Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Матур картлык булсын, яшьлектәге авырлык уза ул (редакциягә килгән хат)

Үземнең аянычлы башланган, әмма Аллаһның рәхмәте һәм мәрхәмәте белән бәхетле узып баручы тормышым турында язам. Укыгач, бәлки мине танучылар да булыр, танысыннар. Хәзер инде кеше сүзеннән кача торган яшьтән узган мин.

Кечкенә улымны ялгызым тәрбияләдем. Өч яшендә ул инде яхшы итеп сөйләшә, шат күңелле һәм бик тапкыр иде. Мин аның өчен йөрәгемне өзеп бирердәй булсам, әтисе белергә дә теләмәде. Балабыз әле минем карынымда чакта ук, безне фатирыннан куып чыгарды. Әйе, без мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерми генә яшәдек. Бер көнне, кыюлык өчен салып кайтты да, өенә башка хатынны алып кайтып, өйләнү өчен, миңа чыгып китәргә кушты.

– Ә син миңа кем? Законный хатыныммы әллә? Юк! Вот и выметайся отсюда! – дип кычкырды. – Бар үзеңнең общагаңа! Алайса монда бушлай фатирда яшәмәкче! Ну, нәрсә карап каттың? Бар, әйдә, бар!
– Кая барыйм, ничек инде чыгып китим? – дип, аңламадым мин. – Син бит тиздән әти буласың!

– Белмим мин, кемнәндер ул бала синең. Миңа әни, сине әле бер егет, әле икенче егет белән күрдем, диде. Син безгә каян килдең әле? Авылданмы? Шәһәрдә төпләнеп калырга телисеңме? Әзердә яшисең киләме? Менә булмый гына торсын әле. Мин хәзер синең турыда барысын да беләм! – дип, ямьсез итеп сөйләнде баламның әтисе, әнисенең сүзләрен кабатлап.

Мин шаккатып аңа карап тордым. Ничек әлегә кадәр мин аның шундый түбән булуын күрмәгәнмен? Ә бит мин аны яхшы күңелле, әйбәт кеше буларак беләм. Ә бу?
Авыр атлап, фатирдан чыгып киттем.

Күңелемдә шундый җирәнгеч иде, әйтерсең кемдер бер чиләк пычрак түккән. Каршыма әнисе менеп килә иде, миңа түбәнсетүле караш ташлап, иреннәрен генә кысып куйды. Исәнләшмичә генә, мине үткәреп җибәрү өчен яны белән басты да, юлын дәвам итте. 

Миңа бик авыр туры килде. Тулай торактан көчкә бүлмә алдым, ачлы-туклы яшәдем, ә эшләгән акчама туачак балама кирәк-яраклар тупладым. Белдерү буенча иске тегү машинасы сатып алдым һәм үзем пеленкалар, распашонкалар тектем. 

Улым үз вакытында туды. Нык, сәламәт булуына бик сөендем. Әмма тулай торак коменданты яшәргә башка урын эзләргә кушты. Чөнки минем яныма беркемне дә урнаштыра алмый (теләүче дә булмас иде яшь бала янына), ә тулы өч карават-урынны болай гына бер миңа бирергә жәл.

Бу хәлдән ничек чыгарга белмәдем. Белдерүләр эзләдем һәм, ниһаять, берне таптым. Ялгыз карт үзенә ярдәмче эзли, бүлмә бирә. Янына бардым, сөйләштек, яшь балам барлыгын әйттем. Карт ризалашты һәм өч бүлмәле фатирындагы иң кечкенә бүлмәне безгә бирде.

Хәзер баш очыбызда түбә булды һәм бер айлап тынычлап яшәдем. Аннары бабай урынга ятты. Фатир хуҗасының соңгы көннәре тәрбиядә узсын, дип, ике ел ярым барысын да эшләдем. Карадым, кашыктан ашаттым, юындырдым, киендердем, дәваладым. Балам белән бабай арасында тиен кебек бөтерелдем. Ничек түзгәнмендер. Бик нык ябыктым. Күрше тетя Катя берсендә подъезд төбендә түзмәде, башын чайкап: «Балакаем, шәүләң генә калды бит инде», – дигән иде.

Аннары бабайны җирләдек. Бу эш тә минем җилкәгә төште, әлбәттә, башка кешесе юк иде. Әле яхшы, мондый очракка дип, бабай һәр пенсиясеннән  акча җыеп барды.

Җидесен уздыргач, әкренләп әйберләремне төйни башладым, чөнки бабайның нинди дә булса туганы килеп, барыбер мине моннан куып чыгарачагына иманым камил иде. Чынлыкта да, бер көнне ишектә кыңгырау шалтырады. Мин бик куркып кына ишекне ачтым. Ә бу шалтырау мин бөтенләй дә көтмәгән шатлык алып килгән. Үз колакларыма үзем ышанмадым.

Мин тәрбияләгән бабай фатирын миңа бүләк иткән булып чыкты. Кайчан моны эшләп өлгергән, белмим. Тетя Катя әйтә, син килеп ярты елдан соң ук язды инде ул аны синең исемгә, диде. Моңарчы күргән михнәтләрем, чит бабайны кадерләп караганым өчендер инде бу язмыш бүләге, дип, Аллаһка чиксез рәхмәтләремне елый-елый җиткердем.

Шулай могҗизалы төстә өч бүлмәле фатирлы булдым. Баламны кочаклап, шатлыктан ничек елаганымны белсәгез! Балалар бакчасына да чират җитте һәм эш табу мәсьәләсе килеп басты. Мин ун классны тәмамлагач (ул елларда унбер юк иде әле), авылдан китеп, тулай торактан урын да бирәләр, дип, «металлист»ка гади эшче булып урнашкан идем. Һөнәри белем алмадым. Кияүгә чыкмый торып, бала тапкан өчен авылда яшәүче әти-әнием дә, туганнарым да баштан сыйпамады, шуңа бик кайтып та йөрисем килмәде. 

Үземә, улыма тегеп, кулым шомарган иде, йөри торгач, бер ательега тегүче булып урнаштым. Сынау өчен бирелгән өч айда үземне оста һәм намуслы эшче итеп күрсәттем. Мин үземне ирекле, бәйсез һәм бәхетле хис иттем.

Язмыш мәрхәмәтле булды миңа. Улымны үзенекедәй итеп тәрбияләрлек, миңа чын терәк булырлык тиң ярымны да юлыма, диярлек, чыгарып куйды. Менә тормыш шулай бер артын, бер алдын күрсәтә икән. Әле ярый авыр сынаулар яшьлектә бирелгән, дип, юанам. Бүгенге көнем шөкер итеп туймаслык. Ирем, дүрт балабыз, оныкларыбыз – яшәешебезнең яме.

Һәркемгә шундый тыныч картлык теләп, Фатыйма дип белерсез.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев