Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Көтелмәгән очрашу (язмыш)

Шимбә көнне иртән машина килеп туктады. Караса, улы! Әни кеше куана-куана каршы йөгереп чыкты. Урамга чыкты да... тукталып калды. Машина янында...

Автобус кузгалырга торганда ашыга-ашыга бер кыз килеп керде. Арттан буш урыннар карады да, күренмәгәч, алдарак утырган Фәния кырына барып утырды. Фәния кызга күз салгалап алды, ләкин бер сүз дә дәшмәде. Күреп тора, аның бер дә сөйләшергә исәбе юк. Бүген йокысыз төн уздырган шикелле, күзләре кызарып тора, йөзендә арыганлык, борчылу сизелә. Кыз вакыт-вакыт телефонына карап ала, күрәсең, кемнәндер хәбәр көтә. 

Шулвакыт аның телефоны шалтырый башлады. Кызның калын иреннәре үзләреннән-үзләре елмаеп куйды, ләкин ул жавап бирмәде, тавышын  басып куйды. Фәния күз чите белән генә телефонда "Любимый" дигән язуны күреп калды. Телефон яңадан аваз салды, кыз тагын жавап бирмәде. Шулай берничә тапкыр кабатланганнан соң, СМСкалар килә башлады. Кыз да аларга жавап язды. Күршесенең йөзеннән күренүенчә, алар нәрсәгәдер бик каты әрләшәләр иде. Хатын ялгыш кына СМСканың соңгы сүзен күреп калды  «Прощай». «Нигә бу яшьләр СМСка белән әрләшә икән ул. Күзгә-күз карашып аңлашуга ни житә» дип уйлап куйды Фәния. Тагын тынлык урнашты. Фәниянең бу кызны борчулы уйларыннан арындырасы килде, ничек сүз башларга белми торды. Шуннан үз-үзе белән сөйләнгән кебек кенә:

– Шулай инде ул тормыш. Яшь чакта булган бәхетнең кадерен белмибез. Әрләшәбез, талашабыз, бер-беребезне ишетергә дә теләмибез, ашыгабыз. Шуннан әйләнеп карасаң, тормыш үтеп тә киткән, ә без һаман ниндидер бәхет көтәбез, әйтерсең мәңгелеккә килгәнбез...
Тагын тынлык урнашты. Бу юлы сүзне кыз башлады.

– Ярты ел йөргән идек бу егет белән, болай әйбәт кенә кебек иде. Белмәгәнмен икән кичәге көнгә кадәр аның юньсезлеген. Шулкадәр дә үзсүзле, тискәре адәм булыр икән. Шуннан әрләшеп киттек, сүз артыннан сүз чыгып, элек булган ачу үпкәләребезне дә әйттек инде. Үзе саран, кыйммәтле бүләкләр дә бирми, чәчкәне дә онытканда бер алып килә. Яңа машинага акча жыя, янәсе. Йөрсен әнә яңа машинасында, только минсез. Иптәшләрен миннән кадерлерәк күрә. Алар белән очрашса, мин бар ни дөньяда, юк ни. Яшәсен дуслары белән. Аның өчен беренче урында эш, икенче урында дуслары, мин кайдадыр бер почмакта шунда. 

Кыз егетенә булган бөтен ачуын тезде дә салды. Фәния аны булдермәде, тыңлап утырды. Ачуны эченнән чыгарырга кирәк иде аңа, югыйсә ул бит авыр таш булып өелә дә өелә. Чынлап та кыз бушанып калды, шикелле, ничектер тынычланды, йөзе дә нурланып китте, иреннәренә саран гына елмаю кунды. 

– Ә син яратасыңмы соң аны? – дип сорап куйды хатын.
– Яратам шул. Нык яратам. Аңардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Бәлки шуңа күрәдер дә нык таләпчәнмендер. Бер минутка да янымнан жибәрәсем килми. Яратсам да ялынмаячакмын. Егетләр бетмәс әле. Ул арада автобус Фәнияләрнең авылына да якынлашты. 

– Ярар, сеңлем, исән-сау йөр. Мәхәббәтеңне сакла, гел килми ул. Бер югалтсаң, башкача таба алмавың да мөмкин. Әзмени гомер буе мәхәббәткә тилмереп яшәгән кешеләр, – диде Фәния саубуллашканда.

Фәния өенә кайтып кергәч тә иркен тын алып куйды. Кунакта яхшы булса да үз өеңә житә буламы соң! Йорт-тирәне карап чыкты, бакчаларга күз салды, кош-кортларына ашарга бирде. Аллага шөкер, бар да яхшы, барсы да исән-сау. Күчтәнәчләр белән чәй эчеп алды да алдагы көннәргә планнар кора башлады. Алдагы ялларда улы йөргән кызын алып кайтам дигән иде, дөньяларны тагын бер тапкыр жыештырып чыгасы булыр. Магазинга да барып килергә туры килер, жиләк-жимеш, тәм-том алырга. Килен каршыларга әзерләнеп, Фәния атна үткәнне сизми дә калды. Жомга көн иртән улына шалтыратты.

– Әнкәй, гафу ит инде. Кайтып булмый бу атнада. Гөлназ белән ташлаштык. Миңа кирәк кыз түгел булып чыкты ул. Үзе иркә, үзсүзле, һаман балалыктан чыгып бетмәгән. Акча да тота белми, гел яңа кием, алтын-көмешкә бөтен акчасын туздырып тора. Керфекләрен ясатып, тырнакларын эшләтергә генә дә күпме акча  сарыф итә. Бергә тора башласаң да шул булачак бит инде. Үзем генә кайтып тормыйм әлегә, сине яңа гына күрдем.

– Ярар, улым. Ризык йөртә бәндәне, ди. Ходай кушмаган эш булмас. Берәр яхшырагы очрар әле. Эшең бар, торыр урының бар, машинаң яңа, кызлар үзләре йөгереп килер. Фәния улын тынычландырды, шулай да үзенә бик кыен булып калды. Килен күреп куанам дигәндә генә менә бит ничек булып куйды. Хәзер тагын кайчан кыз алып кайта әле улы! Инде яше дә үтеп бара.

Шулай итеп тагын бер атна үтте, ял көннәре якынлашты. Фәния үзе ышанып бетмәсә дә кунаклар кайтуга өмет итте. Шимбә көнне иртән машина килеп туктады. Караса, улы! Әни кеше куана-куана каршы йөгереп чыкты. Урамга чыкты да... тукталып калды. Машина янында теге көнне автобуста бергә кайткан кыз басып тора. Кыз да баскан урынында катып калды. Икесе дә ни әйтергә белми аптырашып тордылар. Флюр ни булганны аңлый алмады. Ул аларны таныштырырга ашыкты.

– Әни, таныш бул, булачак киленең Гөлназ. Гөлназ, бу минем әнием.
Фәния тиз генә үзен кулга алды: 
– Флюр, алып кер кунакны өйгә. Әйдүк, кызым, рәхим ит. Без менә шулай авылча гади генә яшәп ятабыз инде. Артык байлыгыбыз юк. Гөлназ бик уңган кыз булып чыкты. Фәниягә йөгерә-йөгерә ярдәм итте. Флюр белән тыштагы ир-ат эшләрен караштырдылар. Ялгыз хатын дөньясында эш бетми бит инде ул. Әни кешегә бигрәк тә аларның чиксез мәхәббәте ошады. Бер аулакта Фәния сорап куйды:
– Гөлназ кызым, ә теге вакытта нәрсә булган иде соң сезгә?

– Бер-беребезне жиңәргә тырышканбыздыр инде. Сүз артыннан сүз чыгып, ныклап әрләшеп киттек. Беребез дә юл куярга теләми. Берең кычкырганда икенчең дәшмәскә кирәк, дигәнне ишеткәнем дә бар иде дә бит. Түземлек җитәмени. Сезгә ни өчен сөйләгәнемне дә аңламый калдым. Бик кызган чак иде. Үземне ничектер аклыйсы, яклыйсы килдеме икән. Гаепне кемгәдер аударгач, үзең гаепсез күренәсең бит. Сезгә, бер таныш түгел кешегә сөйләгәч, жиңел булып калыр төсле тоелгандырмы. Мин бит инде уйларым белән Флюрне ташлап беткән идем. Теге вакыт сезнең сүзләрдән соң озак уйландым мин. Чынлап та, нәрсә бүлешәбез без. Бер-береңне аңларга тырышырга кирәк бит. Үзебезнең тискәрелек, тәкәбберлек аркасында булган мәхәббәтебезне югалта язып калдык.

Фәния куанып бетә алмады улының бәхетенә. Ничек пар килгәннәр алар, бер-берсенең күзенә генә карап торалар. Күптән түгел генә аларның аерылу алдында торганнарына ышанасы да килми. 

Теге чакта Гөлназ сөйләгәндә, кыз дөрес кебек иде. Аның егетен эчтән генә әрләп тә утырды әле. Улы сөйләгәндә, ул дөресен сөйләгән кебек тоелды. Аның йөргән кызы бер юньсез кебек күренде. Ә бит тормышта бар да гади икән: һәркем кемнедер гаепләп, үзен акларга, якларга  тырыша. Әйтәләр бит: кем сөйләсә – шуныкы дөрес.

Әкълимә Әхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев