«Нигә әни һаман минем тормышыма кысыла?» (укучыбыз киңәш сорый)
Мин һәрвакыт әнидән курыктым. Ул бик «властная» һәм мине каты кул астында үстерде. ... Минем шәхси тормышымны тулаем күзәтүе астында тотканы өчен мин аны күралмадым. Кайчакта, аны күрмәс өчен, качасым, кая да булса китәсем, аның бер сәбәпсез түбәнсетү сүзләрен, миңа карата шелтәләрен, кеше буларак миннән канәгатьсезлекләрен бүтән беркайчан да ишетмәс өчен очып югаласым килде...
Әнии! Мин үзем, ярыймы?!
– Хәерле көннәр, кызлар. Күңелем тулганнан шалтыратам сезгә. Үз балаларын гел гаепле итеп калдыручы әти-әниләргә гыйбрәт булырлык нәрсә язып бастырсагыз бик әйбәт булыр иде, – дип ачынып сүз башлады яшь ханым. Алга таба үз тормышы турында түбәндәгеләрне сөйләде.
Язмыш болай да баштан гына сыйпап тормый, ә монда әле явыз телләр дә өсти. Әмма бу куркыныч түгел, сөйләсеннәр шунда. Иң йөрәкне телгәләгәне һәм авыры, бер грамм гаебең булмаган урында, үзеңнең әти-әниеңнең сине гаепләве.
Урысчалатып, утро начинается далеко не с кофе, диярсең, мине йокымнан телефон шалтыравы уятты, экранда «Әни» дигән язу чыкты. Минем иң курыкканым барысы турында да әнинең белүе иде.
Мин һәрвакыт әнидән курыктым. Ул бик «властная» һәм мине каты кул астында үстерде. Ярлы яшәвебезгә карамастан, миндә югары стандартлар принцибын тәрбияләде.
Балачакта яшьтәшләремә яраган гади кыланмышлар миңа тыелды, безнең гаиләдә алар кимсетүле һәм ахмаклык саналды. Шуңа күрә, классташларым рәхәтләнеп уйнаганда мин китап укып утырдым.
Тормышымда иң авыр вакыт яшүсмер чагым булды. Иптәш кызларым гашыйк булганда, дискәтүкләргә йөргәндә, малайлар турында хыялланганда мин бары тик көнчелек белән тормышымның читтән акканын күзәттем.
Үземне ямьсез дип әйтмәс идем, киресенчә, малайлар күз сала иде үземә. Әмма егетләрнең минем белән ничек тә булса танышырга омтылулары әнинең каты контроле астында чәлпәрәмә килә иде.
Минем шәхси тормышымны тулаем күзәтүе астында тотканы өчен мин аны күралмадым. Кайчакта, аны күрмәс өчен, качасым, кая да булса китәсем, аның бер сәбәпсез түбәнсетү сүзләрен, миңа карата шелтәләрен, кеше буларак миннән канәгатьсезлекләрен бүтән беркайчан да ишетмәс өчен очып югаласым килде.
Кияүгә чыккач ничек бәхетле булуымны күз алдына да китерә алмыйсыз. Ирле булудан түгел, ә ниһаять өйдән чыгып китеп, мөстәкыйль яшәү мөмкинлеге булганга. Тереклек итү җаваплылыгын үз кулыма алып, әни идарәсеннән котылуыма. Әлбәттә, андый тәрбиянең уңай яклары да бар: миңа кагылучы беренче егет булуына ирем бик шатланды.
Әни минем иремнән канәгать иде, чөнки ул аны, мине бай гаиләгә кертү ниятеннән, үзе сайлады. Шуңа, фикерем-теләгемне сорап та тормыйча, мине кияүгә бирделәр, дисәң дә дөрес. Әгәр дә ирем белән нигә дә булса сүзгә килсәк, барысына да мин генә гаепле идем. Әни һәрвакытта да иремне яклады һәм мине барлык гөнаһларда гаепләде.
...Авыр сулап, трубканы алдым:
– Әйе, әни, сәлам, тыңлыйм, – дидем итәгатьле генә.
– Сәлам, сәлам, – дип җаваплады әни эре генә, – мине бернәрсә дә белмәс дип уйладыңмы? Нигә иң элек минем белән киңәшләшмәдең?!
– Әни, мин зур кыз һәм проблемаларымны үзем чишәргә сәләтле. Үзеңнең фикереңне миңа тагарга кирәкми, яме, – дидем нык итеп.
– Нәрсә? Синме? Зурмы? Нигә соң алайса шундый зур кыз үзенең киләчәге турында кайгырта белми? – дип мыскыллап куйды әни. – Иреңне үз яныңда тоту шуның кадәр авырмыни? Үзеңә төкереп карыйсың икән инде, балаң турында уйлар идең! Нинди аерылышу ди! Тузга язмаганны!
– Әни, минем бер гаебем дә юк, ул үзе китте һәм, гомумән, нигә дип әле син минем тормышка тыгыласың? – дидем мин дә усалланып, түземлегем бетте чөнки.
– Нахалка! Әниең белән ничек сөйләшәсең син?! Мин сиңа бөтен тормышымны багышладым, кеше ясадым, ә син хәзер шулаймы? – дип, гаепләүләргә күчте. – Дәшмисеңме? Әйтер сүзең юкмы? Ну, һәрвакыттагыча, синең үзеңнән калганнар барысы да гаепле! – дип дәвам итте әни.
– Мин…
– Яп авызыңны ичмаса! Күңелемне кайтардың! – дип, ярты сүземнән бүлде дә, трубкасын сүндерде.
Менә иртәм шулай башланды, кызлар. Әнигә үпкәм кабарды, ачуым чыкты. Нигә ул һаман минем тормышыма кысыла һәм һаман үзенчә яшәтергә тели? Нинди генә хәл булса да, әни кеше, һичшиксез, үз баласын якларга, аның яклы булырга тиештер бит? Инде үзем әни булгач та суларга да бирмәү дөрес түгел дип саныйм.
Газета укучылар ничек уйлый икән бу хакта? «Әйтәм әле» рубрикасына шалтыратып фикерләрегез белән уртаклаша аласыз, хөрмәтле газета укучылар.
Исемем сер булып калсын (болай да укыгач танучылар булыр әле...)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев