Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Кызыма әйтегез, мин үлдем... (хикәя)

Лена ире үлгәч, кызы янына Мәскәүгә күченә. Ләкин кияве аны картлар йортына җибәрергә уйлый. Язмыш Ленага икенче бәхет бүләк итәме? Йөрәк өшеткеч тормыш тарихы.

Картлар йортында яши башлавын авыр кабул итмәде Лена. Нәкъ яшьлектә ире белән тулай торакта яшәгән чаклар кебек. Янәшәсендә ире генә юк һәм элекке кебек күңелле түгел. Унике квадрат метрлы бүлмәдә бик күңелле яшәделәр – бөтен тулай торак бер гаилә булып. Кызлары тугач, бәхетләре тагын да түгәрәкләнде…

Аннары аларга иренең эшеннән ике бүлмәле фатир бирделәр. Һәр алган кашык-чәнечке, урындык алар өчен бәйрәмгә әйләнде. Әнә шулай әкренләп, кечкенә адымнар белән башладылар алар тормышларын. Кадерле тормышларын! Дилшат белән бер-берсен яратып, хөрмәт итеп бәхетле яшәделәр. Кызлары Динә дә аларны шатландырып кына торды. Мәктәптә яхшы укыды, теләсә кайда йөрмәде. Аның хәтта дус кызлары да юк иде. Кыз үсә төшкәч, әти-әнисе бу хакта борчылды, әмма кызларының моңа исе киткән кебек булмады. Институтка укырга кергәч, кызлар белән аралаша башлады әле, тик аны очрашуга, кинога чакыручы егетләр булмады. Иптәш кызлары бер-бер артлы кияүгә чыкты, ә Динә һаман ялгыз.

Әти-әнисенә ул-бу сиздермәсә дә, күңеле тыныч булмагандыр. Институтны тәмамлагач, төрле җирдә эшләп карады да, Мәскәүгә китеп барды. Бердәнбер кызларын җибәрәсе килмәгән әти-әнисенә: «Мәскәүдә мөмкинлекләр күбрәк, мин карьера төзергә ниятләдем», – дип аңлатты. Кызларына каршы төшмәделәр. Бәлки, язмышын шунда очратыр дип өметләнделәр. Әти-әнигә иң элек кыз бала хуҗалы булсын инде ул. Балалар тапсын, аларны тупырдатып сөеп үстерсен. Динә Мәскәүдә фатир арендалап яшәде. Әти-әнисенә сирәк кенә кайтты. Лена белән Дилшат тиздән пенсиягә чыгабыз, ниһаять, үзебез өчен яши башларбыз дип уйлап яшәгәндә, көтмәгәндә, өйләренә үлем килеп керде. Дилшат кисәк кенә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Югыйсә, авырып бер тапкыр хастаханәдә ятып карамаган ир шулай тиз генә якты дөнья белән хушлашты.

Иренең үлемен бик авыр кичерде Лена. Дөньядагы бердәнбер якын кешесе иде бит ул аның. Әнисе инде күптән гүр иясе, кызы – еракта, аның үз тормышы. Дилшат дусларын, сердәшләрен дә, хәтта туганнарын да алыштырган иде Ленага. Ире үлгәч, дөньяда бер ялгызы калган кебек тоелды. Хәтта эшеннән үз хисабыннан ял алып, өеннән чыкмый ятты. Елады да елады... Шул рәвешле күпме яшәр иде, беркөнне кызы шалтыратты: «Әни, минем янга күч, әйдә. Бераз акча җыйдым, сезнекен сатсак, Мәскәүдән фатир ала алам», – диде. Туган шәһәреннән китәсе килмәсә дә, кызы янында рәхәтрәк булыр кебек тоелды Ленага. Лаеклы ялга чыгарына ярты ел калган иде, айларны, көннәрне санап шул вакытны җиткерде. Пенсиягә киткән көнне аның хәтта фатиры да сатылган иде инде. Гомер буе җыйганын ятларга калдырып китү авыр иде. Әмма кызы катгый итеп әйтте: «Киемнәреңнән башка берни алма, барысын да яңаны алабыз, яңа тормыш башларсың!»

Фатир алу, аңа ремонт ясау мәшәкатьләре бер елга якын сузылды әле. Шул мәшәкатьләр белән Лена кайгысын да онытып торды. Тик яңа фатирга күченеп яши башлагач, тормышы соры булды. Эш эзләргә тотынды. Тик пенсия яшендәге хисапчы бер компаниягә дә кирәкми иде. Ул бик гарьләнеп кенә булса да, ерак түгел зур бер йортка лифтер булып урнашты. Хезмәт хакы күп түгел, әмма өйдә утыру түгел иде.

Алар белән аерым яшәү барышында кызларының үзгәрүен тойган иде Лена. Тагын да аз сүзле, артык ачылып сөйләшми дә. Бар белгәне: эш тә эш. Һәм элеккечә янында бер егет, инде, дөресрәге, бер ир дә юк иде. Шулай икәүләп кенә яшәрбез, онык сөя алмам инде дип уйлады Лена. Кызы да инде кырыкка җитеп бара... Тик нәкъ ике елдан соң Динә бер ир ияртеп алып кайтты. Киенүенә караганда, бер җобалгы, үз-үзен тотышына караганда, тәрбия күрмәгән бу адәм Ленага беренче карашка ук ошамады. Бергә өстәл артына кичке аш ашарга утырдылар. Пашага пешергән аш ошамады. «Колбасагыз да юкмы әллә?» дип сорарга да кыенсынмады. Лена шушы соравы өчен генә булса да өшкереп чыгарган булыр иде бу адәм актыгын, тик кызының аның янында очынып йөргәнен, күзләре янып торганын күргәч, эндәшмәде. Бердәнбер кызымның бәхетенә аяк чалган кебек булыр дип уйлады. Тәрбияле әтисе белән үскән кызы бу гыйбадка баш салмас дип өметләнде. Тик өметләре акланмады: бер айдан Паша аларга күченеп үк килде. Кызы Лена белән бу хакта алдан сөйләшмәде дә, ир киләсе кичне генә, күптән хәл иткән кебек: «Ул бездә яшәячәк», – диде. Кызына Ленаның нәрсә уйлавы мөһим түгел иде бугай. Ана эндәшмәде.

Паша күченеп килде, тик рәсми язылышу турында сүз тишмәде. Лена шуңа борчылды. «Йә Динәгә өйләнәсең, йә, бар, чыгып кит», – дип әйтәсе килде, тик кызыннан курыкты. Динә авырга узгач кына язылыштылар. Лена тыныч сулап куйды. Ул күңеле белән туасы оныгын көтте. Ниһаять, онык сөяр сәгате дә сугачак бит. Оныгының әтисе бит дип Лена Пашага да башкачарак карарга тырышты. Әмма Паша гына көннән-көн көйсезләнде: кечкенә генә сәбәп табып үпкәләп интектерде, Динәгә юкка-барга бәйләнде. Лена боларның барсын да күреп торса да, ир белән хатын арасына кермәде. Аннары соң кызының Паша янында бөтенләй башка булуын да күрә иде. Паша ишек ачуга янына йөгереп килеп җитә, ярарга гына тырыша иде башкаларга артык сикереп төшмәгән Динә. Киявенең көйсез холкына түзә алмыйча, кызына җайлап кына әйтеп карамакчы иде дә: «Әни, ул бит ир-ат һәм минем ирем, туачак баламның әтисе. Аның турында миңа начар сүз әйтмә», – дип кенә туктатты кызы.  

Әле бала тумаган иде, кызы кысан фатирда, шәхси тормышларын көйләү авыр булуы турында сөйли башлады. Сүз уңаеннан гына картлар йортындагы тормыш турында сөйләргә кереште. Имеш, өлкәннәргә бергә җыелгач кызыграк: уртак темалар, уртак кызыксынулар, җитмәсә һәрвакыт тынычлык, беркемнең авыр холкына түзәсе түгел, аерым бүлмә дә бар... Лена башта бу сөйләшүләрне аңламады әле. Тик уйлап йөри торгач, кызының тел төбен чамалый башлады. Аны бит картлар йортына җибәрергә телиләр. Бу һич тә кызының теләге түгел инде. Кияве шулай тели! Динәгә генә түгел, фатирга да хуҗа булмакчы. Ленаның ачуы кайнады. Сөйләшергә җай көтте. Тик озак көтәргә туры килмәде: кызы кабат картлар йортындагы бер хәл турында сөйли башлады. 

–  Кызым, миңа картлар йортына китәргә кушуыңмы бу? – дип турыдан сорады Лена. 

Кызының ике ут арасында калганын аңлады Лена. Паша: «Сайла», – дип әйтмәде микән?! Кызын бик жәлләде. Хәзер киреләнсә, ирсез калдырачак. Туасы баласы да ятим үсәрме?! Аннары соң кызы: «Син генә бәхетсез иттең безне», – дисә... Бу сөйләшү шуның белән тәмамланды, чөнки эштән Паша кайтып керде. Динә аның янында гөр-гөр килеп йөрергә тотынды. Чынлап та, бу фатирда Лена артык кеше иде. Үз фатирын сатып, шушы фатирны алырга ярдәм итсә дә, артык кеше иде…

Пенсиясенә лифтер хезмәт хакын кушсаң да, Мәскәүдә түгел, хәтта аңа якын районнардан фатир арендалап яши алмаячак. Туганнары өстенә кайтып кермәячәк, хәер, энесе белән әллә ни аралашмыйлар да. Лена үзенә урын картлар йортында гына табылачагын аңлады. Тик ул үз шәһәренә кайтачак. Үз җирең, үз кешеләрең булыр әле. Белешеп, кая кайтасын да тапты. Кызы белән хушлашмаска булды. Алар йоклаган чакта әзерләп куйган чемоданын алды да, мин шалтыратырмын, борчылма, дип, кызына хат калдырып, өйдән чыгып китте. 

Картлар йорты андый ук куркыныч урын түгел иде. Нигәдер яшьлегендәге тулай торакны искә төшерде. Тик ул чакта алар яшьләр, гөрләп торалар иде... Чиста, тыныч булгач, тагын ни кирәк дип уйлады Лена. Әле егәре дә бар, үзеннән өлкән әбиләргә ярдәм итеп, тәрбиячеләрнең дә күңелен яулады. Тормыш монда план буенча. Көне-сәгате төгәл үтәлгән режим. Ашарга пешерәм дип азапланасы юк: ашаталар, урыныңны юалар. Бөтенләй начар түгел дип тынычландырды үзен Лена. Кызына шалтыратып торды. Оныгы туганын да телефоннан белде. «Әни, оныгыңны күрергә кил», – димәде кызы. «Җәй бергәләп килербез әле», – дип кенә әйтте. Шалтыратулар айдан-айга сирәгәйде. Тормыш мәшәкате, бала мәшәкате белән вакыты да юктыр, мин дә шалтыратып җәфаламыйм, дип уйлады Лена. 

Җәйләр үтте... Кызының килеп китәргә җае булмады.. Лена кайгырды, әмма үзе сайлаган язмыш белән килеште. Аннан соң картлар йортында да үз кешегә әйләнде. Шәһәргә чыгып йөреп керергә дә рөхсәт иттеләр аңа. Ул яшьлеге сукмаларыннан бер генә узмады. Картлар йортыннан ерак түгел паркны үз итте. Озаклап анда утырырга гадәтләнде. Шулай беркөн паркта эскәмиядә утырган чакта аңа бер эт килеп елышты. Лена аны сыйпап алды. Шунда: «Граф, шаярма» дигән тавыш ишетелде. Лена күтәрелеп карагач, этнең хуҗасын күрде. Пөхтә киенгән, күркәм генә күренгән үзеннән өлкәнрәк булган ир-ат иде ул.

– Бар да яхшы, күптән эт сыйпаганым юк иде. Балачакны искә төшерде, – дип елмайды Лена. 
– Артык ирек бирсәң, шаярып өстегезгә сикерергә дә күп сорамас. Акыллы булса да, уйлап бетерми шул, – диде хуҗасы Ленаның елмаюына елмаеп. – Сезнең янга утырырга мөмкинме?
– Читләр өстенә генә сикерәме? Сезнең киемдә бер тап юк. Хатыныгыз бик кайгыртучан, ахры?
– Граф холкымны өйрәнеп бетерде инде. Минем белән кайчан уйнарга яраганын йөрешемнән үк аңлый. Без җан дусларга әйләндек инде аның белән…

Алар озаклап сөйләшеп утырдылар. Василий Михайлович хатыны үлгәч иптәшкә дип алган икән бу этне. «Графсыз тормышны күз алдыма китерә алмыйм инде», – диде ул. Тагын тормышын гөлләрсез күз алдына китерә алмый икән. Гөлләр үстерергә хирыс булып чыкты. «Өеңдә йөрер урын да юк бит инде», – дисәләр дә, балалары һаман яңа гөлләр бүләк итәләр икән үзенә. Тагын оныклары турында сөйләде Василий Михайлович. Лена аны көнләшеп тыңлап утырды. Балалары, оныклары, үз почмагы.... Менә бәхетле картлык, ичмасам... Лена үзенең приюттан булуын яшерде. Танышы матур тормышын сөйләгәндә мескен булып күренәсе килмәде. Василий Михайлович озатып куярга теләсә дә баш тартты. Якында гына яшим, әле керәсе җирләрем дә бар, – дип алдашты. 

«Алайса иртәгә дә шушы ук урында күрешәбезме?» ؘ– дип тәкъдим итте танышы. Лена, риза булуын белдереп баш какты да, тиз-тиз атлап китеп барды. Василий Михайлович үз тарихын сөйләгәндә үзен бик жәлләсә дә, нигәдер күңеле күтәренке иде Ленаның. 

Ике ялгызның очрашуы гадәткә әйләнде. Василий Михайлович Ленага һәрвакыт шоколад йә апельсин алып килә. Алар Граф белән парк буйлап йөри, аннан эскәмиягә утырып сөйләшәләр дә сөйләшәләр. Лена танышына бөтен тормышын сөйләп бирде: иренең күптән үлгәнен, кызының Мәскәүдә үз гаиләсе белән яшәгәнен, тик бер генә нәрсәне яшерде – кайда яшәгәнен әйтмәде. Дөреслекне ачып салырга кыенсынды. 

Бер көнне Василий Михайлович Ленага өйдә пешкән камыр ашларын сагынуы турында сөйләде. Сүзенең ахырында сорап куйды: 
– Лена, сез камыр ашлары пешерәсезме?

Лена чактан гына елап җибәрмәде. Шундый яратып пешеренә иде бит ул. Пешерер иде хәзер дә, тик плитасы да, кухнясы да, өе дә юк... Приютта яши торган бер мескен ятимә генә... Юк, бу татлы хыялларга илтә торган юлны өзәргә кирәк. Болай җан тинтерәтеп яшәп булмый. Ул кисәк кенә урыныннан торды да:
– Василий Михайлович, безгә башка очрашырга кирәкмәс. Без икебез ике дөнья кешеләре. Хушыгыз!
Василий Михайлович һушына килеп сүз әйткәнче, Граф Ленаның пальто итәген каптырып алды. 

– Менә, күрәсезме, минем генә түгел, аның да сезне җибәрәсе килми. Мин сезне үпкәләттем бугай. Гафу итегез! Сез мине дөрес аңламадыгыз, ахры. Онытыгыз минем сүзләремне, мин берни дә сорамыйм. Шушылай бергәләп паркта йөрүдән генә туктамыйк. Ялгызлык бик авыр. Ә соңгы айда  җаныма рәхәт. Сез булганга ул. Сөйләшер кеше булу – җан дәвасы бит.

– Юк, үпкәләтмәдегез, – дип, урынына утырып битен куллары белән каплап елап җибәрде Лена. 
Василий Михайлович бөтенләй аптырашта калды. Нишләргә белмәде.  
– Сез бит минем хакта иң мөһимен белмисез, Василий Михайлович, – диде Лена бераз тынычлангач. – Мин сез күз алдына китергән  хатын-кыз түгел.  Мин  картлар йортында яшим... Бу хакта сезгә әйтергә оялдым. Ә пешеренергә бик яратам. Пешергәнемне мактап ашасалар, канатлар чыгар дәрәҗәгә җитә иде. Тик хәзер пешергәнне генә ашаучы мин…

 ...Җиргә беренче кар бөртекләре төшкәндә Ленаны картлар йортыннан озаттылар. Аңа кадәр күп тапкырлар  Василий Михайловичта кунакта булды. Лена пешергән пирог белән чөкердәшеп ничә чынаяк чәй эчтеләр икән алар... Ә Василий Михайловичның гөлләренә чын-чынлап мөкиббән булды Лена. Җәннәт бакчасымыни?! Чәчәкләре турында бер дә иренмичә сөйләде Василий Михайлович. Бергәләп гөлләрне дә карый башладылар. 

Картлар йортының хезмәткәрләре дә, тәрбияләнүчеләр дә Лена өчен шат иделәр. Хәтта «яшь парлар»га бүләк тә бирделәр, кечкенә генә табын корып чәйләп алдылар. Василий Михайлович белән Ленага бәхет теләделәр. 
«Әгәр кызым эзләп килсә, мине үлде дип әйтегез. Шулай аңа уңайлырак һәм тынычрак булыр, – диде Лена хушлашканда. – Мин аңа үпкә сакламыйм. Бәхетле булсын. Ул бәхет эченә, кызганыч, мин сыя алмадым...» 

Галия Әхмәтова, Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев