Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Шәһәр карчыгы (тормыштан)

Төннәрен үз бүлмәсендә елап чыга Мәйсәрә. Авылына, үзенең өенә кайтасы, Нурдидә күршесе белән рәхәтләнеп капка төбендә сөйләшеп утырасы килә. Бәхетенә, ярый әле өен сатып алучы булмады. Күршесенең йорты сатылмаганга Нурдидә бик сөенде инде...

– Мәйсәрә апаны кызы шәһәргә алып китәсе икән. Өйләрен сатасылар, ди...

Нурдидә район үзәгендә яшәгән кызы килгән хөрмәткә табада май кабартмалары кыздыра иде. Аларны әйләндерергә кирәген дә онытып, корама көрпә ябылган артсыз урындыкка килеп утырды.

– Кит! Ничек әле алай? Көтмәгәндә! Әле йөреп торган җирдән...Кая, алайса янына кереп чыгыйм әле, бу кабартмаларны үзең пешереп бетерсең, – дип, Нурдидә карчык чөйдәге көртиен иңенә элде. 

Ул кергәндә Мәйсәрә түр тәрәзә төбендәге сандыгы каршысына тезләнеп, ачык сандыктан нидер эзли иде. 
– Китәргә булдыңмыни? – дип, турыдан-туры сорады Нурдидә. Ничә еллар күрше булып бергә гомер иткән ике карчыкның бер-берләреннән яшерен сере юк иде. 
– Балалар ич... Ялгызыңны гына калдыра алмыйбыз, диләр. Аннары... олы оныкка квартира аласылар икән... Кызым инде йортны алырга кешесен дә тапкан бугай...

Ике карчык икесе ике тәрәзәгә карап, бермәл тынып калды.
– Күлмәк-күнчекләремне барлый торыйм дигән идем, – диде Мәйсәрә ачык сандыкка ымлап. – Бернәрсәне дә алып китмисең, шәһәрдә аларны куярга урын юк, диделәр. Алсам, шул кием-салымнарымны гына алам да, үлемтек әйберләрен алам.

Нурдидә күршесенең өен беренче күргән кеше кебек, барысын да өр-яңадан күздән кичерде. Әнә ян стена буендагы диван. Кибеткә алдан язылып, елга якын көтеп кенә сатып алынган җиһаз иде ул. Хәзер инде беркемне дә диван белән шаккаттыра алмыйсың, ә ул заманда... 
– Әниеңнән калган бу комодыңны да калдырасыңмыни? – дип сорады Нурдидә алтынсу тоткалары кабырчыкны хәтерләткән борынгы кара комодка карап. 
– Әйе шул, – дип көрсенде күршесе. – Әнинең төсе иде. Аны да калдырырга туры килә инде... Кирәк дисәң, алып чык. 
– Ә бу савыт-сабаларыңны нишләтәсең? Әле юньләп тотканың да булмады. Кемнәр аладыр тагын йортыңны? Чыгарып ыргытсалар, әрәм була инде... 

– Кара, аларын да алып чык әле син. Ашлар уздырганда кирәге чыгар. Минем төсем итеп тотарсың.
Мәйсәрәнең «төсем итеп тотарсың» дигән сүзеннән Нурдидәнең кинәт кенә күңеле тулды. 
– Әле йөгереп дигәндәй йөреп торган җирдән... Икәү ничек тә яшәр идек әле... Синекеләр кайтып йөрергә ерак дисәләр, минем кыз район үзәгендә генә бит. Кирәк булганда ун минутта килеп җитә. Әллә китмисең генәме? – Нурдидә өметле күзләре белән күршесенә текәлде. 

– Без теләгәнчә генә барса икән лә ул дөнья... – Мәйсәрә сандыкны ябып, диван читенә утырды. – Әллә минем барасым килә дисеңме ул шәһәрләренә? Үз өем, үз көем дип юкка гына әйтмәгәннәр инде аны. Оныкка квартира алабыз, акча җитеп бетми, диде кызым. Минем йортны сатып, шуның акчасын кушасылар. Балаларга булышасы килә бит... Яшь кешенең өйләнәсе дә булыр, үзенә бер квартира кирәк инде... 
– И Мәйсәрә, әйтерләр алар. Инде булышмадык түгел, булыштык, бирә алганда барысын да бирдек. Йортыңны сатканчы матур сөйли алар, аннары ничек буласын кем белә? Анысы, кызың какмас, балаларың әйбәт синең. Кызың янында киявең дә бар бит әле. Кияү ул инде үз балаң түгел, синең өчен йөрәге янмый... Башта барып яшәп кара әле син, йортны аны сатып булыр...

Йортны бикләп машинага утырганда бигрәк моңсу булды Мәйсәрәгә. Әле кайчан гына балалар тавышыннан чыр-чу килеп торган иде. Бигрәк тиз уза икән гомер. Кай арада үсеп җиттеләр дә, кай арада чыгып та киттеләр. Инде менә иң актыккы булып Мәйсәрә үзе дә китеп бара. Бер нәрсә генә бераз куандыра: кызының алдан килешкән кешесе йортны алмыйм, дигән. Инде бер җыегач, язга кадәр генә дип, кызы белән китәргә ризалашты Мәйсәрә. 

Шәһәрдә дә начар түгел икән. Карчык кешегә тагын нәрсә кирәк: тәмлене ашаталар, йомшакта йоклаталар. Урамга салкынга чыгып йөрисе юк... 
Кич җитсә, кызы ваннага җылы су тутыра башлый. «Әни, бар, ятканчы, юынып чык», – ди. Әй аптырый инде Мәйсәрә. Көн саен юынырга, тирләп таш кисми бит инде ул. «Көн дә алай су әрәм итмә. Әле кичә генә юындым, тәнем чиста», – дип тә әйтеп карый инде. «Шәһәрдә шундый тәртип», – дип кенә җавап бирә кызы. Ул ваннаны инде күралмас хәлгә җитә тиздән Мәйсәрә. 

Ашарга пешерим дисә, плитә янына да якын китермиләр. «Әни, син тәртипләрен белеп бетермисең. Авылдагы кебек түгел ул, башка төрле», – ди кызы. Ә Мәйсәрәнең нәрсәдер эшлисе килә. Тик утырырга күнекмәгән ул. «Әнә рәхәтләнеп телевизор кара, бер үзеңә бер телевизор», – диләр. Көне-төне телевизор карап буламыни ул? Инде аны карый-карый күзләре әлҗе-мөлҗе килә. 

Һич югында савт-саба юыйм, дип талпынып карый Мәйсәрә. Анысының да юа торган машинасы бар икән, шунда гына тутыралар. 

Беркөнне кызы кайтышка бик һәйбәтләп бәрәңге әрчеп куйды Мәйсәрә. Бер кәстрүл әрчелгән бәрәңгене күреп, кызы аһ итте. «Әни, нигә дип моның кадәр әрчедең инде? Кем ашый аны Әрәм генә була ич» 
– Ничек әрәм булсын инде? Беразын ашка салсаң, калганыннан бәрәңге боламыгы пешерерсең. Без күп бит, ашалыр, – дигән булды Мәйсәрә кызын тынычландырыр өчен. 

Барысына да түзеп була, эшсезлеккә түзү бигрәк кыен икән. Мәйсәрәнең гомергә бер тик кенә утырганы булмады. «Бер утырып ял итсәң икән», – дип хыялланган чаклары күп булды. Менә, җитте ул көн, көне-төне ял гына итеп ята хәзер. 

Кызы эшкә киткәч, беркөнне алай да түзмәде, ванна бүлмәсендәге шкафтан бер чиләк табып, идәннәрне сөртеп алырга булды. Ни эзләсә дә, идән чүпрәген генә таба алмады. Аптырамады, үзенең инде бераз киелгән бер күлмәген тотты да икегә аерды. Авылда ул гел шулай итә: тузган киемнәрнең берсен дә ташламый. Соң, идән чүпрәгенә бер дигән бит әле ул!

Шәһәр идәне авылныкы түгел шул. Мәйсәрәнең авылдагысы буяусыз идән. Аның болай тузанын гына сөртеп ала алмыйсың. Башта ике чиләк су кайнарлыйсың. Ишегалды почмагындагы өемнән ком алып керәсең. Аннары юкә мунчала белән идәнне юешләп, һәйбәтләп ком сибәсең дә, әй-дә-ә яхшылап торып ышкырга! Идәнне агартканчы, аркаңнан җиде кат тирең чыга. Ә монда, ялтырап торган идәнне сөртеп алуның ние бар! «Физзарядка гына бит ул!» – дип тотынган иде Мәйсәрә, яртысына да җитә алмады, башлары әйләнеп, йөрәге кагып, тизрәк караватына барып ятты. 

Эштән кайткач, кызы кирәген бирде дә соң! 
–  Әни, менә сиңа идән юарга кем кушты әле? Безнең идән юеш чүпрәк белән юа торган түгел бит! Әнә аны юа торган махсус пылесосы бар. Икенче юлы берәр эшкә тотынганчы бездән сора, яме?

Әле узган атнада табак таптырып тагын кызын аптыратты Мәйсәрә. «Табак нәрсәгә сиңа?» – дигән соравына: «Керләремне сыгып куясы иде», – дигәч, анысы тагын ачуланды. 
– Әй, әни, керне кем кул белән уа инде хәзер? Әнә машина эшләп тора бит. Кая, бир, хәзер юдырып алабыз. 
Мәйсәрә карават астына бер пакетка тутырган керләрен кыенсынып кына кызына тоттырды. 

Юк, ошамый икән аңа шәһәр тормышы. Гомер буе керләрне мунчада юынып чыкканнан соң калган кайнар су белән юып өйрәнгән ул. Башта чистарак керләрен сала, аннары караракларын... Кыш көне ишегалдында бозланып каткан керләрен өйгә алып кереп киптергәндә чыккан хуш исләре генә ни тора! 

Мәйсәрә карчыкның кызы да, кияве дә әйбәт үзе. Әниләренә кырын караганнары да юк. Кызы кайчагында ачуланса да, яратып кына бит ул. Әнисенең рәхәтләнеп ял итмичә, үзенә үзе эш уйлап чыгарганына күрә генә. 

Төннәрен үз бүлмәсендә елап чыга Мәйсәрә. Авылына, үзенең өенә кайтасы, Нурдидә күршесе белән рәхәтләнеп капка төбендә сөйләшеп утырасы килә. 

Бәхетенә, ярый әле өен сатып алучы булмады. Күршесенең йорты сатылмаганга Нурдидә бик сөенде инде. «Бер кадагына да тидермим. Барысы да үз урынында торыр. Комодың да, савыт-сабаларың да үзеңә кирәк булыр әле, аларын да алып чыкмыйм», – дип калган иде. 

Мәйсәрә карчык үзенең өен, ишегалларын гел төшендә күрә. Менә язлар гына җитсен, ялыныр-ялварыр, кызын үзен авылга кайтарып куярга ничек тә күндерер әле. 

Лилия Гәрәева, Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев