Каенсеңлемнең бездән китәсе килми (редакциягә килгән хат)
Исәнмесез, «Яшел Үзән» редакциясе кызлары! Газетаны әти-әниләр алдыра, авылга кайткан саен күз йөртеп чыгарга тырышам, чөнки укырлык кызыклы язмалар күп. Бу юлы хатларны укыдым да, үземнең дә бавыр өстендә утырган мәсьәләне язарга булдым. Әни дә «язма» димәде, ә иремнең әти-әнисе безнең газетаны укымый, алар бездән ерак районныкылар, шуңа минем «крик души» алар күзенә чалынмас дип уйлыйм.
Фото: ясалма интеллект
Әллә ни уйлый күрмәгез тагын, минем алар белән мөнәсәбәтләр бик яхшы, бер генә дә начарлыклары тими, гел яхшылык кына. Шуңадыр, ирем белән дә, Аллаһка шөкер, матур яшибез. Алай гына да түгел, каенсеңелем дә үземнеке кебек, бик якын.
Сүзем дә нәкъ аның турында. Чынлап, араларыбыз бик җылы безнең аның белән, абыйсына кияүгә чыкканнан бирле дусларбыз. Инде алты ел бер фатирда яшибез, ул безгә бик тә булыша. Әмма, аңа инде безгә ябышып яшәүдән туктап, үз тормышын булдырырга бик вакыт.
Ул безнең гаиләгә ябышкан кебек. Акча ягыннан түгел, ә мораль яктан, күңеле белән бик нык береккән дип әйтимме соң инде. «Оядан очып чыгарга» курка кебек, ә үзе мөстәкыйль тормышка әзер ул, бар эш кулдан килә, пөхтә. Тик нигәдер зур үсәсе килмиме шунда, белмим. Безнең ышыктан чыгасы килми.
Зилә (исемен үзгәрттем) безнең янга яшәргә мәктәпне тәмамлагач килде, университетка укырга керде. Шундый яшь, оялчан, тыйнак. Аларның районнары Казаннан ерак, шуңа аны белми дә иде, мин җитәкләп йөрдем бөтен җиргә.
Аның бездә яшәячәген алдан ук белеп тордык һәм моның бернинди кыенлыгын күрмәдек. Безнең фатир ике бүлмәле: без ирем белән берсендә, Зилә икенчесендә – кухняда очрашабыз. Минем аңа бернинди канәгатьсезлегем юк. Ул бик чиста-пөхтә, әйткәнне тыңлый, безгә уңайсызлык китермәскә тырыша, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Чудо инде!
Уртак телне тиз таптык, икәүләшеп шәһәрдә йөрдек, бергәләшеп инглиз телен өйрәндек, ашарга пешердек, җыештырдык. Әйтәм бит, ул миңа үз сеңлем кебек. Укуында да тырышты, күп кенә яшьләр кебек төннәрен чыгып йөрмәде, бернинди проблема тудырмады – студент димәссең дә. Кайвакытта, хәтта, үземнең аны нинди дә булса «этлеккә» өйрәтәсем килгәләде, алайса, артык тәртипле, артык дөрес кыз. Яшьлектә булырга тиеш бит инде ул андый нәрсәләр, алайса сагынып сөйләргә хатирәләре дә булмас.
Ул өченче курста укыганда ук каенаналар Зиләгә дә фатир алу турында уйлана башлады, институтны тәмамлаганга бүләк. Бу турыда сүз чыкканда каенсеңлем нигәдер гел уңайсызлана иде. Мин моның сәбәбен һич кенә дә аңлый алмадым. Берәү булса шатлыгыннан һавага сикерер иде. Ә бу: «Кирәкми инде, кыйммәт бит бик», – дип кирле-мырлы утыра.
Ирем белән минем дә каенаналарга үпкәбез юк: алар без фатир алганда бер бүлмәлене тәкъдим иткәннәр иде. Ә без сөйләштек тә, ипотекага сразу ике бүлмәлене алырга булдык. Алар безгә кечерәк бер бүлмәлегә акча бирде, ә калганын ирем белән үзебез хәл иттек.
Шуңа күрә, Зиләнең бу яктан да уңайсызланырлыгы юк иде, әти-әниләр фатир алырга безгә дә булышты. Мин, аны гомумән аерым яшәү мәсьәләсе борчыганын, күптән түгел генә аңладым. Аның бит беркайчан да аерым яшәгәне юк. Унҗиде яшенә кадәр авылда әти-әниләре белән, аннары безнең белән алты ел. Үзенең генә озакка беркайчан да калганы булмады.
Әлбәттә, ирем белән без дә ял итәргә баргаладык, Зилә югары классларда укыганда әти белән әни дә аны берничә көнгә калдырып, кая да булса баргалады. Әмма, чынлап уйлап карасаң, аның үзенең генә ике атнадан да артыкка калганы юк бугай.
Мин бала тапкач та, ул бик шатланып улыбыз белән мәш килде, бөтен эштә ярдәм итте. Аның алдында уңайсыз да булгалый иде хәтта миңа, тулаем безнең мәшәкатьләр эчендә кайнагач, әйтерсең без аны коллыкка алган.
– Син гел безнең белән, безнең янда. Кая да булса барып ял итеп кайт ичмаса, үзебез путевка алып бирәбез, без сиңа бик рәхмәтле, – дигәнем дә булды берничә тапкыр.
Ә ул шаярткан булып кашларын җыера да: «Миңа болай да рәхәт, ә нәрсә әле син мине куасың?» – ди.
Без чынлап та аңа бик рәхмәтле, бик күп булышты. Алты ел бергә яшәп, аның беркайчан да каршы дәшкәнен, канәгатьсезлек белдергәнен хәтерләмим. Хет сирәк булса да характерын күрсәтсен иде инде. Шулай артык күндәм булырга ярамый бит.
Ул югары уку йортын тәмамлады, әтиләре аңа фатир алып бирде, әмма күченергә һич кенә дә ашыкмый. Бөтенләй ашыкмый. Чөнки фатирны аңа инде бер ел элек бүләк иттеләр, инде ул бер елдан бирле эшли хәзер. Узган ел кулына диплом алды. Башта, монда ремонт ясарга кирәк әле, диде. Ирем һәм куллары эш белгән дуслары бергәләшеп менә дигән ремонт ясады. Без дә Зилә белән буталышып йөрдек шунда: обойлар, ламинат, сантехника әйберләрен бергәләшеп сайладык.
Инде Зилә ай саен хезмәт хакыннан берәр әйбер алып, җиһазлады да фатирын – кер дә яшә генә. Юк. Күченү вакытын чигерү өчен төрле юк-бар сәбәпләр уйлап табып тора.
Аның күченәсе килмәгәнен мин инде аңлыйм. Нәрсәдәндер курка, вакыт суза. Тик, бу хәл күпмегә кадәр сузылачак соң инде? Минем аны үзебездән куып чыгарасым килми, әмма аңа инде үз гаиләсен, үз тормышын булдырырга вакыт. Әгәр дә аның үз фатиры булмаса, бер хәл.
Аны бу адымга ничек тә булса этәрергә иде инде, үзе ул адымны ясамаячак. Тик мин аны үпкәләтүдән куркам. Миннән туйганнар, тизрәк котыласылары килә, дип уйламасын иде. Чөнки бу алай түгел. Минем әле декрет ялында тагын бер ел утырасым бар. Шуңа күрә, аның кебек тырыш, ярдәмчел бушлай нянька миңа бер генә дә комачауламый. Әмма Зиләгә яши башларга кирәк, үз оясын корырга. Чит кешеләр фатирын арендалап яшәү кызык түгел. Ә Зилә бит үзенекенә күченә!
Ләкин менә ничек итеп үпкәләтмичә генә, аңлатып, үз фатирына чыгарга күндерергә, аптыраш. Мин аңа бәхет телим, әмма шуларны ничек дөрес итеп җиткерергә белмим. Бәлки, «Әйтәм әле»гә шалтыратып, төпле киңәш бирүчеләр булыр.
Барлык газета укучыларга сәлам юллыйм!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев