Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

«Минем өйдә хәзер сиксән өч яшьлек кызым бар» (редакциягә килгән хат)

Интернет киңлекләрендә Mila Miller (Мила Миллер) дигән авторның түбәндәге язмасына тап булдым һәм рәттән ике кат укып чыктым, чөнки бер белән генә күңелем булмады. Татарчага тәрҗемә итеп, газетабызда укучылар белән дә уртаклашасым, әниләребезнең мәңгелек түгелен һәм картлык көннәрендә һич тә тарсынмыйча аларга башка беркем дә бирә алмаслык ярату, кадер-хөрмәт күрсәтү кирәклеген тагын бер кат искәртәсе килде.

«Әнине яшәргә үземә алып кайттым. Бөтенләйгә. Алдан бернәрсә уйламыйча, планлаштырмыйча, бер мизгелдә, бер пакет белән. Пакетта – колготки, «Дөньядагы иң яхшы әби» дигән язулы башмаклар (минем балалар бүләк иткән иде), җылы халат һәм нигәдер – мендәр тышы. Пакетны әни үзе тутырды.

Хәзер минем өйдә өч атна инде дүрт яшьләр тирәсендәге карт кыз бала яши. Арык кына, ап-ак чәчле, тубык тирәсендә җыерылып торган колготкидан. Ул, җылы башмаклары белән сирәк атлап, коридор буенча йөри, бусага буласы урында сак кына туктый һәм аягын күтәреп, күренмәгән ниндидер киртәне атлый. Коридордагы эткә елмая. Күренми торган кешеләрне ишетә һәм миңа көн саен алардан яңалыклар сөйли. Оялчан һәм күп йоклый. Шоколадны (бүлмәсенә һәрвакытта да шоколад куям) кечкенә генә тешли һәм чынаякны ике куллап тотып (бер кулы калтырый), чәй белән йотып җибәрә. Нәзек кенә кулыннан балдагын төшереп югалтудан бик курка, һәрвакыт кабалап кына тора.

Мин кинәт әнинең ни дәрәҗәдә карт һәм ярдәмгә мохтаҗ булуын аңлыйм. Ул үзен барлык дөнья мәшәкатьләреннән азат итеп, зур кеше булып уйнаудан туктаган. Һәм үзенең тормышын, барлык-барлык вак-төягенә кадәр, тулаем миңа ышанып тапшырган. Аның өчен иң мөһиме хәзер – минем өйдә булган вакытым. Мин урамнан кайтып кергәч, ул шундый җиңел сулап куя, шуңа хәзер озакка чыгып китмәскә тырышам. Һәм, кайчандыр балаларыма пешергән кебек, һәр көнне әбәдкә аш әзерлим, өстәлгә кабат печеньелы ваза куйдым.

Нәрсә тояммы? Башта – курку. Ул мөстәкыйль иде, әти үлгәннән соң өч ел ялгызы яшәргә теләде. Мин аны аңлыйм – гомерендә беренче тапкыр, сиксән яшендә, әни үзе теләгәнчә эшли. Әлеге каһәр вирус әниемне сындырды – ике ай беркая да чыкмыйча өйдә утыру психикасын ватты. Хәзер бу минем өчен дөньям булган зәгыйфь кешемә кызгану, чиксез ярату һәм наз тоям. Аның белән нинди юлдан баруыбызны мин бик яхшы аңлыйм. Бик тә, яраткан кызы белән, җылыда һәм уңайлылыкта әлеге юлның аның өчен бәхетле булуын телим. Өйдә үзем пешергән бәлешләр һәм кәтлитләр белән. Калганы әни өчен инде мөһим түгел.

Минем өйдә хәзер сиксән өч яшьлек кызым бар һәм Аллаһ Тәгалә аның кояш баешын бәхетле, ә үземнең алдагы тормышымны – тыныч, үкенечләрсез итәргә миңа мөмкинлек биргән өчен рәхмәтлемен. Әни, миндә яшәвең өчен рәхмәт. Зинһар, озаграк була күр...»

«Хат килде» рубрикасы астында чыгучы райондашларыбыздан килгән хатларны эшкәртеп, басмага әзерләүче Гөлнара Вәлиева тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев