Күршеләрнең була төрлесе (редакциягә килгән хат)
Берникадәр яшәгәннән соң, ремонт ясарга булдык. Менә монда иң күңеллесе башланды инде. Әз генә шакылдауга да телефоныбыз шалтырый һәм Наилә апа трубкага кычкырынырга тотына: безнең шау-шудан аның башы ярыла, кан басымы уйный, имеш ул үләр дәрәҗәдә ята, бу мәхшәрне без кайчан туктатачакбыз һәм ул кайчан тыныч кына яшәячәк?! «Әнә, ремонтыгызны башка җиргә барып ясагыз!» – дип тузынды. Бу ни дигән сүз инде? Без фатирыбызга ничек башка җиргә барып ремонт ясый алабыз?
Күршеләрдән уңу – ярты бәхет инде ул. Әмма аларның да төрлесе була шул. Кайсыдыр сине сынау өчен, кайсыдыр – сабак өчен, ә кайсыдыр – чыныктыру өчен биреләдер, мөгаен. Мин менә шундый үзенчәлекле бер күршем турында язарга булдым.
Һәрбер күпфатирлы йортта, барлык яшәүчеләрнең канын эчеп, тыныч яшәргә бирмәүче күрше бардыр ул. Аның булмышы шундый, нишләсен. Әлеге кеше гел «бу-бу-бу» килә, һәр нәрсәгә канәгатьсезлеген белдерә, әйткәләшергә сәбәп эзли һәм таба да, якын-тирәдәгеләренең аңа яшәргә комачаулавыннан зарлана. Минем шундый күршем белән хәлләр булды…
Ирем белән үзебезнең куышыбызны булдыру турында озак хыялландык. Туйдан соң минем әти-әниләрем белән яши башладык, тик Илһам әни белән уртак тел таба алмады һәм без фатир арендаларга карар иттек. Булдыра алганча, озак кына акча җыйдык, эшләдек һәм, ниһаять, хыялыбыз тормышка ашты – яхшы йортта зур фатир сатып алдык. Бәхетебездән күкнең җиденче катында идек.
Әйберләребезне ташып бетереп, әкренләп урнаштык кына, нәкъ безнең аста яшәүче күршебез Наилә апа менде. Матур гына, урта яшьләрдәге хатын. Яңа күршеләре белән танышырга менүен әйтте, безнең турыда сораштырды: кемнәр без, ничә кеше, балаларыбыз бармы, тавышлылармы без, юкмы... Аның турында акыллы, укымышлы һәм дустанә кеше дигән фикер туды. Әмма миндә ниндидер тынгысыз тойгы калды. Аның биргән сораулары да эчемне пошырды, аңа ни кирәген аңлый алмадым. Бары тик танышырга теләп кергән дип уйлап, ихлас елмаеп җавап бирдем. Күпне белергә теләүче кешеләр була бит инде шундый, күршеләр все-таки.
Фатирны без яшәлгәнне алдык, яңа гына салынган йорттан түгел. Шуңа ремонтны соңрак ясарга булдык. Ә астагы күршебез төрледән-төрле зарлар белән ешрак менә башлады. Әле, имеш, бездән агып аны су баскан, әле кемдер бик каты басып йөри, әле музыка аңа комачаулый. Әлбәттә, бу канәгатьсезлекләр уйлап чыгарылган иде. Чөнки без көне буе эштә, әлегә балаларыбыз юк, эт белән мәче дә асрамыйбыз. Кем аңа көндезләрен шакылдый һәм каты басып йөри – күз алдына да китерә алмадык. Без Наилә апага сабыр гына җавап бирдек, әрләшергә теләмәдек, вакыт узу белән тынычланыр һәм безне тынычлыкта калдырыр дип уйладык.
Берникадәр яшәгәннән соң, ремонт ясарга булдык. Менә монда иң күңеллесе башланды инде. Әз генә шакылдауга да телефоныбыз шалтырый һәм Наилә апа трубкага кычкырынырга тотына: безнең шау-шудан аның башы ярыла, кан басымы уйный, имеш ул үләр дәрәҗәдә ята, бу мәхшәрне без кайчан туктатачакбыз һәм ул кайчан тыныч кына яшәячәк?! «Әнә, ремонтыгызны башка җиргә барып ясагыз!» – дип тузынды. Бу ни дигән сүз инде? Без фатирыбызга ничек башка җиргә барып ремонт ясый алабыз? Бу хатын акылдан яза башлады бугай, дип курыктык, шок хәленә җиттек, чистый! Аннары, соңрак башка яшәүчеләрдән, аның инде бөтен йортның теңкәсенә тиеп беткәнен белдек. Ул тыштан караганда гына мөлаем һәм ягымлы, ә чынлыкта барысына да дәгъва белдереп, өйрәтеп, әлеге йортта яшәүчеләрне киеренкелектә тотучы хатын булып чыкты. Наилә ападан барысы да туйган һәм арган икән.
Чираттагы тапкыр мине подъезд янында туктатып, бездә барган ремонт уңаеннан үзенең ризасызлыкларын, зарларын җиткерә башлагач, мин түзмәдем һәм бик кырыс, югары тонда җавап бирдем. «Безнең фатир – шуңа күрә, нишлисебез килә, шуны эшлибез. Ә инде сезгә ни дә булса ошамый икән, үзегезнекен сатыгыз да, китегез!» – дидем, күзләренә туры карап. Ул мондый җавап көтмәгән иде, әлбәттә, агарынып калды һәм ни дип җавап бирергә белмичә, борылып китеп барды. Шуннан соң ул безгә башка каныкмады һәм ремонтыбызны тыныч кына ясап бетердек.
Туйдыручан һәм борыннарын бөтен җиргә тыгучы кешеләрне шунда ук урыннарына утыртырга кирәк дип саныйм. Югыйсә, алар башка менеп утыра һәм нәрсәне ничек эшләргә кирәген өйрәтәчәк. Бераздан соң Наилә апа, бернәрсә булмагандай, үзе безнең белән исәнләшә башлады. Күрәсең, хатасын таныган һәм кешеләргә карата үзен тотышы турында уйланган. Ә, бәлки, үзен ялгыз хис иткәндер, белмим. Ул ялгызы яши һәм шул рәвешле үзенә игътибар җәлеп итәдер. Ни булса да, иремнең дә, минем дә андый күрше белән аралашасыбыз килми, исәнләшүдән узмыйбыз. Ә бит баштан ук үзен дөрес тотса, рәхәтләнеп чөкердәшеп чәйләр эчә-эчә яшәргә була иде.
Ни дисәң дә, «вредный» булганчы, ачык һәм яхшы күңелле булуың бик күпкә рәхәтрәк бу дөньяда.
Азалия Гатина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев