Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың (редакциягә килгән хат)
Барысы да, шул ремонтны «юганда», аларның бик тиз уртак тел табышуларыннан башланды. Айрат читкә йөрергә яратучылардан. Күрәсең, аның «җиңүләре» турында мактанып сөйләүләре Рәсимнең дә күңеленә коткы салган. Ул эшендә соңга кадәр тоткарлана, сөяркәсе янында булган вакытларын яшерү өчен, имеш, әле командировкага, әле балыкка бара, хатынына карата дорфалана, хезмәт хакының күп өлешен бирми башлады...
Егерме яшемдә, яңа гына хезмәт юлымны башлап җибәргәндә, миннән олырак хезмәттәш ападан еш кына мондый сүзләр ишетә идем: «Башкалардан начарлыкка өйрәнеп булуына ышанмыйм. Балачакта әти-әниемнән качып чегәннәр белән дә, икеле капчыклары белән дә дуслаштым, әмма нинди генә хәл килеп чыкса да, алардан начарлыкларны сеңдермичә, үзем булып калдым. Яхшы укыдым һәм исемемә тап төшермәдем».
Ул вакытта аны тыңлаганда, минем дә шуңа ышанасым килде, чөнки Наилә Касыймовна ихлас күңелдән, ышандырырлык итеп сөйли иде. Үзем чегәннәр белән дә, икеле капчыклары белән дә беркайчан дуслашмаганга, интеллигент һәм яхшы гаилә балалары белән генә аралашканга, башымнан узмагач, аның сүзләренә ышандым.
Күптән түгел Наилә апа сүзләренең бүгенге көн яшәешенә туры килмәвенә ышанырга туры килде.
Безнең подъезддан фатир алып, яшь гаилә күченеп яши башлады. Ир, хатын һәм кечкенә бала. Гаилә башлыгы (Рәсим дип атыйм инде) барлык яктан да килгән ир һәм әти иде. Начар гадәтләре юк һәм гаиләсе өчен барына да әзер. Тирә-юньдәгеләр аңа көнләшеп карады, хәтта.
Шулай Рәсимнең ремонт ясарга булышкан күршесе Айрат белән якыннан танышканчы дәвам итте. Һәм барысы да, шул ремонтны «юганда», аларның бик тиз уртак тел табышуларыннан башланды. Айрат читкә йөрергә яратучылардан. Күрәсең, аның «җиңүләре» турында мактанып сөйләүләре Рәсимнең дә күңеленә коткы салган. Ул эшендә соңга кадәр тоткарлана, сөяркәсе янында булган вакытларын яшерү өчен, имеш, әле командировкага, әле балыкка бара, хатынына карата дорфалана, хезмәт хакының күп өлешен бирми башлады. Боларны мин, әлбәттә, Гөлгенәнең (Рәсим хатыны) сөйләүләреннән беләм.
Гөлгенә озак вакытлар ире белән ни кылырга белмәде. Аннары, гаиләсен саклап калу хакына, Рәсимнең әти-әнисеннән ярдәм сорады. Тегеләре уллары белән катгый сөйләшкәннән соң, бәланең башы күршеләре Айратта булуын ачыклап, фатирларын алыштырырга һәм начар үрнәк күрсәтеп, кыек юлга бастырган «дусты» белән аралашуларын туктатырга күндерде. Шулай итеп, Гөлгенә белән Рәсим безнең подъезддан күченеп, шәһәрнең икенче читеннән фатир алды. Иске йола буенча, гаиләне ныгыту өчен, икенче балалары туды. Матур гына яшәп яталар. Ә Айрат хәзер башкаларны начарлыкка өйрәтә, һич урынына утыртучы табылмый шуны.
Менә шуннан соң «Кем арбасына утырсаң – шуның җырын җырларсың» гыйбарәсенә ышанмый кара. Әлбәттә, кешенең характерыннан һәм тәрбиясеннән дә тора инде. Әмма шул арбага күпчелек утыра шул. Начар үрнәк башкаларга йогучан, дип, юкка гына әйтмәгәннәр...
Сәлам юллап, Зимфирә булам
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев