Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Лаеклы ялга чыккан ирем «җелегемне ашап» бетерә язды (редакциягә килгән хат)

Пенсиясенең беренче атналары иремнең тыныч узды. Ул чынлап та ял итүенә шатланды. Ниһаять, дачадагы эшләргә тотынырга, китап укырга, анда-монда барырга планнар корды. Аның өчен мин дә шатландым, минәйтәм, ял итсен, заслужил. Әмма берәр айдан аның моңсулана башлавын сиздем. Гадәт буенча иртүк тора, капкалап ала да телевизордан анысын-монысын карый, төшкә инде күңелсезләнә. Дачага да бармый – салкын, яз җиткәч тотынырмын, ди. Китаплары да шул килеш ята. Мин кичке алтыларда эштән кайтам, ул һаман шул кәнәфиендә телевизорга текәлеп утыра. Күңелгә борчу керә башлады минем дә...

Фото: ясалма интеллект

– Кызлар, хәерле көннәр! Вакытыгыз кысан, эшегез күп икәнен дә аңлыйм, шундый матур газета эшлисез, молодцы, әмма язып маташасым килми. Тиз сөйләргә тырышырмын, тыңлагыз әле. Узган санда шулай, минем кебек шалтыратучының кияве турында язган идегез, рәхәтләнеп укыдым. Минем ирем турында сөйлисем килә. Бәлки бер безнең гаиләдә генә булмагандыр андый хәл, тагын башларыннан кичерүчеләр бардыр. Кемгәдер алга таба сабак, кемгәдер гыйбрәт булыр. 

...Ирем Вильдан (диимме соң инде) гомере буе – 38 ел Яшел Үзәннең зур заводында инженер булып эшләде. Шул эшендә яшәде дисәм дә була – иртә таңнан чыгып китә, кич кенә кайта, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә бармый калмый иде. Мин инде шундый тормышка күндем. Кичке аш өстәле артында гына очраша идек дисәм дә, ялган булмас.

Узган ел ирем лаеклы ялга чыкты. Җитәкчеләрнең җибәрәсе килмәсә дә, үзенең китәсе килде: «Булды, арыдым, ял итәсем, үзем өчен дә яшәп карыйсым килә», – диде. Мин әле хисапчы булып эшләвемне дәвам итәм, чистый куып кайтарганчы китмәскә исәп. Бигрәк тә иремнең маҗараларыннан соң, өйдә утыру – кешене акылдан яздыра икәнен аңлаганнан соң, яраткан урынымда булдыра алганча утырачакмын, дигән карарга килдем. Менә шул.

Пенсиясенең беренче атналары иремнең тыныч узды. Ул чынлап та ял итүенә шатланды. Ниһаять, дачадагы эшләргә тотынырга, китап укырга, анда-монда барырга планнар корды. Аның өчен мин дә шатландым, минәйтәм, ял итсен, заслужил. Әмма берәр айдан аның моңсулана башлавын сиздем. Гадәт буенча иртүк тора, капкалап ала да телевизордан анысын-монысын карый, төшкә инде күңелсезләнә. Дачага да бармый – салкын, яз җиткәч тотынырмын, ди. Китаплары да шул килеш ята. Мин кичке алтыларда эштән кайтам, ул һаман шул кәнәфиендә телевизорга текәлеп утыра. Күңелгә борчу керә башлады минем дә. Вильдан һәрвакыт эш эчендә кайнап яшәгән кеше, бер тик торганы булмады. Ә хәзер телевизор каршында «овощ»ка әйләнеп бара. Мин аңа бассейнга, тагын шундый кая да булса язылырга тәкъдим итеп карадым. «Ашыктырма, берәр шөгыль табармын», – диде.

Тапмады да, беркая бармады да. Минем эшемә шалтыратып, җелегемне ашый башлады. Кемнәр хисапчы булып эшли, алар белә: кайсыбер көнне кашынырга да вакыт булмый, кая анда телефоннан сөйләшеп, иреңнең күңелен күтәрү! Башта каты бәрелмәскә, аңларга тырыштым. Ә инде көн дәвамында бишәр тапкыр, җыен юк-барга шалтырата башлагач, сорауларына кыска гына җавап биреп, трубканы куя башладым. Нәрсәләр сорый дип уйлыйсыз? «Мәдинә, башым авырта башлады, дару кайда ул? Кайсын эчим? Кызыллы каптагысынмы, әллә яшеллесенме?» Яки: «Мәдинә, бәлки миңа кичке ашны пешерә торыргадыр? Нәрсә куйыйм: шулпамы әллә «второе»мы?» Минем саннар белән баш каткан, ә ул җыен юк-бар сораулары белән эшемне бүлә. «Теләсәң нишлә, Вильдан, син миңа эшләргә комачаулыйсың!» – дип, трубканы бәрдем. Ул үпкәләде. Һәм бу бер генә көн түгел бит, көн саен, диярлек, шул хәл. Инде эштә кырын карый һәм көлә башладылар. Өйгә кайтасың, кара көеп утыра. Нәтиҗәдә, бернәрсә эшләмәгән, ашарга да пешермәгән.

Иртәгәсен тагын шалтырата: кер юу машинасын куяргамы, кибеткә чыгып керергәме, нинди фильм карарга, тагын башы авырта, йокысызлыкка һәм күңелсезлеккә зарлана…

Кич, эштән кайткач бер көнне түзмәдем, чынлап туздырдым. «Син миңа көне буена унар тапкыр шалтыратуыңнан тукта! Мин эшлим! Минем җыелыш, отчетлар!» – дидем.

– Мин сиңа ун түгел, биш тапкыр гына шалтыратам. Миңа күңелсез! Сөйләшергә дә кеше юк! – ди бу, үзен яклап.

– Соң, үзеңә бер булса да шөгыль тап инде! Кая да булса бар, дуслар тап! – мин әйтәм.

– Нинди дуслар? Барысы да эшли!

– Кемнәр пенсиядә, шуларны тап! Үзеңә хобби тап!

Ул үпкәләде. «Әйтәсе генә ансат. Ә конкретно нишләргә була соң?» – ди, башын иеп.

Мин дә авыр сулап куйдым. Шунда иремнең чынлап та югалып калуын аңладым. Гомере буе эшләде, ә хәзер үзенә нинди шөгыль табарга белми. Мин аңа бассейнга, шахмат клубына язылырга куштым, дачага бар, дидем. «Йөрисем, барасым килми. Әле суык», – дип җавап бирде. Иртәгәсен ул җиде тапкыр шалтыратты. Берсен дә алмадым. Кич залдан мине каршыларга да чыкмады. «Эшең миңа караганда мөһимрәк», – дип үпкәләде.

– Мөһимрәк түгел! Әмма мин бөтен эшемне ташлап, телефоннан юк-бар сөйләшеп утыра алмыйм! – дим, аңлатырга тырышып.

– Юк-бар түгел, мин синең белән хәлемне уртаклашам!

– Син гел зарланасың! Көн саен! Бер үк нәрсәләрне сөйлисең.

Вильдан тагын да катырак үпкәләде, кич буе сөйләшмәде. Әмма алга таба да көн дәвамында шалтыратуларыннан туктамады. Инде эшемдә җитәкчем уенын-чынын бергә кушып: «Мәдинә Харисовна, бәлки сезгә дә ирегезгә иптәш булып өйдә генә утырыргадыр», – дигәч, чәчләрем үрә торды. Кайткач, кабат иремә ябырылдым:

– Вильдан, синең аркада миңа дә өйдә утырырга тәкъдим иттеләр! Син мине эшсез калдырасың!

Ул агарынып китте:

– Аның кадәр җитди проблемага барып җиткәнен белмәдем...

– Менә хәзер беләсең! Җитте-булды! Үзеңә шөгыль тап, йә яңадан эшкә чык!

– Син минем яңадан эшкә чыгуымны телисеңме?

– Әйе! – мин әйтәм, – эшләсәң яхшырак булыр иде! Өй саклап утырмас һәм миңа шалтыратып теңкәмне корытмас идең!

– Аңладым. Димәк, мин сиңа комачаулыйм.

– Комачауламыйсың! Әмма үзеңә бер эш табарга кирәк. Алтмыштан әз генә узган ир кеше телевизор каршында хатынының эштән кайтуын көтеп утыра алмый!

Дәшми торды. Аннары әкрен генә:

– Мин нишләргә дә белмим. Гомерем буе эшләдем, ә хәзер бушлык.

И, жәлләдем. Ул чынлап та югалып калган инде. Иртәгәсен бер тапкыр да шалтыратмады. Шатландым, ниһаять, аңлады бу, дип уйладым. Кайтсам, компьютер артында утыра. Нишлисең, дим. Үпкәле тавыш белән: «Эш эзлим. Раз сиңа мешәйт итәм, эшкә чыгам», – ди бу. «Миңа синең үпкәләүдән эшли башлавың кирәкми, – мин әйтәм, – мин синең үзеңә шөгыль табуыңны телим. Теләсә нинди. Хет, әнә, волонтер бул, хет дачага барып кыймылда, хет берәр түгәрәккә языл. Өйдә генә утырма. Һәм сәгать саен миңа шалтыратма».

Ярыйсы гына вакыт узды, бер өч атналап булгандыр. Вильдан шәһәрдәге шахмат клубына һәм Мирныйдагы яңа мәдәният үзәгендә илле яшьтән олыраклар өчен спорт клубына һәм атнага ике тапкыр бассейнга йөри башлады. Үз яшендә яңа дуслар тапты. Миңа көнгә бер генә шалтырата хәзер, төшке аш вакытында гына.

Әле менә сезгә шалтыратырга шул да этәрде, кичә әйтә: «Карчык, җелегеңә төшкән өчен гафу ит инде, эшсез ничек яшәргә, нишләргә белмәдем мин. Тиздән яз җитә, дачага да барырмын. Әле ярты ставкага булса да эшкә урнашыргамы дип уйлап йөрим», – ди. Шатландым аның яңадан яши башлавына, тормышка кызыксыну уянуына. Алайса, бу лаеклы ялдагы берничә ае чак кына гаиләне җимермәде.

Хәзер мин үземнең пенсиямнән куркам. Мин дә шундыйга әйләнсәм? Аллаһ сакласын! Шуңа күрә, куалап кайтарганчы эшләячәкмен. Ходай сәламәтлегемне бирсен дә, җитәкчеләргә миһербан бирсен. Менә шулар, кызлар. Шул турыда сөйлисем килгән иде. Чынлыкта, бу бик җитди мәсьәлә. Лаеклы ялга үз теләкләре белән чыгучылар яки, син инде пенсиягә чыктың, бар әйдә, дип, эшеннән мәҗбүриләп чыгарып җибәрелгәннәр борчылмасын, күңел төшенкелегенә бирелмәсен иде. Иң мөһиме, үз эчеңә бикләнеп өйдә утырмаска! Аралашырга, шөгыль табарга яки кабат башка җиргә эшкә урнашырга.

Пенсия яше үзеңне кирәксез итеп тою хисе тудырмасын, ә яңача яшәүгә этәргеч булсын иде!

Райондашыгыз Мәдинә. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев