Көмеш туй (хикәя)
Килен: «Мин киткәч, минем әйберләрем арасында актарынып йөри. Кагылмасын!» – дип, үзләре йоклый торган бүлмәнең ишегенә бик куйдыртты. Ансат булмады моны эшләү Фәнискә. Үзең туып-үскән өй, үзеңне тудырып үстергән әти-әниең белән орынып яшә, ә шул ук вакытта, алардан шикләнгән кебек, ишегеңне бикләп йөр. Ләкин тагын да читенрәге алдарак булган икән...
Ниһаять, Нәҗип Хәбибрахманов белән Сания ханым да, өйләнешүләренең 25 еллыгын билгеләп, көмеш туй уздырырга булдылар. Үзара гына әйткәндә, егерме биш ел гына түгел өйләнешүләренә. Була шундый вакытлар, инде мең ел бергә торган кебек тоела. Хәер, кемдә булмый торгандыр андый хәлләр, дөньяда гел ялашып кына тормыйлар, кашык-аяк шалтыраган чаклар да була. Шулай, көмеш туйны нәкъ өстенә бастырып кына үткәрергә җыендылар, дип әйтү чынлыкка туры килмәс, узган ел булырга тиеш иде аларның көмеш туе. Төрле сәбәпләр аркасында гел кичектерә килделәр, хәтта Сания ханымның бөтенләй дә уздыру нияте юк иде. Бетәмени кеше түрендә чыркылдашып, хуҗаның аш-суын мактый-мактый, кәеф-сафа корып утырырга яратучы тәмле тамаклар. Боларның үзләреннән дә элегрәк белеп торалар икән. «Сезнең соң егерме биш елыгыз, Сания ахири, шулай коры өйдән куш булып чыгамыни? Картың эшләп тора. Малаең белән киленең кайтарып аудара. Шул байлыгыгыз белән, кит инде, кит!» – дип, маңгайга бәреп әйтүчеләр дә булды. «Хәзер кеше йомрыга әйләнде, ишегеннән тәгәрәп керә дә тизрәк бикләнү ягын карый», – дип, читләтеп-читләтеп тә җиткезә тордылар. Сания ханымның да горурлыгы бар, тиде бу сүзләр... Хәер, көймәләре комга терәлмәгән, күршеләре бик тырышлык белән санап торган йөзәрлекләр дә иллешәрлекләр өсте-өстенә өелгән булмаса да, мәшәкатеннән курыкмаганда, туй сылтавыннан дус-ишне бер җыеп, гөрләтеп чыгарганнан гына дөньялары җимерелмәячәк. Дус-иш алдында мактаныр нәрсәләре дә юк түгел, җитмәсә. Армиядә хезмәт итүче кече малайлары Рафистан гел шатлыклы хәбәрләр, командованиесенең мактап язган хатлары килеп тора. Әле шушы көннәрдә генә хаты янына Армия газетасын тыгып җибәргән, анда рядовой Рафис Хәбибрахмановның хәрби-политик укуларда, башкаларга үрнәк булып, алдынгылар сафында баруы турында кырык-илле юллык кына хәбәр басылган. Әнисе Сания ханым кызыл һәм зәңгәр буяу карандашлары белән газета хәбәрен каймалап алды: ник, мактанырга ярамыймыни, аның улы ла!
Аннары тагы килене Эльмира Сара Садыйкова язган бик тә келтерифутлы җырларны тәмам җиренә җиткереп җырларга оста. Тавышы матур, моңлы. Куе коңгырт чәчен иңбашына таратып салыр, маникюрлы озын бармакларын күкрәге өстендә сизелер-сизелмәс кенә биетер. Ник, мактанмаслыкмыни Саниянең олы малае, булыр-булмас техникум белеме белән кеше арасында премиясеннән, дәрәҗәсеннән калмыйча эшләп йөрүче Фәнис эләктергән «тутый кош» бит! Тавышы матур, моңлы дигәнгә чак кына ачыклык кертик: банкетларда утырганда, җырлаганда яки ире премия алып кайтканда, һичьюгы кайтышына кайнанасы өйне җыеп, оныгының чүпрәкләрен юып, үтүклисен үтүкләп куйганда гына матур киленнең тавышы. Булмыйча карасын шуларның берсе, күрсәтә ул тавышының асылда нинди тембрларда яңгырашын...
Дөресен генә әйткәндә, Сания ханымның көмеш туйны суза килүенең сәбәпләреннән берсе дә шунда – ягъни малае белән килене, килене белән үзе арасындагы җепләрнең үтә нечкә булуыннан, менә-менә өзелеп китмәгәе дип куркуыннан иде. Ирләр алай нечкәртү ягын белмиләр, аларныкы керсә – бар, чыкса – юк. Ә бит өйнең, бигрәк тә яшь бала булган өйнең, күзгә күренми, колакка ишетелми торган үз көе бар. Хәер, соңгы вакытларда бу «көй» яшь әтигә дә ишетелгәли башлады. Бер шулай, җырчы кәләшенең көйле вакытын туры китерергә тырышып, әкрен генә әйткән иде.
– Кара әле, Эльмира җаным, әнинең күзендә глаукома, аңа иелеп эшләү, бала чүпрәкләре юу ансат түгел. Вообще, аңа иелеп эшләүне докторлар категорически тыйган. Шуны искә алып, син ни...
Ләкин яшь әтинең «эреп китүләре» нәтиҗә бирмәде, ул бичара әлеге шул «син ни...»дән уза алмады, килен аны шундук «мөгезеннән» тотып алды.
– Возможно, миңа чүпрәк, идән юарга кушуыңдыр бу... пешүең җитмәгән техник!
Һәм бу турыда сүзне икенче яңартырга туры килмәде, шул көннән башлап бала чүпрәкләре юу яшь әтинең кич кайткач эшли торган мәҗбүри вазыйфасына әйләнде. Әлбәттә, улының хәленә кереп, глаукомалы дәү әни юып куймаган булса.
Ә тагын да бераздан икенче эш тә өстәлде. Килен: «Мин киткәч, минем әйберләрем арасында актарынып йөри. Кагылмасын!» – дип, үзләре йоклый торган бүлмәнең ишегенә бик куйдыртты. Ансат булмады моны эшләү Фәнискә. Үзең туып-үскән өй, үзеңне тудырып үстергән әти-әниең белән орынып яшә, ә шул ук вакытта, алардан шикләнгән кебек, ишегеңне бикләп йөр. Ләкин тагын да читенрәге алдарак булган икән. Соңга табарак еш кына Фәнис бу бүлмәнең идәнен дә юып чыгаручы булып китте. Әлбәттә, ул моны, олыларга күрсәтмәскә тырышып, ишекне ябып кына башкара, ләкин бит бөтенесе бер өй эчендә. Күрсәтмим дисәң дә күренә. Чиләген дә түгәсе була, суын да алыштырасы. Арада, тавышны кыса төшебрәк кенә булса да, кара-каршы әйткәләшеп алышулар да ишетелеп кала.
Ирле-хатынлы кешеләр, бигрәк тә яшь парлар арасына тыгылу килешми, олылар мондый «диалог»ларны ишетмәмешкә салышып уздыралар. Әлбәттә, бала чүпрәге белән үзара мәхәббәтләре юылмый булса кирәк, чөкердәшкән чаклары да булмый түгел, һәм мондый минутларда, әти-әнисенә ишеттерергә тырышуыдыр инде, бигрәк тә Фәнис тавышы яңгырый. Карт белән карчык үзара ымлашып, елмаешып куялар, янәсе: «Шаулама, карчык! Майлаган кебек бара». Әллә, Ходаем, хәзерге мәхәббәт шулай яшелле-күкле булырга тиеш микән, әле генә шатлыклары битләренә җәелгән «олылар», теге якта аермачык яңгыраган кимсетү сүзләре ишетеп, янә сискәнешеп калалар.
– Нинди культура күргән соң бу гаилә! Олыларыгыздан алып син җебегәнгә хәтле барыгызны да «Каз канаты» көенә бастырасы бар.
Ул да түгел, җырга оста килен соңгы вакытларда һич тавышсыз-тынсыз гына яңа бер «ария» җырлый башлады: «Карый белми синең әниең, баламны чирләтеп бетерде», – дип, пышылдап кына «пешүе җитмәгән технигына» җиткезә дә, баласын күтәреп үз әнисенә илтеп ташлый. Болай, әлбәттә, тынычрак, «кем чираты бүген бала чүпрәген юарга?» дигән мәсьәлә алда тормый. Ике ара ал да гөл, эштән кайткач, киенеп-ясанып кинога чыгып китәләр.
Әнә шулайрак тора иде хәзергә яшьләрнең эшләре: өзелер дә кебек, ныгымасмы, утырып китмәсме, дип тә көтәләр иде. Сания ханымның «көмеш туй»ны суза килүенең нигезендә нәкъ менә шул икеләнү, пошыну ята иде. Ләкин таныш-белеш бик әрсез булып чыкты, мәсьәләне бөтенләй онытырга ирек бирмәде. Бер телгә кергәч, килен дә, әлбәттә, читтә калмады.
– Минем ни эшем бар, үзегез карагыз, – диде ул, кайнанасы киңәш рәвешендә сүз кузгаткач, – картың бар, премиясе белән айга көчкә-көчкә йөз ун, йөз егерме сум акча эшли торган бик кадерле малаегыз бар, киңәшегез үзара.
Киленнең бу шырпылы җавабы Сания ханымны янә дә аптыраштарак калдырды, юк, ул мондый җавап көтмәгән иде. «Уздырабыз икән уздырабыз, аш-су әзерләшергә мин дә булышырмын», – дигән сыманрак бер җавап көткән иде. Ләкин килен дә төшеп калганнардан түгел, кайнанасының кәефсезләнеп калуын сизде, тавышына бераз җылылык биреп, өстәде:
– Үткәрергә икән, бала минем әниләрдә чакта тизрәк үткәрү ягын карарга кирәк, бала монда булса, кунакларның – балага, баланың кунакларга комачаулавы мөмкин. Хәзерге кеше адәм рәтле утыра беләме, берәр рюмка эчсәләр, кәҗә тавышлары чыгарып акырырга тотыналар. Җыр называется...
– Анысы инде бөтен кеше дә консерватория бетермәгән.
Әлбәттә, төерлерәк җавап булды бу. Ләкин нишләмәк кирәк, Сания ханымның да горурлыгы бар, әле чакырылмаган кунакларны килененең алдан ук хурлап куюын ошатмады. Һәм, дөресен генә әйткәндә, аны тәвәккәллеккә китергән этәргечләрнең берсе дә шул булды: «Нишләп соң әле аның авызына карап торырга тиеш ди мин! Булышмаса булышмас, Аллага шөкер, кул-аягым сау», – дип уйлады ул эченнән генә.
Һәм зык кубып әзерлек эшенә кереште. Базардан ит алып кайтудан башка эшләргә, әйтик, серкә, «шифалы су», шифасыз су, конфет-печенье алып кайту эшләренә, әлбәттә, юбилярның үзен, ягъни картын йөгертте. Ә базардан ит алып кайту һәм кунак чакыру эшенә ирен тыгылдырмады. Ит алу мәсьәләсенә килгәндә, Нәҗип Хәбибрахмановка «син ит ала белмисең!» мөһере инде әллә кайчан басылган. Кунак чакыру эшендә исә бары кемнәрне чакыру темасына гына үзара киңәш булды, ә сүз салу, алдан ук шапырынып та куймыйча, мескенгә дә салышмыйча, тантаналы итеп чакыра белү осталыгы картында, әлбәттә, җитмәячәгендә Сания ханымның иманы камил иде.
Китте әзерлек, китте ташыну, көне җитәрәк китте пешеренү. Кайнана дөрес чамалаган икән, затлы килен бу ыгы-зыгыдан үзен бөтенләй читтә тотты. Хәтта көне җитәрәк, Сания ханым: «Килен, кодаларга алдан әйтеп кую кирәк булырмы икән? Әллә син үзең генә җиткерерсеңме?» – дип киңәш төсендә сүз кузгаткач та, җавабы сискәндергеч дәрәҗәдә кырт килеп чыкты:
– Белмим, алар килә алмаслар. Әти һаман бөере белән җәфалана, әни әтидән башка йөрүне вообще не допускает.
Ул арада теге бүлмәдә, килен белән малай арасында, берсе саграк, икенчесе шактый ук яңгыраулы рәвештә, ике мәртәбә «диалог» та булып алды. Никадәр эш белән мавыккан булмасын, болар да, әлбәттә, Сания ханымның колагына чалынды. Көне-сәгате якынлашкан саен, олыларның эчендә тәшвиш куера бара, бигрәк тә шунысы эчкә ут үрләтә: көне-сәгате әйтелеп, чакырыласы кунаклар инде чакырылган, кире уйларга соң иде.
Киленнең баланы ун көн буена өйгә алып кайтмыйча әтиләрендә тотуы, көмеш туй турында сүз кузгалгач, шул ук киленнең: «Минем ни эшем бар, үзегез карагыз», «Алар килә алмас, әти бөере белән җәфалана» кебек кыска-кыска җаваплары һәм, ниһаять, тантаналы көн бөтенләй килеп терәлгәндә булып узган «диалог»лар – болар барысы да алдагы туйның прологлары гына булган икән. Килен чын туйга элегрәк һәм үзенчә әзерләнгән икән. Хәер, әйткәлидер иде шул: «Сезнең барыгызны да «Каз канаты» көенә бастырасы бар», – дип искәртә килде.
Иртәгесен, чакыру буенча билгеләнгән кичке сәгатьләрдә, кунаклар килер вакыт җиткәч, юк, тамагы чатнаганраклары инде килә үк башлагач... Юк, юк, мондый туйның моңа хәтле әле тарихта булганы юк, якындагы бишьеллыкларда булыр дип ышандырып әйтү дә кыен. Кыскасы, менә мондый хәлләр килеп туды.
Хәбибрахмановлар тора торган дүртенче кат баскычында менүчеләр бар, төшүчеләр бар. Менүчеләр – Хәбибрахмановларның көмеш туена килүчеләр дә әйбер күтәргән: кайсының кулында торт, кайсыныкында кочагы белән чәчәк бәйләме. Төшүчеләр дә әйбер күтәргән – кайсының иңбашында кече форматлы телевизор, кайсының кулында ак җәймәгә төрелгән төен, икәү мышкылдап төшәләр – иңнәрендә Шөмерле гардеробы. Ә тышта, нәкъ баскыч төбендә өсте каплаулы зур фургон тора. Менүчеләргә сәер: Хәбибрахмановларның секциягә чыга торган дерматин тышлы зур ишекләре төбенә чаклы каерып ачылган. Түбәнгә – машинага әйбер ташучылар шул ишектән чыгалар, имеш. Төшүчеләргә сәер түгел: чөнки залда бөтен сый-хөрмәте җиткерелеп, бизәлеп куелган өстәл кала.
Нәҗип Хәбибрахманов үзе бөтенләй шиңеп калган – арткы пландарак тора, бөтен эше бәйгедә чабып килгән ат кебек баш селкүдән гыйбарәт. Әллә килүче кунаклар белән исәнләшеп селки, әллә әйбер алып китүче кешеләрне озатып калуы? Яшь әти өйдә бөтенләй күренми. Дерматин тышлы ишек янында – икесе ике якка баскан килен белән кайнана. Сания ханымның хәзергә килендә эше юк, ул аны әйтерсең күрми дә. Ничек тә югалып калмаска тырышып, килүче кунакларга гел бер үк сүзләр белән диярлек аңлатма биреп тора:
– Улыбыз Фәнискә эшеннән фатир бирделәр. Кирәк бит шундый мәшәкатьле көнгә туры килүе. Бүген үк керергә кушканнар. Югыйсә ордерның срогы чыга диме шунда... Кирәк бит, Ходаем...
Ә килен – заманында консерватория бетергән укымышлы кеше – алай орып-бәрелми. Әйтәсе сүзен кеше узып киткән арада кайнанасына гына ишетелерлек итеп һәм музыкаль терминнар белән генә әйтә:
– Мин сезгә «Каз канаты» көенә бастырырмын, дип әйтә килдемме? Менә шушылай була инде ул «Каз канаты» көенә квинтет, күрдегезме инде?
Шул ыгы-зыгы арасында да сүзен үлчәп әйткән икән, каһәр. Адәм башы уйлап чыгара алмаслык шул көмеш туйдан соң, икеме-өчме ай үткәч, шул туйда кунак сыйфатында катнашкан өлкән яшьләрдәге берәү, Хәбибрахмановның яшьлек дусты, бу юлы инде хәл белә кергән атлы гына кереп, шактый ук сыйланып, әлеге шул безгә таныш баскычтан төшеп килгәндә күреп алды. Юк, күзгә күренүе яки галюцинация-мазар түгел, нәкъ үзе, шул-шул: җиңел сөякле, кашы-күзе буялган, ачык йөзле, музыкаль тавышлы килен.
– Бездә булдыгызмы, абый? Минем Фәнисем күрендеме? Әллә югыйсә хәзергә хәтле кайтмаганмы?
Аптырап туктап калды әлеге «абзый кеше» дә. Теге көнне шәрран ярып әйтмәсәләр дә, эшнең нидә булганлыгын белеп киткән иде. Димәк, язган мал язын әйләнеп кайткан икән.
Ә без соңгы аккордны үзебездән өстибез: шундый җәнҗаллар кубарып ташлап киткән кешегә тагын бикле ишеген ачкан икән әлеге «пешүе җитмәгән техник». Хәер, хөкем итү безнең эшмени? Ир белән хатын – белә булырлар «печән хакын».
Фатих Хөсни, Сөембикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев