ачылып китеп, үз әнисенә сөйләмәгән серләрен миңа сөйли. Сүз, билгеле инде, күбрәк егетләр турында. Япь-яшь кызлар белән тагын ни хакында сөйләшәсең?! Гашыйк булган егете үз якларыннан – Иваново өлкәсеннән икән. Казанга килгәндә автобуста танышканнар. Егет кызның телефонын да сорап алган, тик менә никтер бер тапкыр да шалтыратмаган. Ә кыз исә аның телефонын белми. Фамилиясен дә сорарга башы җитмәгән. Кайсы уку йортында белем алуын гына белеп калган. Хәзер әнә кызым белән икәүләшеп бу егетне эзләп табу юлларын өйрәнәләр.
– Эзләмәгез дә, тапмагыз да. Кирәк дип саный икән, ул егет үзе сине эзләп табачак, – дим теге кызга. – Телефоныңны биргәнсең бит инде, шалтыратасы булса, шалтыратыр иде. Димәк, теләге юк.
– Бәлки, минем телефонны югалткандыр, шуңа шалтырата алмыйдыр, – ди кызыкай, өметен өзәсе килмичә.
– Үз телефонына контактлар исемлегенә керткәч, ничек югалтыр икән? – дим.
– Кем белә, бәлки, ялгышлык белән бетереп аткандыр...
– Бәлки, аның вакыты юктыр?
– Шулайдыр! Шалтыратырга вакыты булмаса, «сәлам!» дип бер сүз язарлык та вакыты юкмыни?
– Ә бәлки ул ояладыр?
– Ничек ояла? Автобуста танышырга оялмаган, хәзер шалтыратырга оялып утыра микәнни? – дим, кызны бераз җиргә тартып төшерергә теләп.
Ә аның исә һич тә бирешәсе килми. Күңеленә шулкадәр кереп калган, күрәсең. Кызым белән «Вконтакте»га егетне эзләргә «кереп киттеләр». Хәзер җайлы шул – исемен-фамилиясен белсәң, кешене табуы әллә ни катлаулы түгел. Ләкин, әллә егет чын исемен яшергән инде – эзләүләре нәтиҗә бирмәде.
– Ул укыган институтка барып йөрмәгез тагын, кызлык горурлыгыгызны саклагыз, – дип, үземчә киңәш бирмәкче идем, идея генә биргән булып чыктым.
Кызлар институтка барып, егетнең кергәнен-чыкканын сагаларга план корып калды, ә мин аларга чәй әзерләргә дип кухняга чыгып киттем.
Имәндә икән чикләвек, диярсең. Элек егетләр сагалый иде кызларны, хәзер әллә рольләр алмашынган инде?
Ә бит минем фикер сөрешем дөрес – тели икән, чынлап та гашыйк булган икән, ул егет инде әллә ничә тапкыр шалтыраткан, кызны очрашуга ук чакырган булыр иде. Мондый вакытта иң кыюсыз егет тә батырая. Бер минут буш вакыты булмаганы да вакыт таба... Монда бернинди дә табышмак юк, шалтыратмый, димәк, яратмый. Хәзер шалтыратып сөйләшер өчен бернинди тырышлык соралмый – урамда эшли торган автомат эзләп чабарга кирәкми, жетон аласы юк... Кесәңнән телефонны чыгардың да кирәкле саннарны гына җыйдың.
Кайчагында туганнар да синең телефоныңны әнә шулай «югалта». Үзең шалтыратсаң, сөйләшә, ә үзе беркайчан да шалтыратмый. Монда бер дә баш ватасы юк – бар да ап-ачык – үзе башлап шалтыратмый икән, димәк, ул сине туганы дип санамый, якын итми. Әлбәттә, бу очракта сүз олыгайган әти-әни, әби-бабай, балалар турында түгел. Монда, син беренче, мин беренче дип тору урынсыз. Ә менә башка туганнарыгыз гел сезнең шалтыратканны гына көтеп ята, «тукта әле, күптән сөйләшкән юк, хәле ничек икән» дип үзләре кызыксынмый икән, нәтиҗәне ясагыз инде.
Ә бит кызымның дустына теге егет тәки шалтыраткан! Баксаң, телефоны ватылган да, шуны рәтләтеп йөргән икән. Менә бит, тормышта алай да була икән, диярсең.
Лилия Гәрәева, Сөембикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев