Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Кыш Бабай бар ул! (редакциягә килгән хат)

Миңа 12 яшьләр иде бугай, «двоюродная» сеңелкәшкә 5 булгандыр. Ул вакытта, узган гасырның 87нче еллары була инде бу, миңа 12 яшь булгач, Паратская урамындагы ике катлы йортта яшибез. Ул сеңелкәшне, мәктәптән соң, балалар бакчасыннан мин ала идем, чөнки зурлар барысы да эштә. Берсендә, декабрь ахырлары...

Фото: ясалма интеллект

– Хәерле көннәр, кызлар, киләчәк Яңа еллар белән котлыйм сезне! Бәхетле, тыныч ел булсын, эшләрегез хәзерге кебек гөрләп барсын, газета укучылар кимемәсен, дигән теләктә калам. Үзем «Яшел Үзән»не алдыра башлаганыма ун еллар бардыр, яратып укыйм, көтеп алам. Яңа ел турында хатирәләр белән уртаклашуыбызны сораган идегез узган санда, минәйтәм, шалтыратыйм әле. Бар миндә андый истәлек, чып-чын Яңа елныкы!

Миңа 12 яшьләр иде бугай, «двоюродная» сеңелкәшкә 5 булгандыр. Ул вакытта, узган гасырның 87нче еллары була инде бу, миңа 12 яшь булгач, Паратская урамындагы ике катлы йортта яшибез. Ул сеңелкәшне, мәктәптән соң, балалар бакчасыннан мин ала идем, чөнки зурлар барысы да эштә. Берсендә, декабрь ахырлары, бөтен бала Яңа ел рухында, аны көтү могҗизалары эчендә кайный торган вакыт. Алып кайттым бакчадан, утырып чәйләр эчтек, үзебез Кар Кызы, Кыш Бабай турында сөйләшәбез, «утренник»ка өйрәнгән шигырен дә сөйләп күрсәтте, ниндидер җыр да җырлады. Бер заман: «Ә син беләсеңме, ул ак зур сакаллы волшебный Кыш Бабай не существует!» – димәсенме! Мин башта моңа шаккатып карап тордым (бу яшьтән үк ничек ышанмый башлаган соң әле бу Кыш Бабайга), үзем башымны эшләтәм, ничек яңадан ышанычын кайтарырга, дип.

– Нишләп булмасын, бар! – минәйтәм, – телисеңме, хәзер үк шалтыратам?

Телефон трубкасын күтәрдем дә, бармагымны барабанның теләсә кайсы тишегенә тыгып, саннар җыя башладым (ул вакытта шундый телефон иде, кызыл төстә). Үзем, «неправильно набранный номер» дигәнне ишетмәсен дип, сеңелкәштән читкәрәк барып бастым һәм «Кыш Бабай» белән «сөйләшергә» әзерләндем. Тик, кинәт, трубканың теге башында олы яшьтәге ир кешенең «алло» дигән тавышы ишетелде. Бер мәлгә югалып калдым, хәтта. Сеңелкәш тә күзләрен дә алмыйча миңа карап тора:

– Кыш Бабаймы ул? – ди.

Мин баш селкегәч, яныма атылып килде дә, кулымнан трубканы тартып алып, сөйләшә башлады.

– Кыш Бабай, синме бу?

– Әйе. Синең исемең ничек?

– Роза.

– Ничек хәлләрең, Розочка? Исемең бигрәк матур!

Сеңлемнең күзләре бәхет белән тулды.

– Кыш Бабай, син безгә киләсеңме?

– Бүләкләрне әзерләп бетерәм дә, чанага төйим. Аннары атларымны җигәм.

– Ә син миңа бүләк алып киләсеңме?

– Әлбәттә, акыллым!

– Рәхмәт, Бабакай, мин бик-бик көтәм сине!

– Очрашканга кадәр, нәнием! (Сөйләшү, әлбәттә, рус телендә барды, сеңелкәш татарча рәтләп белми минем, хәзер дә такы-токы гына).

Шатлыктан балкып, Роза трубканы куйды һәм елап, мине кочаклап алды.

– Ул чынлап та бар икән бит! Ә миңа садикта Миша белән Толя аны юк диделәр, ул әкияттә генә яши диделәр! Менә иртәгә әйтәм әле мин аларга!

– Конечно, бар, – минәйтәм, – әнә бит нинди карлар яудыра, ел саен бүләкләр тарата!

Үземнең дә күзләремә яшьләр тулды шул вакытта. Телефон трубкасын күтәргән абыйга күңелемнән рәхмәтләр яудырдым. Кирәк бит, ничек аңлап алып, дөрес сүзләр табып сөйләште сеңелкәш белән.

Бу хәлне ел саен, диярлек, искә төшереп, көлешеп алабыз. Һичьюгы бер ун яшькә кадәр Кыш Бабайга да ышанмагач, нинди балачак инде ул?! Ул заманнарда барысы да тыйнак кына бәйрәм ителсә дә, хәзерге байлык, ялтыр-йолтырларга караганда күпкә күңеллерәк иде. Хәзер әллә нәрсә генә, могҗизалы рух юкка чыктымы шунда, кызыгы юк...

Яшел Үзәннән Резедә Ф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев