Моңсу очрашу
Өебез янында гына текә баскычлар бар. Кыш көнендә тайгак инде алар. Шуңа да култыксаларына тотынып, сак кына, аяк астына карап кына атлыйм. Баш иелгән булганга, күрми калганмын...
Бер мәлне карасам, каршымда озын буйлы, яшь кенә ир-егет басып тора. "Апа, бирегез кулыгызны,булышыйм әле сезгә!"- диде ул миңа. Тавышы да шундый йомшак, шундый ягымлы.
Баскычлардан бергәләп төшә башладык. "Апа, беләсезме, мин бит сезне ерактан ук күреп килдем! Үз күзләремә үзем ышанмыйча... Сез шундый минем әнигә охшагансыз! Ерактандыр гына, дигән идем, якыннан да охшаттым! Бу баскычлардан әнкәй дә төшә иде, менә шулай әкрен генә атлап... Ул да шулай мамык шәл бәйләп йөри иде… Әй сагынганмын икән әнкәйне!"
...Мин аңладым аны... "Иде"ләр күп иде шул... Бик моңсу тавыш белән әйтелделәр... Баскычлардан төшеп җиткәч, күзләребез очрашты... ир-егет күзләрендә яшь иде. Ул минем кулларымны йомшак кына кысты да, кырт кына борылып китеп барды. Аның артыннан карап, уйланып торганда үз күзләремнән дә кайнар яшьләр агып төште. Менә шундый бик моңсу да, бик уйландырган да очрашу булды бүген...
Нәсимә Садыйк, Догалы йорт
Николай Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев