Алга таба ничек яшәргә?!. (киңәш кирәк)
1486
1
(Редакциябезгә шалтыратучы сүзләреннән язып алынды, исемен дә, фамилиясен дә атамады. Күз яшьләре белән күңелен бушатучының кырык яшьләр тирәсендәге ханым икәнен генә аңладык).
Тормышымда җитди проблемалар башлангач, бу дөньяда яшәүчеләргә үзләреннән кала башка беркемдә дә эшләре булмавын аңладым. Хәлем мөшкел иде. Бу проблема янында моңа кадәр булганнары бала-чага уены кебек тоелды һәм миңа әлеге сүзнең мәгънәсен тулаем ачты.
Элек мин проблеманы чишәргә кирәкле мәсьәлә дип саный идем. Хәзер беләм, проблема ул – тулысынча көчсезлек һәм чарасызлык белән бергә курку, рәнҗеш һәм кот очу хисе. Әгәр дә аны бүлешү, шул темага киңәшләшү мөмкинлегең булса, син бәхетле. Ә миңа барысын да эчемдә тотарга һәм ялгызым хәл итәргә туры килде. Дөресрәге, мин һәрвакыт ярдәм сорап дусларыма мөрәҗәгать итә алам, дип уйладым. Әмма алар, үзләренә файда алырлык булмагач, шунда ук миңа артлары белән борылды.
Кемнең чит кеше кайгысын бүлешәсе килсен? Хәтта бер елга якын йөргән кешем дә кинәт кенә мине ялгыз калдырды. Мин аны бөтен йөрәгем белән яраттым. Бәлки шуңадыр да, әлеге хиснең уртак түгеллеген аңлау бик авыр булгандыр. Ул мине иң кирәк вакытта ташлап китте. Тормышымның иң катлаулы чорында, аны тагын да йөз тапкыр авырайтып, йөзен читкә борды. Ә бит ул, минем белән беркайчан да аралашудан туктамаячакмын, дип, вәгъдә биргән иде. Хәзер бернәрсә дә булмаган кыяфәт белән йөри. Озак вакытлар бер-беребез белән бүлешкән шатлыклар, көлешүләр, елашулар, әйтерсең, булмаган да.
Мин аны дөньядагы барлык якыннарыма караганда да катырак яраттым, йөрәгемне ачтым, үз дөньяма керттем. Ә ул? Тотты да шул дөньяны челпәрәмә китерде, андагы барлык нәрсәләрне вак кыйпылчыкларга кадәр таптап ватты һәм мине күз яшьләренә батырып, оятсызларча калдырып китте. Әгәр дә син күп вакытлар дәвамында кем өчендер ышанычлы таяныч, ярдәмче булгансың икән, үзеңнең күңелең суынгач ук ташлап китү – кансызлык һәм кабәхәтлек. Миңа бик кыен. Җаным-тәнем рәнҗи, йөрәгем авыртуга түзә алмыйча шартлар дәрәҗәдә, ул авазсыз гына үкерә, улый сыман.
Мин аны беркайчан да хәтеремнән сызып ташлый алмаячакмын. Сөйләшүләребезнең бер генә сүзен дә онытмаячакмын, беркайчан да серләрен сөйләмәячәкмен... Әмма ул үз юлын сайлады, мин аның белән килешәм, тик үзен беркайчан да кире кабул итмәячәкмен. Ул мине проблемаларны мөстәкыйль хәл итәргә өйрәтте, рәхмәт аңа. Һәм бу – минем башка аның ярдәменә, таянычына һәм дуслыгына инде мохтаҗ түгеллегемне аңлата. Зур югалтулар һәм проблемалар аша бирелгән тормыш сынавы миңа яхшы сабак булды. Башкалар ярдәменә ышанырга, өмет итәргә ярамаганын, бары тик үз көчеңә таянырга кирәклеген бик үтемле итеп сеңдерде, гомер азагына кадәр онытмаслык итеп.
Тик кешеләргә ышанычны югалткач, алга таба ничек яшәргә?!…
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Комментарии
1
0
0
Бирешмәскә, тырышырга, югалып калмаска.
0
0