Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Песиле буласы килеп үткән балачак... (тормыштан)

Бала чагымда әни эт һәм мәче кебек җан ияләрен өйдә асрауга каршы булды. Ул гел, алар безнеке кебек фатирда түгел, урамда яки шәхси йортта яшәргә тиешләр, дия иде. Чөнки аларның йоннары һәм исләре бөтен фатирга тарала, мебельләрне бозалар, обойларны ерталар, дип, мине песи асрау уеннан ничек булдыра ала, шулай кире кайтарырга тырышты...

Әниләргә килгәч, кулыма «Яшел Үзән»нең үзен ашатып йөргән урам мәчесенең бер ханымны авариягә очрыйсы автобуска соңга калдыруы турындагы хат басылган саны эләкте. Менә бит нинди җан ияләре алар. Әнигә дә әйттем, минәйтәм, ә син гомерең буе өйдә мәче асрауга каршы булдың, дип.

Әйе, бала чагымда әни эт һәм мәче кебек җан ияләрен өйдә асрауга каршы булды. Ул гел, алар безнеке кебек фатирда түгел, урамда яки шәхси йортта яшәргә тиешләр, дия иде. Чөнки аларның йоннары һәм исләре бөтен фатирга тарала, мебельләрне бозалар, обойларны ерталар, дип, мине песи асрау уеннан ничек булдыра ала, шулай кире кайтарырга тырышты.

Минем башка төрле – әрлән (хомяк), тутый кош кебек җан ияләре бар иде анысы, әти белән әни андыйларга никтер каршы килмәде. Әрлән кызык иде шундый, көне буе йоклый, төнлә читлеге буйлап йөгереп йөри. Бервакыт качты да әле, өч көн таба алмадык, аннары үзе каяндыр килеп чыкты. Попугайның да нервыны чыгарган чаклары күп: дөньяны тутырып җимен чәчә, пыр китереп очып йөри, бертуктаусыз сайраган чаклары күп. Өч литрлы банкада әкәм-төкәмнәр дә тоттым әле мин өйдә, аннары урамга җибәрдем. Кәлтә еланы тотып кайттым, берничә көн ашатып асрарга әни рөхсәт итте, аннары күл буендагы урманга җибәрдек.

Шундый вак-төяк бөтен җан ияләрен дә ярата идем, әмма йомшак, назлы песиләргә мәхәббәтем бигрәк тә көчле булды. Менә үсеп җитеп, әти-әнидән аерым яши башлагач, берне генә дә түгел берничәне асраячакмын, дип хыялландым. Ә апа хайваннарга бөтенләй битараф иде. Бәлки икәүләшеп сорасак, алган да булырлар иде. Мин берничә тапкыр урам мәчеләрен өйгә күтәреп кайткаладым, әмма әни аларны ашата да, чыгарып җибәрә иде. Мин аларны үзем карыйм, юындырам, асларын җыям, дип вәгъдәләр бирсәм дә, файдасыз – әни үз сүзендә торды.

Бездән ике катка тү­бән яшәүче дус кызым Ириналарның ике мәче һәм бер этләре бар иде. И, рәхәтләнә идем шулар белән мәш килеп, Ирина үпкәли иде хәтта, син минем янга түгел, алар янына керәсең, дип. Менә миңа һич аңлашылмый иде: нигә алар фатирларында шуның кадәр мәче һәм эт асрый ала, ә безгә бер песи дә ярамый.
Җәй көне авылда дәү әниләрдә яшәргә ярата идем. Менә анда ичмаса ирек! Нинди генә хайван юк! Дәү әнинең Акбае, Сара исемле мәчесе – өйгә аңа гына керергә ярый, калган бишесе ишегалдында гына, тавык-чебешләр, казлар, сарыклар, сыер һәм бер бозау. Укырга вакыт җиткәч тә китәсем килми иде авылдан.

Балачагым кечкенә генә бер песи алып бирүләрен көтеп узды. Аннары зур үстем, мәктәпне тәмамладым, Казанда университетка укырга кердем. Анда инде мәче кайгысы бетте – тулай торак тормышы, уку, дискәтүкләр, беренче мәхәббәт... Аннары эш, гаилә һәм балалар. Менә шунда әнинең нигә мәче алырга рөхсәт итмәвен аңладым. Чөнки ул зур җаваплылык. Аны ашатырга, дәваларга, артыннан җыярга кирәк, ә монда өй мәшәкатьләре баштан ашкан: пешерү, җыештыру, юу... Әле эшкә барырга, балаларны мәктәпкә, бакчага илтергә, алып кайтырга... Кыскасы, мәчесез дә баштан ашкан!

Балалар да, мин бала­чактагы кебек үк, бер ара мәче сорап аптыратты. Без ирем белән андый җан ияләренә каршы түгел – тутый кош та, әрлән дә алдык, хәтта куян да асрадык әле. Әмма мәче белән эткә батырчылык итмәдек. Балаларга, әни кебек үк, андый хайваннар фатирда яшәргә тиеш түгел, дип аңлатабыз (баш миенә сеңеп калган, күрәсең). Үскәч, аларның да минем кебек фикер үзгәрәчәк, әлбәттә. Әмма кечкенә чакта мәчеле буласы бик килә шул…

Бу язмаңны нигә газетага җибәрдең инде, диярсез. Һәркем үзенчә нәтиҗә ясасын, дип. Менә яздым да, бу хәлләргә чит күзлектән карагандай булдым һәм нигә әле мин әнине кабатлыйм, дигән сорау туды. Нигә балаларыма песи баласы алып кайтып, балачакларын тагын да бәхетлерәк итмәскә соң?! Ә инде бөтенләй дә дөресен әйтсәм, күңелемдә әлегәчә песиле буласы килгән балачагым утыра...

Алсу И.
Яшел Үзән-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев