Кичер, әни! (тормыштан алынган хикәя)
Иртән йокыдан аны янә телефон уятты. – Нәрсә булды инде, таң белән шалтыратасың, – дип битәрләде ул әнисен. Әмма элемтәнең очында ят тавыш иде. Наиләнең йөрәге «жу-у» итеп куйды. Әнисе белән нәрсәдер булганын ул шунда ук аңлады. «Әниегез реанимациядә. Инсульт...»
«Туйдырды... – дигән уй йөгереп узды Наиләнең башыннан. – Көнгә мең тапкыр... Тагын нәрсә кирәк икән инде моңа?»
– Телефоның шалтырый, ишетмисеңме әллә? – дип кычкырды кызы ванна ишегеннән яртылаш башын тыгып.
– Ишетәм... – диде Наилә, телефонны теләр-теләмәс кенә кулына алып.
– Ник озак алмадың? Инде ничәнче тапкыр шалтыратам, – дип битәрләде аны элемтәнең теге башындагы тавыш.
– Ваннада идем, ишетмәдем, – дип ялганлады Наилә. – Нәрсәгә шалтырата идең?
– Кара әле, миңа ашагач кайсы даруны эчәсе иде әле? Кызыл язулысынмы, зәңгәренме? – диде әнисе.
– Инде ничәнче тапкыр сорыйсың, шуны да исеңдә калдыра алмыйсыңмы? Язып куй инде берәр җиргә, кызыл язулысын эчәсе! Ишеттеңме, кызыл язулысын! – диде Наилә тавышын шактый ук күтәрә төшеп. Ванна ишегеннән янә кызының башы күренде. «Нәрсәгә кычкырасың?» – дигән сорау иде аның йөзендә.
«Бар-бар, эшеңдә бул», – дигән сыман, кул изәде Наилә, йөзен ачы лимон капкандагы кебек сытып. Менә шулай көнгә ничәмә-ничә тапкыр шалтырый икән аның телефоны. Ул тавыш биргән саен, Наиләнең чырае сытыла. «Тагын! – дип уйлап куя ул эченнән генә. – Кайчан бетәр бу?»
Күңеленнән ул әнисен аңлый да кебек. Көннәр буена берьялгызы, сөйләшергә башка кешесе юк, шуңа күрә исенә төшкән саен Наиләгә шалтырата. Ләкин Наиләнең бертуктамый аның шалтыратканына җавап биреп, сөйләшеп утырасы бер дә килми. Эштә дә гел кеше, гел тавыш. Инде өйгә кайтып, тынычлыкта калыйм дисә, әнисе аның кайтканын көтеп кенә тора. Кирәксә дә шалтырата, кирәкмәсә дә... Әле чынлап та әйтер сүзе булса иде.
– Бүген нишләптер башым авыртып тора әле, – дип башлый ул сүзен. – Әллә магнит давылы микән? Килеп, кан басымын үлчәп китмисеңме? Күтәрелгән булмасын тагын...
– Каян килеп кан басымы булсын, – дип бүлдерә аны Наилә. – Башың авырткан саен кан басымы буламыни? Дару эч тә, тыныч кына ятып тор...
– Эчкән идем инде эчүен... Ярар, алайса тагын берне эчеп карыйм...
Менә шулай көнгә берничә тапкыр. Йә аның җилкәсе сызлый, йә биленә җил бәргән, йә суыткычы суытмаган шикелле, йә тәрәзәсе ябылып бетми...
Атнага бер тапкыр барып, Наилә әнисенең өен җыештыра, атналык итеп ризыгын әзерләп калдыра. Ул килсә, әнисенең күзләре үк яктырак җемелди башлый. Наилә белән көне буе сөйләшеп кенә утырыр иде. Тик Наиләнең аның белән сөйләшеп утырырга җае юк. Аның тизрәк эшен бетереп, тизрәк үз өенә кайтасы килә. Ул идән юганда әнисе диванга утыра да күңелен бушатырга тотына. Балачакларын, яшьлеген, кем кемгә туган, кем кем белән аралашкан, элек нәрсә кигәннәр, нәрсә ашаганнар, ничек күңел ачканнар... Атна буе кеше белән аралашырга сусаганга, аның сөйләр сүзе бик күп. Анысын да аңлый инде Наилә. Тик ни хәл итсен, мең кат тыңлаган бу сүзләрне аның мең дә беренче тапкыр тыңлыйсы киләмени?
– Әйдә, бер килгәндә кыстыбый пешерик әле? – ди әнисе. – Кыстыбый ашыйсым килә... Өйгә таба исе дә чыгар...
Ярар, дигән сыман баш кына кага Наилә. Бик ашыйсы килсә, өендә дә пешереп алып килә ала ул кыстыбыйны. Ләкин әнисенең күңеле андыйга риза түгел, аның Наиләне үз янында озаграк тотасы килә. Шуңа күрә әле кыстыбый уйлап чыгара, әле өчпочмак ашыйсым килә, ди.
Ике атнага ял алгач, Наилә әнисен үзләренә алып кайтты. Аның бертуктаусыз шалтыратып, чакырып торуыннан бераз булса да котылырмын, дип уйлады. Ләкин ул уйлаганча барып кына чыкмады. Үз өендә тынычлыкка ияләнгән әнисенең беренче ике көндә үтереп башы сызлады. Аннары йоклап булмый, дип зарланды. Кияве өйдә булганда бәдрәфкә керергә кыенсынды. Озак кысталып йөргәннән ычык башланды. Наилә әнисен җитәкләп көн дә диярлек сырхауханә юлын таптады.
– Менә юләр мин, нәрсәгә дип чакырдым инде аны? Бөтен ялым әрәм үтте, – дип битәрләде ул үзен. Әнисенең бөтен нәрсәсе ачуын чыгарды аның. Наиләгә коерык шикелле ияреп, бүлмәдән бүлмәгә кыштыр-кыштыр йөрүе дә, «эх-эх» дип ыңгырашуы да... Хәтта әнисенең кызыл мәк чәчәкләре төшерелгән яшел бумази халаты да. Бу халатны югыйсә ул аңа үзе бүләк иткән иде. Әнисенең сибенә торган хушбуе да Наиләнең күңелен болгатты.
Киенергә һәм үзен-үзен карарга ярата иде әнисе. Гомер буе кеше арасында эшләгәнгә, картайгач та хушбуй сибенү, ирененә иннек сөртү гадәте калды.
– Бездә торганда сипмә әле шул духиеңны, – диде Наилә беркөнне өйдәге искә түзә алмыйча. – Башка капты бит инде...
– Шулай инде ул, картайгач беркемгә дә кирәгең калмый... – дип уфтанды әнисе.
– Нишләтергә тиеш мин сине? Кирәге булсын, дип, көне буена синең белән генә утырыйммы? – дип ярсып китте Наилә.
– Утыр димим... Эшегез күп шул... – диде әнисе боек кына. Шушы ике атна эчендә ул тагын да картаеп, тагын да кечерәеп киткән кебек күренде Наиләгә.
Ялы тәмамланып, эшкә чыгасы булганга Наилә үз гомерендә беренче тапкыр шатланды. Ике атна буе әнисен көйләп тәмам ялыккан иде.
Үз өенә кайтканга әнисе дә сөенде шикелле. Берара телефон да алай еш шалтырамады. Наилә, гадәттәгечә, атнага бер тапкыр әнисенә ризык илтте, идәннәрен юды, керләрен җыеп тутырды, ашарына әзерләде...
Кич инде төнгә авышкан иде. Еллык отчетлар белән утырып, Наилә болай да өенә соң гына кайтты. Телефоны юл буе өзми-куймый шалтырады да шалтырады. Экрандагы «Әни» дигән язу әле сүнде, әле яңадан кабынды.
– Алмыйм әле, дип уйлады Наилә. – Иртәгә сөйләшермен. Болай да бүген әллә ничә шалтыратты. Тагын, йоклый алмыйм, дип шалтыратуыдыр...
Иртән йокыдан аны янә телефон уятты.
– Нәрсә булды инде, таң белән шалтыратасың, – дип битәрләде ул әнисен.
Әмма элемтәнең очында ят тавыш иде. Наиләнең йөрәге «жу-у» итеп куйды. Әнисе белән нәрсәдер булганын ул шунда ук аңлады. «Әниегез реанимациядә. Инсульт...»
Наиләнең килгәнен ул белми китте. Әнисен җирләү, өчесен, җидесен үткәрү белән көннәрнең үткәне сизелмәде дә. Наиләнең күзеннән бер тамчы яшь чыкмады. Сөендеме ул, сөенмәдеме? Үзенең халәтен ул үзе дә аңламады.
Колагы сагаеп, гел телефон шалтырамыймы дип тыңлады. Менә-менә телгә килер дә, экранда «Әни» дигән сүз күренер сыман иде.
Әнисе яшәгән фатирга ул бер айдан соң гына килде. Ишекне ачу белән борынына әнисенең яратып сибенгән хушбуй исе бәрелде. Монда бар да элеккечә, берни дә үзгәрмәгән, бары тәрәзә төбендәге карт алоэның гына яфрак очлары саргаеп киткән. Наилә залдагы диванга утырды. Җаны кыштыр-кыштыр килеп әнисенең кухнядан чыгуын көтте. Бүлмәдә бары келт-келт дигән сәгать тавышы гына иде. Күзе ишек артында эленеп торган бумази халатка төште. Кызыл мәк чәчәкләре төшерелгән бу яшел халатны әнисе бик яраткан иде. Наилә киләсе булса, ул гел шушы халатын киеп көтте.
Әнисенең телефонын кулына алды. Инде бер айдан бирле зарядкага куелмаган телефонны розеткага тоташтырды. Зәңгәр экран кабынуга бармаклары үзенең телефон номерын җыйды. Экранда «Әни» дигән сүз чыгу белән, Наилә дивандагы мендәргә капланды. «Әни! – дип әрнеп кычкырды ул. – Әни-и! Ишетәсеңме мине, әни? Гафу ит, кичер, әни».
Күз яшьләре тыела алмый акты да акты. Әнисен җирләгәннән соң тамган беренче күз яшьләре иде алар. «Әни, әнием», – дип пышылдады иреннәре, куллары кызыл мәк чәчәкләре төшкән яшел халатны кочаклады...
Лилия Гәрәева, Сөембикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев