Кешеләр үзләре яхшылык урынына яманлыкны сайлый (гыйбрәтле язма)
Апалы сеңелле ике кыз, Адәм белән Һаваның җәннәттән куылулары турындагы кыйссаны тыңлаганнан соң, әтиләренә: – Әти, әгәр дә без Алсу белән җәннәттә булсак, яхшылык һәм яманлыкны тату җимешен һич кенә дә ашамас идек. Аллаһ бит аңа кагылырга рөхсәт итмәгән, чын бит, әти? – Чын, – дип елмайган әтиләре һәм балаларын йокларга яткырган.
Иртәгәсен әти кеше барысыннан да алда торган, ишегалдыннан бер чыпчыкны тоткан һәм кәстрүлгә утыртып куйган. Кызларын уятып, аларга кухняның ачык тәрәзә төбендә торган кәстрүлне күрсәткән һәм:
– Мин эштән кайтканчы, зинһар өчен, кәстрүлнең капкачын ачмагыз. Кайткач, андагы сюрпризны мин сезгә үзем күрсәтәм. Әйткәнемне тыңласагыз, яңа уенчык сатып алам, – дигән.
Әтиләре әниләре белән эшкә киткән, ә кызлар өйдә калган. Кухняда торган кәстрүлгә игътибар итмәскә бар көчләренә тырышканнар. Белгән барлык уеннарын уйнап бетергәннәр, әмма кызыксыну аларга тынычлык бирмәгән – бик тә кәстрүлдә ни барын беләселәре килгән. Ахырда, әтисенең ачулануыннан курыккан сеңлесе Алсуны Зилә кәстрүлгә күз салырга күндергән.
– Бер күзебез белән генә карыйбыз да, ябып куябыз, – дигән ул. – Әти, хәтта, белмәячәк тә.
Тик, Зилә капкачны күтәрүе була, чыпчык ачык тәрәзәдән очып чыгып та китә. Куркып, кызлар буш кәстрүлне ябып куялар. Кич әтиләре кайткач, савытның буш икәнен күрә дә:
– Ну, нәрсә, кечкенә Һавалар, түзмәдегез, кошны очырдыгызмы? Менә Һава да нәкъ шулай түзә алмый, яхшылык һәм яманлык җимешен татып карый.
– Әти, ә ул шундый нинди агач булган соң һәм нигә аның җимешен ашарга ярамаган? – дип сорый Алсу.
– Агач гади һәм җимешләре дә ашарга яраклы була. Әмма беренче кешеләр, Аллаһның тыюын бозып, яхшылык урынына үзләре яманлыкны сайлый, чөнки барлык явызлык тыңламаудан башлана. Ә тыңлаудан – барлык яхшылык. Әгәр дә беренче кешеләр Аллаһны тыңласа, ул аларны гел яхшылыкка гына өйрәтер иде. Әлеге чыпчык сезнең өчен бүген яхшылык һәм яманлык агачы булды һәм сез дә минем тыюны боздыгыз, тыңламадыгыз. Адәм белән Һава сынавы сезнең өчен дә үти алмаслык булып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев