Кызымны егетеннән ничек аерырга икән? (киңәш кирәк)
Сезгә сөйлисе бу сүземне шактый ерактанрак башлыйм әле. Беренче курска укырга кергән елны танышкан идек без Саша белән. Сентябрьдә үк бер курсташыбызның туган көне булды һәм ул безнең барыбызны да үзләренең бүлмәләренә чәйгә чакырды...
Шулкадәр халыкка табынга нәрсә әзерләгән булгандыр, анысы нигәдер истә калмаган. Кибет киштәләренең буш чагы иде ул еллар. Диңгез кәбестәсе консервасы гына тезелеп тора иде бөтен прилавкаларда.
Яшь чак бит – берсе кыек сүз әйтсә дә кычкырып көләбез. Бер-беребез белән чынлап торып танышкан көн дә булды ул. Туган көн уңаеннан котлау әйтүгә, һәркем үзе белән якыннанрак таныштырды: кайдан икәнен, нәрсәләр белән кызыксынуы турында сөйләде. Күпләр буш вакытта китап укырга ярата булып чыкты. (Ул вакытта барыбыз да китап дип җенләндек, шундагы геройларны үзебезгә үрнәк итеп алдык, аларга охшарга тырыштык бит.) Китаплар турында сүз чыккач, кем хәзер нинди китап укыганына күчтек. Без ул вакыт күбрәк китапны китапханәдән алып укый идек.
Табында миңа каршы якта утырган бер егет Михаил Булгаковның «Мастер и Маргарита»сын укый булып чыкты. Аңа бу китапны кемдер бүләк иткән икән. Мин дә аны укырга күптән хыяллана идем. Төрле яктан: «Үзең укып бетергәч, миңа биреп торырсың әле!» – дигән үтенечләр ява башлады. Миңа да биреп торырсың әле, дип, мин дә кул күтәргән идем. Ул нигәдер туп-туры миңа карап:
– Миннән соң чиратта иң беренче син булырсың! – диде
Бераздан бүлмәдә утларны сүндереп, музыка кабыздылар. (Кемдер үзе белән инде магнитофон да алып килгән булып чыкты!) Саша шунда килеп мине биергә чакырды.
Табын артында утырганда мин аны сиздермичә генә күзәтергә өлгергән идем инде. Озын гына буйлы, чәчләре кыска итеп киселгән, бик пөхтә генә киенгән. Артык чибәр дип әйтә алмыйм, әмма шундый сөйкемле. Гел елмаеп тора, елмайганда битендә мәхәббәт чокырлары күренеп-күренеп китә.
Биегәндә нәрсәдер сөйләшүебез истә калмаган – хәзер күп еллар узды бит инде. Әмма ничәнче этажда, кайсы бүлмәдә торасың, дип сораганын яхшы хәтерлим.
Икенче көнне кичкә үк безнең ишекне шакыды ул. Китап керткән! Мин дүртенче курс кызлары белән тора идем. Алар бит инде без түгел, үткеннәр. Шунда ук Сашаны бүлмәгә чакырдылар, мине чәй куярга йөгерттеләр. Авылдан алып килгән карлыган вареньесы, каймак бар иде – шуның белән чәй эчәргә утырдык. Сашаның: «Минем мондый сметана беркайчан ашаганым юк иде!» – дип, авыл каймагы белән тәмләп чәй эчүе бүгенгедәй күз алдымда.
Ул үзе шәһәрдә туып-үскән, авылны бөтенләй диярлек белми – бер туганнары да юк икән авылда.
Чәй эчкәннән соң мин аны коридорга озата чыктым. Иртәгә буласы дәресләр, семинар турында азрак сөйләшеп тордык.
Шуннан соң лекцияләрдән соң без еш кына бергә кайтып йөри башладык. Кайсы көнне ул мине иртән дә укырга барганда тулай торак янында көтеп тора. Сөйләшер сүз гел табыла. Башта озак кына «Мастер и Маргарита» турында сөйләштек. Бәхәсләшеп тә киткәләдек.
Бер көнне икәү кинога да барып кайттык. Шунда утырганда ул беренче тапкыр минем кулымнан тотты... Кинодан чыккач, озак кына паркта йөрдек. Көзнең шундый матур вакыты иде ул. Аяк астында сары яфрак өеме. Шулар өстеннән кыштыр-кыштыр икәү атлап барабыз... Җитәкләшеп! Ә бер сары каен төбендә туктап без беренче тапкыр үбештек...
Ничәмә-ничә еллар үтте инде моннан соң, әмма көз җиткән саен күңелем бер алгысынып ала.
Сүзем бөтенләй башка нәрсә турында иде минем, бик еракка киттем.
Авылга бер кайтуда Саша турында әнигә сөйләдем. Ул башта бер сүз дәшми генә тыңлады. Аннан:
– Кызым, Саша дисеңме? Рус егетемени? – дип сорады.
Бу сорауны көтә идем, билгеле.
– Әйе, әни, – дим. – Тик ул бик әйбәт егет!
– Мин бит аны сиңа начар дип әйтмим. Сөйләвең буенча да бик әйбәткә охшаган. Тик, кызым, күз алдыңа китер әле менә. Ярый, бергә булырга хәл иттегез ди, аның белән бергә авылга, өйгә кайттыгыз ди. Синең ул Сашаң белән мин ничек сөйләшәм инде? Русча белүем ипи-тозлык кына бит минем. Әтиеңнең дә... Димәк, кода-кодагыйлар белән дә рәхәтләнеп аралашып булмаячак инде. Ә туеңны күз алдыңа китереп карадыңмы соң? Татар туе булмаячак бит инде ул. Без бит анда сезне котлап сүз дә әйтә алмаячакбыз. Туганнар да дәшми генә утырачаклар инде. Мескеннәр кебек...
Мин әнине дәшми генә тыңлыйм. Күзләремә инде мөлдер-мөлдер яшь тулды.
– Гаилә булгач, бала туа инде, кызым. Анысын да уйла... Сашаңның рус исеме кушасы килер, синең үзеңнекен. Уртак фикергә килә алырсызмы? Аның әти-әнисе оныкларына татар исеме кушарга риза булмаячаклар бит инде. Аннан ул оныклар белән без нинди телдә сөйләшербез соң? Сез өйдә икәү русча сөйләшкәч, алар татарча белмәячәк бит инде. Безгә бабушка, дедушка дип дәшәрләрме? Әтиең бит инде оныклар дип хыяллана. Апаңның баласы туганын әнә ничек көтә. Малай булса да, кыз булса да, мин аның белән балыкка йөриячәкмен, ди. Икәү сөйләшә-сөйләшә балык тотып утырганны инде төшемдә күрдем, ди. Синекеләр белән суга гына карап утырырлармы икән инде?
Без бит әти-әнигә каршы дәшә торгна буын түгел идек әле. Алар сүзе закон иде. Әни каты итеп әйтмәде миңа, җайлап кына тезде:
– Кызым, барысын да үзең уйлап бетер. Әле дуслашканыгызга күп түгел дип беләм, бер-берегезгә тәмам ияләшкәнче ташлашсагыз хәерлерәк булмасмы икән? Аңа да шулай дип аңлат. Акыллы егеткә охшаган, аңламый калмас... Әлегә әтиеңә әйтми торыйк бу хакта, белмәсен, югыйсә бик борчылыр…
Әнине сүзсез генә тыңласам да, эчемнән бер дә аның белән риза түгел идем, билгеле. Авылдан киткәндә Саша белән араны өзү уемда да юк иде. Барысы да берәр ничек хәл ителер дип өметләндем.
Дүртенче курс кызлары белән торам дигән идем бит. Аларның бер группадашлары өченче курста укыганда рус егетенә кияүгә чыккан, инде бала көтә иде. Аннан ул баласын тапты. Безнең бүлмәдә сүз гел шул кыз турында гына булды берара. Бүлмәдәшләрем өчәү сөйләшәләр, мин күбрәк тыңлыйм инде, билгеле. Балага исем куша алмый аптырыйлар икән. Хатыны татар исеме кушмакчы була, ә иренә чын урыс исеме кирәк икән, бабай истәлегенә кушам дип әйтә, ди. Үпкәләшеп, аерылышыр хәлгә җиткәннәр... Кызлар: «Алар урынында булсак, без нишләр идек икән?» – дип сөйләшәләр. «Менә синең егетең рус, син нишләр идең?» – диләр миңа.
Теге группадашлары аерылышты аларның. Шул исем аркасында. Бер уртак фикергә барыбер килә алмаганнар. Бу хәл миңа әни әйткәннәргә караганда күпкә күбрәк тәэсир итте ул чакта...
Араларны өзүләр бик җиңел булмады, билгеле. Әмма ул хакта сөйлисем килми әле хәзер.
Кызым инде менә ничә ай бер рус егете белән очраша. Әтисе белми әле бу хакта... Әни кайчандыр миңа әйткән, мин китергән аргументларның берсе дә ярдәм итми. Һәрхәлдә, әлегә ярдәм итмәде...
Мондый хәл белән очрашкан әниләр мин генә түгел бит инде бу дөньяда. Сез бу очракта ниләр әйттегез балагызга? Үзем чактан гына ялгышлык эшләмәдем шул вакыт, инде кызны саклыйсы иде бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев