«Каенана үз әниең кебек була ала икән» (редакциягә килгән хат)
Шулай килеп чыкты, мин үземнән тугыз яшькә өлкәнрәк кешегә кияүгә чыктым. Бер-беребезне яраттык һәм аның туганнарының нинди булуы, кемнәр булуы, кайда яшәүләре, миңа мөнәсәбәтләре нинди булачагы, һ.б., һ.б., барыбер иде. Минем өчен бары тик икебез һәм арабыздагы хисләр генә мөһим булды. Булачак ирем өйне әти-әнисенең бакчасына салды...
Алар Яшел Үзәндә үз өйләре белән яши, җирләре биш кенә сутый түгел, ә ун. Каенанам аннары аңлатты нигә улларына яңа йортны үз участокларына салдыртканны. Имеш, башка урыннан җир алып салса, төзелеш вакытында кайтарткан материалларны урлап бетерергә мөмкиннәр, ә болай алар күз-колак.
Өйләнешкәч, без беренче көннән үк, каенана белән каенатаның күршеләре булып, яңа өйдә яши башладык. Һәм бу бер генә дә уңайлы түгел дип әйтер идем. Беренчедән, безнең ишегалды уртак, бер үк капкадан кереп-чыгып йөрибез. Безнең үзебезнеке дә бар барын, тыкрык ягына чыга. Әмма ул һәрвакыт бикле. Ә тора-бара биге күгәреп катты – теләсәң дә ача алмыйсың. Ирем «куллы» булып чыкмады, әйберләр төзәтергә исе китми иде, хәзер дә юк. Шуңа, әлегәчә уртак капкадан йөрибез.
Балаларыбыз тугач (алар өйләнешеп бер ел булды дигәндә дөньяга килде), каенанам бөтен җаны-тәне белән миңа булышырга ташланды. Миңа бик кыен һәм уңайсыз булды. Әле аңа ияләнеп тә бетмәгән идем. Әйе, ул иремнең анасы, яңа барлыкка килгән якын туганым инде, бер карасаң. Әмма тормышыма һәм шәхси тирәлегемә шундый тыкшынуга мин әзер түгел идем. Кирәксә-кирәкмәсә дә гел безгә кереп йөрмә әле, дип тә әйтеп булмый. Шулай түздем инде. Ә ул көненә егерме тапкыр йөгереп керә, бала карау буенча бетмәс киңәшләрен бирә. Җитмәсә ул аны шундый өстенлек белән бастырып эшли, мин – егерме яшьлек тыйнак һәм тыңлаучан кыз берничек тә каршы әйтә алмыйм. Килешмәгән очракларда да, ничектер, юаш кына итеп мыгырданам һәм дөреслек гел аның ягында кала. Ул бит өлкәнрәк тә, тәҗрибәлерәк тә һәм яхшырак белә дә. Һәм минем күңелемдә юшкын кала иде. Сөтем дә шуңа беткәндер дип уйлыйм, чөнки гел нервыландым. Сөт төшерергә бернәрсә дә ярдәм итмәде. Ахырда, әнинең киңәшен тотып, баланы да, үземне дә җәфалаудан туктап, шешәдән ашата башладым. Әмма иртә тынычланганмын. Каенанам иремә миннән зарланган. Имеш, мин үзем күкрәк белән ашатырга теләмим, сөт төшерү өчен бернәрсә эшләмим, булдырмас өчен махсус тырышам. Гауга чыкты һәм ул безнең гаилә тормышында бик озак үзен искә төшереп торды әле.
Вакыт узды, ике бала үсте, мин эшкә чыктым. Менә шунда каенанамның бик нык ярдәмен тойдым. Балаларны, авырсалар да, кирәк булганда да үзе алып калды, кирәк җирләргә йөртте, дәвалады да, ашатты да. Барлык вакытын, үз эшләрен калдырып, безгә багышлады. Менә шунда, безнең мәшәкатьләрне үзенекедәй итү аның өчен тормышы мәгънәсе булуын аңладым да, тынычландым. Аның өчен, аны яратучы ирем өчен, дәү әниләренең чиксез мәхәббәтенә күмелгән балаларым хакына үземнең начар характерымны бастырырга, үзгәрергә туры килде. Һәм шулай итеп дөрес эшләгәнемә көн саен инана барам. Гаиләмдә дә, күңелемдә дә тынычлык хәзер, Аллаһка шөкер. Каенана да әниең кебек була икән, бары тик үзеңне кече тотып, иреңнең әнисенә хөрмәт белән генә карарга кирәк.
Гөлназ Ш.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев